Логотип
Блоги

​«Кызлар-пати»га кушылырга теләмисезме?

Инде күп кешегә мәглүмдер, март аенда мин, бер төркем кызларны оештырып, «Кызлар-пати» дигән хатын-кызлар клубы ачарга булдым.

Инде күп кешегә мәглүмдер, март аенда мин, бер төркем кызларны оештырып, «Кызлар-пати» дигән хатын-кызлар клубы ачарга булдым. Җиде кешедән башлаган идек, хәзер инде егеме бишкә җиттек. Бик рәхәтләнеп очрашып, аралашып йөрибез. Төрле чараларда катнашабыз. Күп очракта бу группада җырчы, артист кызларыбыз була. Алар белән беррәттән журналистлар да бар. Тагын – нәфис сүз остасы, визажист, администратор...



Гомумән, бу клубта эшлекле, үзен шәхес итеп хис иткән, эшли дә, ял да итә белә торган нәфис затлар җыелды. Без күп чараларда очрашабыз, бергә ял да итәбез, күмәкләп концерт-театрларга да йөрибез. Шулар белән беррәттән изге эшләргә дә тотындык. Менә яңа гына шундый матур бер чарада катнаштык. Кенәр авылында урнашкан балалар интернат-йортына бардык. Зур хәйрия концерты куйдык. Шундый матур узды ул! Балаларның бәхетле күзләрен күреп, чын күңелдән сөендек. Тик үзебезнең күзләрдә гел яшь булды... Мондый очрашулардан соң тормышның, сәламәтлекнең кадерен белә башлыйсың.



Бәлки безгә тагын кушылырга теләүчеләр бардыр. Без сезне үзебезнең клубта көтәбез – игелекне бергәләп кыларбыз.



Ватсатпа үзебезнең төркемебез бар. Көн саен шунда аралашабыз. Кемдә нинди проблема, сорау бар, кызлар шуны язалар. Бик җайлы: бергәләп хәзер хәл итеп куябыз. Нидер сатып аласыбыз булса да, кайдан алырга икәнен бер-беребездән белешәбез. Каядыр барасы булса да, башкалар аңа мәгълүмат белән ярдәм итә. Хатын-кызның мәшәкате бик күп тормышта, шуларның барысына өлгерү өчен көч җыярга, кайчакта барысын читкә куеп, ахирәтләре белән бер аралашу кирәк аңа. «Кызлар-пати» бу эштә аңа ярдәмче.



Комментарий юк

Хәзер укыйлар