Логотип
Блоги

«Миңа нишләргә – гел югалтулар көтеп яшәргәме?»

Мин үзем тормышта бер нәрсә дә очраклы булмый дип саныйм. Танышулар, аерылышулар, югалтулар... Сынаулар... Хәтта сөенечләр дә!

Барысы да каядыр югарыда хәл ителә: шулай итеп, сине алда булачак вакыйгалар турында кисәтәләр, ниндидер адымны ясамаска кирәген искәртәләр, кайсыдыр изгелегең өчен бүләклиләр... Сине саклыйлар! Әмма кайчак аяк араңа ук уралган ул билгеләрне күрә, таный һәм нәтиҗәләр ясый белү генә кирәк. Монысы – иң авыры бугай. 
Бер танышымның тарихын язам әле. Ул аны миңа юкка гына сөйләмәде. Хәзер барысын да аңларсыз.

– Мин дә, синең  кебек үк, тормышта бер нәрсә дә очраклы булмый дип саныйм. Бу хакта соңгы вакыт бик күп уйланам. Әмма сорауларыма җавап кына таба алмыйм. Бәлки ул сорауларга чит күз белән карап җавап табу җиңелрәктер. Бәлки кемдер бу вакыйгалар арасында мин күрмәгән бәйләнешне күрер... Бәлки  бу кабатлануларның нәрсә аңлатканын аңлар... Мине нәрсә турындадыр  кисәтәләр кебек тоела миңа. Нәрсәдәндер сакланырга тиешмен кебек... Шулай тоям, тик нәрсәдән икәнен белмим. 
Менә тыңла әле.  
Узган елның октябрь аенда мин машинамны бәрдердем. Ул авариянең ничек килеп чыкканын аңлата алмыйм. Дөресрәге, мин аны үзем дә аңламый калдым. Көпә-көндез, ап-аек килеш. Кар түгел, буран түгел, боз түгел. Яңгыр түгел. Коп-коры юл. 4 миллион торган машинам санаулы минутлар эчендә яраксызга әйләнде. Үзем ничек исән калдым – анысы менә могҗиза иде... 26 октябрь иде ул – улымның туган көне. Машина кызганыч, билгеле, әмма ул кадәр бетерендем дия алмыйм. Тимер өеме генә бит. Хәерле булсын дидем... 
Ә бер көнне кинәт кылт итеп исемә төште. 26 октябрь! Ул хәл дә бит нәкъ менә 26 октябрь көнне булган иде. Мин ул көнне кеше таптатып үтердем... 
Машинада үзем генә түгел, бер туганым белән идек. Уртадагы полосада басып торган ул ирне ерактан ук – светофорда басып торганда ук күрдек. Култык астына гармун кыстырган, җилдәге камыш кебек чайкала – исерек инде.  «Пешеходный переход»тан ерак та түгел, 200-300 метрлар узгач басып тора. Без әле Хәмит белән: «Нишләп машиналар туктаганда чыкмый инде бу?» – дип тә сөйләшеп алдык. Яшел ут янды – кузгалып киттек. Һәм машинабыз аның янәшәсенә үк килеп җиткәч, безгә елмаеп караган килеш ул юлга таба атлады... Гармунын култык астыннан ычкындырмыйча... Урыны җәннәттә булсын инде... 
1996 елның октябре иде ул. 
Алдарак әйткән идем инде – улым да 26 октябрь көнне туды минем. Теге куркыныч вакыйгадан соң нәкъ егерме ел узгач – 2016  елда.  
Егерме ел дигәннән. 
Ә менә монысы нәрсә – очраклы туры килү генә түгел бит инде. Бик якын дустым бар иде минем. Туганымнан да якынрак. Үтерделәр аны... Аны югалтуны шулкадәр авыр кичердем – үземнең дә хәтта яшисем килмәде. Әлегә кадәр килешә алмыйм аның юклыгы белән. Төшләремә керә... 
Һәм, беләсезме, нәкъ егерме елдан соң, нәкъ менә ул үлгән көнне мин кызымны югалттым... Туган көне иде аның. Унсигез яше... Без әнисе белән чит илдә ялда идек. Минем машинаны рөхсәтсез алып чыгып киткән – «права»сы юк иде әле. Дус кызы белән булганнар. Бер борылышта идарәне югалткан... Дус кызына берни дә булмаган, ә ул шунда ук... Мондый хәсрәтне берәүгә дә кичерергә язмасын. Бердәнбер балам иде әле кызым ул чакта. Бу фаҗигадән соң без аның әнисе белән алга таба бергә яши алмадык. Аның яшьле күзләренә караган саен кызым искә төшеп үзәгем өзелә иде. Ул да миңа шулай диде... Хәзер дә күрешмәскә тырышабыз – кирәк булган чакларда да телефоннан гына аралашабыз. Инде тугыз ел узды менә... Икенче тапкыр өйләндем, кызым, аннан улым туды. 
Нинди куркыныч кабатланулар икән бу минем тормышта? Нәрсәне дөрес эшләмим икән? Хәзер һәр көзне куркып көтә торган булырмынмы икән инде? Аннан: «Ходаем, тагын нәрсә булачак?» – дип, олы кызымның вафатына 20 ел булганны көтәргәме?.. Нәкъ шул вакытка кечкенәләре үсеп җитәчәк бит... 

 

«Татар – юрап китерә», дип әйтәләр. Кеше кайчак «менә хәзер начар булачак» дип уйлап, шуны көтеп тора. Һәм, чынлап та, барысы да ул көткәнчә, фаразлаганча килеп чыга. Уйлар материальләшә диләр, ул – чындыр...  Менә шуның өчен дә бу хакта онытырга, уйламаска тырыш», – дидем мин аңа. 

Дөрес киңәш биргән булсам ярый инде. 


 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар