Логотип
Блоги

«Күптән аерылышасы булган икән...»

Загс биргән кәгазь – язу гына, Саргая ул сандык төбендә. Саргаймасын сезнең чын мәхәббәт, Чәчәк атсын күңел түрендә.

Хәтерлисезме икән, берара бу шигъри юлларны туйларда бик еш сөйлиләр иде? Яңа өйләнешкән парларны шигырь белән котлау модага кергән еллар иде ул. Хәер, туйлар өчен төзелгән сценарийларның һәрберсендә бүген дә очрый ул:
Онытмагыз! Сәгать санап тора, 
Бу елларның узып барганын. 
Югалтмагыз соңгы көңгә кадәр 
Мәхәббәтнең алтын балдагын.

Исегезгә төшкәндер, төшми калмагандыр, мөгаен, әле яттан да беләсездер. Тик сүзем үзем авторын да белмәгән ул шигырь турында түгел әле. Бер танышым үзе хакында сөйләгәч, әллә кайдан телемә килеп бәйләнде: «Загс биргән кәгазь – язу гына...» 
Чынлап та язу гынамы? 
Шагыйрь болай дип әйтеп ялгышмадымы икән?


– Күптән түгел ирем белән аерылыштык, – дип сөйләде ул танышым. – Унике ел бергә яшәгәннән соң... «Нигә аерылыштыгыз?» – дип сорамагыз, сәбәпләре күп булды. Аларына кереп китәсем килми, анысы, урыс әйтмешли, «другая история»... Ходай белә, гаиләне саклап калу өчен барысын да эшләдем. Кулымнан килгәнне дә, хәтта килмәгәнне дә. Бала ятим үсмәсен дип тырыштым. «Әти» дип өзелгәнен күрә идем бит. Әмма безнең арадагы мөнәсәбәтләр баланың сәламәтлегенә тәэсир итә башлагач, боларның барысына да нокта куярга кирәген аңладым. Хатын-кызның сабырлыгы никадәргә җитә, гаилә шуның кадәр яши дип әйтәләр бит әле, бик дөрес сүзләр икән бу. Баламның әтисеннән күңеле сүрелә баруы да этәрде мине бу адымга. Алар арасындагы җылылыкның калган өлешен саклау өчен дә кирәк иде безнең аерылышу.
Судка гаризаны үзем яздым. 
Бу хакта иң якын туганнарымнан кала? башка бер кеше белмәде? дисәм дә була. Балага да әйтмәдем. Ирем белән шулай килештек – берәүгә дә белгертмибез. Әлегә белгертмибез. Аннары күз күрер. 
Суд безне беренче утырышта ук аерды. 
Ирем хәтта судка килеп тә тормады. 
Судья хатын-кыз иде. Ул миңа: «Бәлки кире уйларсыз?» – дигән сорауны бирмәде дә. Нигә аерылышырга теләвемнең бер-ике сәбәбен әйтү җитте. «Мин сезне аңладым», – диде ул. 
Кайнанама инфаркт булганны бирле, ирем күбрәк әнисе янында яши иде, шуңа күрә читтән караучыларга безнең тормышта берни дә үзгәрмәде. Ә чынлыкта...
Кулына аерылышу турындагы кәгазьне алганны бирле иремнең үзен башкача тота башлавына шаккаттым. Беренчедән, ул минем бу адымга бара алуыма ахыргача ышанмады бугай. Ә мин, ниһаять, тоттым да моны эшләдем. Беренче көннәрдә телефоннан сөйләшкәндә бу бигрәк тә сизелде: элеккечә кырыс итеп нидер әйтәсе килә дә, ярты сүздә туктап кала – мин бит аңа хәзер беркем түгел. Хатынга гына ничек кычкырсаң да, ни әйтсәң дә бата ул... Үзем дә шулай: катырак әйтәсе килсә дә, телемне тешлим: чит кешегә тавыш күтәреп булмый бит инде. 
Аннан, гомер булмаганны, «Хәлең ничек?» – дип шалтырата башлады бу. Көн саен диярлек! Элек кайчак атнага бер дә юньләп аралашмаган кешеләр! Матур гына, тыныч кына сөйләшәбез – бөтенләй башка темаларга да кереп китәбез. Кунакка да килеп китте. Алдан шалтыратып, рөхсәт сорап килде. Нәрсәм бар, барысын да табынга куйдым: авыру әнисе янында аны көйләп, сыйлап утыручы юк бит. Элек тә шулай итә идем, әмма ул беркайчан табын яныннан торганда: «Рәхмәт!» – дип кузгалганы булмады. Бу юлы әйтте! Әйтмичә, мин хәзер аның тамагы тукмы-юкмы дип кайгыртырга тиеш түгел бит! Пешергән ризыгыңны «рәхмәт» дип ашаулары бик күңелле икән...
Ул арада аның юбилее җитте. 
Башка шәһәрдә яшәүче апасына шалтыраттым: 
– Әйдә, аңа туган көн ясыйк! Көне-төне авыру янында бит, бер бәйрәм булыр үзенә? ичмасам, – дим.
Апасы болай диюемә шаккатты, билгеле. Аның уенда да булмаган икән. Әмма мин моны, чынлап та, чын күңелдән әйттем. 
Үткәрдек без аның юбилеен. Зур итеп булмаса да. Табынны үзем әзерләдем. Ирем, дөресрәге, элеккеге ирем өчен бу иң зур бүләк булды бугай. 
Менә шулай яшәп яткан көн. Алга таба ничек булыр безнең мөнәсәбәтләр – анысын әйтә алмыйм. Әмма мин бүгенгесеннән канәгать. Күптән аерылышасы булган икән...

Мин танышымның сөйләгәннәрен нигә яздыммы? «Ирегез белән араларыгыз начар икән, аерылышып карагыз», – дип әйтү өчен түгел, әлбәттә. Сценарий нәкъ шулай кабатланачак дип берәүгә дә вәгъдә итә алмыйсың. Тормыш булгач, менә шундый хәлләр дә очрый димәкче идем. Аннан... Загс биргән кәгазь – гап-гади язу гына түгел икәнен тагын бер кат искә төшерергә теләдем. Юк, гади түгел! Безне бергә кушканы да һәм хәтта аерганы да...  


 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар