Логотип
Блоги

Әкияттәге кебек мәхәббәт көтәсезме?

Шулай беркөнне «Вконтакте» социаль челтәрендә яшьлек дустыма юлыктым. Шәп нәрсә дә инде бу интернет – чама белән 20-25 ел күрешкән, сөйләшкән, хәтта белешкән дә юк иде бит. Аның шунысы да җайлы әле – чынбарлыкта кем беләндер очрашыйм дисәң, үзеңне тәртипк

Шулай беркөнне «Вконтакте» социаль челтәрендә яшьлек дустыма юлыктым. Шәп нәрсә дә инде бу интернет – чама белән 20-25 ел күрешкән, сөйләшкән, хәтта белешкән дә юк иде бит. Аның шунысы да җайлы әле – чынбарлыкта кем беләндер очрашыйм дисәң, үзеңне тәртипкә китерергә, урыныңнан кубып дигәндәй каядыр барырга кирәк – ә монда тузгыган чәчләреңә исең дә китмичә, рәхәтләнеп компьютер каршында «гәпләшеп» утырасың.

Менә мин дә кыскача гына «үз тарихымны» «сөйләп» алдым – кияүдә, ике егет үстереп ятабыз, дим. Ул да «сөйли» – балалары икәү, аныкылар да малайлар икән. Гаилә тормышы гына барып чыкмаган – хатыны белән аерылышканнар. Кыскасы, танышым әле тынычланмаган, ул һаман да үз парын – әкияттәге кебек мәхәббәт эзли икән. Әкияттәге кебек мәхәббәт... Шушы искитмәле матур төшенчә сискәндерде мине нишләптер...

Әйе, әкиятләр, чыннан да, матур тәмамлана бит алар. Язмышының шулай матур булуын кем генә теләмәс соң?! Әмма без никтер исәпкә алып бетермибез – шушы бәхетле «азак»ка кадәр әкият геройларына әллә никадәр каршылыкларны җиңәргә туры килә икән бит! Патшаның өч малае турындагы әкиятне исегезгә төшерегез әле – кечкенәсенең аткан угы башта бер дә икенче бер патшалыкка түгел, сазлыкка барып төшкән. Һәм әкият герое – шушы сазлыктагы бакабыз үз калебенә килеп – матур, акыллы, булдыклы кызга әверелеп бетсен өчен патша малаена әле байтак көрәшергә (көтеп ятарга түгел!) туры килгән.

Мисалга башка әкиятләрне дә китерергә булыр иде. Әмма менә безнең тормышта (телевизордан барган бетмәс-төкәнмәс сериалларда түгел, реаль тормышта) бармы икән ул хатын-кыз өчен ниндидер каршылыкларны җиңә алырдай ир-егетләр? Дөресрәге, еш була микән мондый каршылыкларны җиңү очраклары? Ни дәрәҗәдә кирәк санала микән бу? Әллә безнең ир-егетләрдә дә: «Килеп чыгар әле язганы», «Язмышларны үзгәртеп булмый шул» кебегрәк үз-үзеңне тынычландыру тенденциясе өстенлек итәме соң? Ә бит дөресен әйткәндә, язмышка буйсыну, ниндидер каршылыкны җиңүгә, ягъни проблеманы хәл итүгә караганда күпкә җиңелрәк. Мин әле каршылык дигәндә ир-ат сайлаган, йә сайларга җыенган хатын-кызларның ниндидер җитди бәлагә юлыгуын (криминал белән бәйле очракларны, кредит белән кабалага төшүләрне, чирләп китүләрне) күздә тотмыйм. Иң киң таралган мисал – безнең җәмгыятьтә өйләнмәгән, «репутациясе бозылмаган» егетнең балалы хатынга өйләнүе гадәти күренеш дип кабул ителми – моңа кеше сүзләре дә (авыл җирендә, бигрәк тә), без – әти-әниләр дә комачаулыйбыз. Һәм бу каршылыкны бик сирәкләр генә җиңә аладыр. Минем бер танышым, мисал өчен, бала белән иреннән аерылгач, озак кына вакыт татар егете белән йөрде дә, рус егетенә кияүгә чыгып куйды. Рус милләтендә, диимме, шәһәр җирендәме, бу мәсьәләгә караш башка – иркенрәк чөнки.

Кыскасы, тормышта һәр нәрсә өчен түләргә кирәктер, күрәсең. Кемдер мәхәббәт хакына акчалы эшен, күнеккән дөньясын ташлап, чит шәһәргә яшәргә килә, икенче берәү, гаиләле булыр өчен кеше балаларын да үзенекедәй күрергә омтылып яши. Кемдер, теләмәсә дә, авылга кайта. Кемдер әти-әниләр белән бергә яшәргә ризалаша. Ягъни бәхетле булыр өчен адәм баласына түземлек, зирәклек, сабырлык, хәтта батырлык күрсәтергә, үзеннән ниндидер өлеш кертергә, урысча әйткәндә, «вложить» итәргә туры килә. Менә шушы «вложение» булмаса, әкияттәге кебек мәхәббәт тә була алмыйдыр.

 

 

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар