Логотип
Блоги

Күрәзәче: «Екет кешегә кияүгә чыгасың...» – диде...

Әниләрнең бөтенесе дә үз баласының бәхетле булуын тели, әлбәттә. «Аңа нәрсә кирәген мин яхшырак беләм», – дип уйлый ана кеше һәм... ялгыша. Бу очрак – шуның ачык мисалы.

«Бәлки, булачак кайнаналар укыр, гыйбрәт алыр. Языгыз әле минем тарихны да», – дип сөйләде аны бер танышым. 
Сүзне ул ерактанрак башлады – беренче никахыннан ук.

– Беренче иремнең әти-әнисе искиткеч әйбәт кешеләр иде минем. Шулкадәр дус яшәдек. Бүген дә ул көннәрем өчен Ходайга рәхмәт укыйм... Алар миңа «кызым», дип кенә дәштеләр. Бергә эшлибез, бергә ял итәбез. Бернинди кыек караш сизмәдем, артымнан гайбәтемне сөйләмәделәр. Кайнатам гел: «Кызым, без ашарга утырдыкмы, син дә утыр. Без ял итәбез икән, син дә ял ит», – дия иде. Алар табын янына утырып, мин һаман читтә нидер эшләп йөрсәм, тагын кабатлый: «Утыр ашарга, мин сиңа нәрсә әйттем». Ә кайнанам гел елмая. Яратып! 
Төшке ашны ашагач, ятып тору гадәте бар иде аларда. Әйткәнемчә, үзләре яткач, миңа да ял итәргә кушалар. Аннан торалар әкрен генә, чәй куялар, әкрен генә йөриләр: «Гөлия йоклый, уянмасын», – диләр. Чәй пешергәч кенә миңа эндәшәләр... Ә мин әллә кайчан инде торып, ындырда нидер эшләп йөрим: йә помидорлар бәйлим, йә мунчага су китерәм. Яшь чак бит – ятып торасы киләмени?! Кайнатам тагын ачулана. Әйе, алар мине гел ял итмәгән өчен генә ачуланалар иде. 
Ирем дә бик әйбәт кеше иде. Эчте дия алмыйм, бик сирәк кенә салгалый иде. Мастерскойда бергә эшләгән иптәшләре белән кайчак нәрсәнедер бәйрәм итәләр. Күзләре ялтыраганнан гына бу хакта белә идем. Бөтен хатын-кызлар кебек андый очракта мин дә ачулана башлыйм. Ә ул миңа карый да: «Ярар инде, акыллым...», «Ярар инде, матурым...», «Ярар инде, кояшым...» – дип, тик тора. Ничек инде аны ачуланасың?! Минем дә авыз ерыла... 
Ә вафат булуы... Эштә эчкәннәр болар. Начар аракы туры килгән. Кемгәдер күбрәк эләккән, кемгәдер азрак. Бер көн авырып өйдә ятты, калтырый, туңа. Үзе: «Салкын тидердем, ахрысы», – диде, без дә шулай уйладык. «Районнан «Ашыгыч ярдәм» чакырыйк», – дип карадым, ирем ризалашмады. Икенче тәүлек киткәч, үзе чакыртырга сорады. Хәле авыр булды, күрәсең. Нигә аның рөхсәтеннән башка «Ашыгыч ярдәм» чакырмадым, белмим. Күрәчәк булгандыр инде. Озата бардым. «Иртәгә киләм, кирәк әйберләреңне алып килермен», – дип, кайтып киттем. Кич шалтыраталар: «Хатынымны күрергә телим, дип әйтә, тизрәк килегез», – диләр. Мин җыенган арада кабат шалтыраттылар: «Ирегез үлде», – диделәр... 
Хәзер дә гел төшемә керә: ямь-яшел кырда көтү көтә икән, ак атка атланган. Шундый бәхетле! «Син миңа ипи генә алып кил, аннары лимонад», – ди. Лимонад ярата иде... 
Ирем үлгәч, кайнанам белән кайнанам: «Кызым, бу синең өй, күпме яшисең килсә, шуның кадәр яшә. Балаларны үстерешербез. Кияүгә чыгам дисәң дә, каршы килмәячәкбез, син сайлаган кешене улыбыз кебек кабул итәчәкбез», – диделәр. 
Авылда сүз дәшеп караучылар булды, шунда ук баш тарттым: «Юк!» – дидем. 
Беркөнне безгә күршедәге чуаш авылыннан әниләрнең танышлары килде. Безнең авылга почтадан пенсиясен алырга килә дә, һәрвакыт безгә чәй эчәргә туктала иде ул. Карта ача иде ул карчык. Ул көнне иремнең сеңлесе дә бездә чак иде. Бергәләп чәй эчтек. Шунда чуаш әби: «Әйдәгез, мин сезгә карта ачам!» – дип тотынды. Каенсеңлемнең дә ире үлгән иде, аңа чуаш әби: «Тиздән син кияүгә чыгасың. Киявең бик ерактан килә», – диде. Каенсеңлем аптырады: «Ерактан кем килсен инде миңа?! Каберстаннан Рәҗәбем кире кайтса гына», – дип көлде. Алга китеп булса да әйтим, бар да нәкъ чуаш әби әйткәнчә булды. Озакламый, йорт төзергә дип авылга бер шабашник килде каяндыр ерактан. Каенсеңлем аны өенә нәрсәдер ремонтларга чакырган. Шуннан бирле алар бергә. Уртак балалары туды – менә дигән итеп яшәп яталар. 
Карта салырга миңа чират җитте. 
Әби карталарын карады-карады да, «Син моннан китәсең», – диде. «Кияүгә чыгасың дип кенә әйтмә», – дим. Ул тагын шул ук җөмләне кабатлады: «Син моннан китәсең». «Ә нигә китәм? Миңа бит монда бик рәхәт», – дим. Эшем бар, балаларым караулы, кыек сүз әйтүче юк, эшемдә хөрмәт итәләр... «Миңа монда начар булачакмыни? – дим, тәмам кәефем төшеп. – Нигә китәргә тиеш мин моннан?» «Әйе, сиңа монда бик рәхәт, – диде ул карталарыннан күзен алмыйча. – Тик син китәсең. Кияүгә чыгасың. Екеткә». «Екеткә» дигәнен ишеттем дә, шунда ук үземнән 20 яшькә кече ир-атны күз алдыма китердем. Пугачевалар исемә төште. Бу сүзләрне кайнатам белән кайнанам, иремнең туганнары да ишетеп тора бит – шулкадәр уңайсызландым. «Юк, юк, ялгышасыз! – дим ашыгып. – Зинһар, башка бер сүз дә әйтмәгез!» Күңелемнән хәтта рәнҗедем аңа. Үзем эчтән уйлыйм: «Шундый яшь кеше белән бәйләнерменме икәнни? Оятын кайларга куярмын?»
Озакламый чуаш әби әйткәннәрне оныттым. Бик озак вакытлар узгач кына искә төште ул сүзләр. 
Беркөнне көтмәгәндә Рәшит исемле туганнан туганым килеп керде. Күп еллар аралашканыбыз юк иде безнең. Үзе генә килмәгән, машинадан аның белән тагын бер ир-ат төште. «Кайдан килеп чыкты икән бу?» – дип уйлыйм. Тыштан гаҗәпләнүемне бер дә белгертмим: «Әйдәгез, узыгыз», – дим. «Нишләп йөрисез, нигә килдегез?» – дип сорап булмый бит инде... Төшке аш вакыты иде. Ашым пешкән чак – табын янына чакырдым. Үзем кухня белән ике арада бөтереләм – анысын алып киләм, монысын. Аның белән килгән ир-ат миңа арты белән утырды: сөйләшми-нитми генә алдына куйган ашны ашады. Миңа күтәрелеп тә карамады. 
Озатырга чыктым.
Рәшит шунда үзенең юлдашына: 
– Йә, сүзеңне әйт инде, – диде. 
Теге ир-ат шунда беренче тапкыр миңа күтәрелеп карады:
– Мин сезнең кулыгызны сорарга килгән идем, – ди.
Күз алдыгызга китерәсезме – урам уртасында, бер белмәгән кеше сиңа шушы сүзләрне әйтә... 
Рәшит белән алар икесе бер авылда, күрше урамнарда үскәннәр. Якын дуслар. Икесе дә бик озак өйләнә алмаган. Ниһаять, Рәшитне бер кыз белән таныштырганнар – ул күптән түгел башлы-күзле булган. Инде дустын да өйләндерәсе килә икән. Туганнар аша тол калуымны ишеткәч, Рәшит нигәдер мине дусты белән таныштырырга уйлаган. 
Камил бу вакытта әти-әниләреннән башка чыгып, үзе генә яшәгән – колхоз аңа йорт биргән. Төп нигезгә барып гел булышып йөргән, әлбәттә. Анда балалары белән сеңлесе дә аерылып кайткан. Беркөнне нәрсәдәндер сүз киткән дә, әнисе: 
– Сиңа рәхәт, берүзең яшисең, бер проблемаң юк, – дигән. 
Бу сүз Камилнең бик күңеленә тигән.
– И-и, әни, берүзең яшәүнең «рәхәтлеген» син бит белмисең... – дигән ул әрнеп.
Әнисе шунда гына үзенең дөрес әйтмәгәнен аңлаган бугай. 
– Улым, Аллаһы Тәгаләдән сорап кара әле, – дип киңәш биргән. 
Бу хәл кич белән була. Ә иртән торуга Камил, тәһарәт ала да, беренче тапкыр намазлыкка баса. «И-и Аллаһы Тәгаләм, юк күрсәт миңа! Алга таба ничек яшәргә икәнен күрсәт», – дип сорый ул. 
