Кызганыч, кайберәүләр безне дөрес аңламады...

Айгөл Бариева

Рамазан вакытында мәчеткә барып, ифтар ашларын үткәрүчеләргә булышу теләге миндә 3 еллап элек үк туган иде инде. Әмма әллә нидән курыктым шунда, әллә оялдым...

Рамазан вакытында мәчеткә барып, ифтар ашларын үткәрүчеләргә булышу теләге миндә 3 еллап элек үк туган иде инде. Әмма әллә нидән курыктым шунда, әллә оялдым... Берүзем генә барырга уңайсызландым да бугай. Ә быел мин бу уемны «Кызлар-пати»га тәкъдим иттем. Алар аны хуплап каршы алдылар. Һәм без шулай итеп мәчеткә йөри башладык. 

Башта берничә мәчеткә шалтыратып карадык – аларның берсенә дә безнең кебек волонтерлар кирәк булмады. Аннары «Ярдәм» мәчетенең шундый булышчылар эзләве турында белдерү күреп алдык. Шулай итеп аларга барырга булдык. Күбебезнең «Ярдәм» мәчетендә беренче тапкыр гына булуы иде. Белүегезчә, башка Аллаһ йортларыннан шактый аерыла бит ул «Ярдәм» мәчете. Анда бөтен илдән килгән күрмәүчеләр, начар күрүчеләр, ишетмәүчеләр, начар ишетүчеләр тернәкләнү курслары уза, дини белем ала. Язмыш тарафыннан шактый кыйналган бу кешеләрдәге ихтыяр көчен, яшәүгә өметне күреп шаккатасың. Үзеңә гыйбрәтләр аласың... 

Рамазан буена «Ярдәм»гә берничә тапкыр барып кайтырга өлгердек. Һәм без шундый канәгать! 
Мәчеткә барып кайтканнан соң, беренчедән, үзеңә рухи азык аласың. Тынычланасың. Күңел тынычлана, чистара... Мин шуңа инандым, кеше башкаларга карата ниндидер игелек эшләсә, ул үзе дә яхшыра. Аңлата алдыммы икән?!. Аның эчке дөньясы яхшырамы соң? Ничектер бик рәхәт булып китә. Мин генә түгел, кызлар барысы да мәчеткә барганнан шундый тойгылар кичерделәр. 
Тик нигәдер күп кеше мәчеткә безнең бу баруларны пиар дип кабул итте, үзебезгә үзебез реклама ясыйбыз дип аңлады. Кайберәүләр хәтта тәнкыйтьләп тә яздылар. Интернетка рәсемнәребезне чыгаруыбызны да ошатмадылар. Башта мин бу сүзләрне авыррак кабул иттем... Мәчеттә безне каршы алучы, нәрсә эшләргә кирәген күрсәтүче Лирия исемле бер ханым бар анда. Бу хакта ишеткәч, ул безгә: «Аллаһы күрә, ул яхшырак белә, – диде. – Аллаһы Тәгалә алдында гына акланыгыз, башка кешеләр алдында акланырга кирәкми». 

Әйе, ул дөрес әйтә: иң мөһиме – син мәчеткә нинди ният белән барасың. Һәм бу эшеңне нинди ният белән эшлисең. Мин ул фотоларны мактанасым килгәнгә урнаштырмадым бит. Кемдер күрсен дип масаюым да түгел иде. Инстаграм, беренчедән, ул минем шәхси көндәлегем. Һәм мин анда эшләгән һәрбер эшемне теркәп барам. Тормышымда булган истәлекле мизгелләрне шунда саклыйм. Еш кына кичләрен шул фотоларны карап утырырга яратам. Искә төшерергә... 

Икенчедән, үзем белгәнне башкалар белән уртаклашырга теләү иде бу. Менә шундый мәчет бар, барырга, анда булышырга була дип әйтергә теләү иде. Беләсезме, әлеге фотоларны куйгач, миңа директка күпме кеше язды?! Һәрберсе: «Ничек барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә?» – дип сорады. Минем кебек барасы килеп тә, тәвәккәлләргә кыюлыгы җитмәгән кешеләр байтак икән! Алар да беренче адымны ничек ясарга белми. Мин аларның һәрберсенә Лирия ханымның кесә телефонының номерын бирдем. Шуннан соң, аңа шалтыратып, мәчеткә барып кайтучылар да булды. Ифтар мәҗлесләрен үткәрүгә алар да хәлдән килгәнчә үз өлешләрен кертте. Менә шуңа күрә яхшы эшләр турында кешеләр белән уртаклашырга кирәк дип саныйм да. Тагын Лирия ханымның сүзен китерәм инде, ул русча сөйли: «Таким образом вы сподвигаете людей на добрые дела», – диде ул. Бу да зур савап диде. Кешеләрне яхшы эшкә өндәү, ягъни мәсәлән. Синнән соң кешеләр шул яхшы эшне дәвам итә икән, сиңа аның савабы меңләтә кайта! 

Барыгызны да Рамазан гаете белән котлыйм! Һәркемгә исәлек-саулык, күңел тынычлыгы телим. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Беребезгә дә бала хәсрәтләре күрергә язмасын. Киләсе елга да Рамазаннарны исән булып каршы алып, уразалар тотарга насыйп итсен! Амин! 

фото: https://www.instagram.com/p/Bj-g1OhlLZJ/?hl=ru&taken-by=aigul_barieva


Бүген кызларым белән тагын "Ярдәм"мәчетенә барып кайттык.И пусть кое-кто считает нашу маленькую помощь ПОКАЗУХОЙ!!!
 
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 23 март 2023 - 09:07
    Без имени
    Айгол! Сез уз инициативагыз белэн чын кунелдэн телэп эшлэгэнне кайбер кеше анлый алмый. Аларга упкэлэмэгез дэ, игьтибар да итмэгез. Арттан сойлэуче куп була ул. Шатланыгыз, димэк сез алда. Ниятлэрегезнен нинди икэнен узегез яхшы белэсез hэм шул житэ дэ. Гаеп итеп, гайбэт чыгарып, алар сезне каралта алмый. Башкалар турында начар итеп эйткэндэ, кеше беренче чиратта узе турында эйтэ. Нэтижэ: пиар очен диючелэр, бары шунын очен ярдэм итэр иде, монысы бер. Икенчесе, алар эле андый ярдэм итэрлек рухи усешкэ ирешмэгэн, щуна курэ пиардан башканы куз алдына китерэ алмый. Шуна курэ сез алда! Аллаh ярдэм итсен сезгэ!
  • 23 март 2023 - 09:07
    Без имени
    Огромную благодарность выражаем Заслуженной артистке Республики Татарстан Айгуль Шамильевне Бариевой от имени всех инвалидов( незрячих, глухонемых, инвалидов ДЦП, малоимущие, пенсионеры и др.), кто приходил на ифтар в Мечеть "Ярдэм", а это не менее 1200 человек в день. Айгуль Шамильевна огранизовала своих коллег и подруг вместе пойти и помогать. Подносы с горячей едой мелькали между рядов, и надо было всем раздать и первое и второе блюда. Люди приходили с детьми, и видя что их угощают такие известные люди радовались и восхищались ими. Пророк Мухаммад (мир ему и благословление) сам кормил обездоленных людей и инвалидов, и его пример достоин восхищения и подражания, ведь Пророк Мухаммад (мир ему и благословление) был наилучшего нрава.
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6717
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4423
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3198
    1
    18
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2988
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»