Шимбә көн була бу. Шәһәрдән авылга ялга кайткан Рәшит шул көнне кичен аның янына керә. Моңа кадәр шактый кыз белән таныштырырга тырышып караган була инде ул дустын. Ә Камил барысын да: «Юк», – дип кире каккан. Мине көткән, күрәсең... «Карале, бер туганнан туганымның ире үлгән. Мин аны яхшы белмим, күптән күргәнем дә юк, әмма теләсәң, сине аның янына алып бара алам», – дигән Рәшит аңа. 
Камил моны Ходайның үзенә юл күрсәтүе дип кабул иткән. 
Иртүк алар инде юлга кузгалганнар... 
Минем күңелдә дә башка төрле хисләр иде. Сәбәбен үзем дә аңламаган. Башкаларга әйткән кебек өздереп «юк» дия алмадым. Хәер, «ярар» дип тә әйтмәдем. 
Әмма минем берни дәшмәвемне ул ризалык билгесе дип кабул итте бугай. 
– Җыенып торыгыз, мин бер атнадан сезне алырга киләм, – диде.
Алар саубуллашып китеп бардылар, ә мин аптырап капка төбендә басып калдым. 
Кердем дә, әле генә булган бу хәлне әти белән әнигә сөйләдем. Алар чын күңелдән сөенделәр!
– Бик яхшы! Сине яныбыздан җибәрәсебез килми, әмма башта ук әйттек – улыбыз кебек кабул итәрбез. Ишегебез сезнең өчен һәрвакыт ачык булыр, – диделәр беравыздан.
Телефоннар юк әле ул чак, кире уйласам да, «килеп йөрмә» дип хәбәр итә алмыйм – әкрен генә җыена башладым. Эчтән уйлыйм: «Барсам, нәрсә югалтам инде, – дим. – Бала табып, тагын бер бала белән ялгыз калырмын дип куркасым юк». 
Нәкъ алдан әйткәнчә, бер атнадан килде бу. 
Авылга кайтып төштек. 
Соңыннан гына белдем: ул инде өйләнергә берничә талпынып караган. Кем белән танышса да, әниләре аны: «Башта ул кыз турында яхшырак белешик әле, аннары аның белән аралашыргамы-юкмы икәнен хәл итәрбез», – дип туктатканнар һәм... һәрвакыт ул сайлаган кызны кире какканнар. Шуңа күрәдер, бу юлы ул мине алырга барганын аларга әйтеп тә тормаган. Барысын да, ниһаять, үзе хәл иткән. 
Мине кайтарып, Рәшитләрдә калдыргач кына, бу хакта әниләренә барып әйтте: «Никахка әзерләнегез!» – диде. Мин аңа башта ук: «Өйләнсәң генә кайтам. Гражданский брак белән яшәп ятарга җыенмыйм», – дидем...
Әниләре «ах» иткән. «Кешене башта белергә кирәк. Туйга кадәр бер-ике ай булса да очрашырга иде!» – дигәннәр. Ә ул кырт кискән: «Аның үткәне миңа кирәкми, бүгенгесен беләм – шул җиткән», – дигән. 
Никах ике көннән булды. Аңарчы Рәшитләрдә яшәп тордым.
Мине аның туганнары беренче тапкыр никахта гына күрделәр, ике балам бар икәнен дә шунда гына белделәр... 
Камилнең өйләнүе бөтен авыл өчен яңалык булды. Аларның авыллары зур – дүрт мәчет аларда. Никахка муллаларның дүртесе дә килде! Без алар белән капка төбендә очраштык. Ишектән бергә кердек: башта дүрт мулла, аннары – без. 
Бер айдан соң язылыштык. 
Ә аннан кызыбыз туды! Миңа инде кырык ике яшь ярым иде. Карыйм: ирем бик әйбәт, эчми, тартмый, балалар дип өзелеп тора. Аңа яңа кием-салым алырга җыенсам да: «Башта кызларга ал, аннары, акча калса гына, миңа», – ди. Чит кеше балаларына... Ул үзе дә әти булу бәхетен кичерергә бик лаек иде! Тәвәккәлләдем... 
– Өйгә кайткан саен үземнең бәхетемә ышанып бетә алмыйм! – дия иде ул.
Ул арада олы кызлар үсеп җитеп, кияүгә чыкты, оныклар туды – ул аларның һәрберсен үзенеке кебек кабул итте. Кызлар да: «Камил абый!» – дип кенә торалар. Кияүләр дә. Моның кадәр яратуны ул бер туганыннан да күрми.
 Бу хакта сөйләгәндә Камил: «Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк – ул сораганыңны бирә!» – ди. Ә мин эчтән генә гел: «Аллаһы Тәгаләдән сорарга һәм кайвакыт әниеңне тыңламаска кирәк!» – дип өстим...
Күрәзәче турында сөйләгән идем. Мин бит, чынлап та, нәкъ ул әйткәнчә, егет кешегә кияүгә чыктым! Яшьтәшем булса да, Камил бит моңарчы бер тапкыр да өйләнмәгән иде. Ә мин, җүләр, чуаш әби: «Екет», – дигәч, нигәдер аны үземнән егерме яшькә кечерәк дип күз алдыма китердем... 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар