Логотип
Блоги

«Китәм» дигән ирне туктатыргамы, юкмы?

«Тәртип» радиосының турыдан-туры эфирда барган иртәнге тапшыруында катнашырга туры килде бу атнада. Сүз иярә сүз чыгып хыянәт темасына кереп киттек.

Хатын-кыз журналында эшләгәч, бу темалар турында сөйләшүебез гайре табигый хәл түгел бит инде.

 Бер укучымның: «Хыянәтне гафу итмиләр!» – диюенә, «Юк, гафу итүчеләр дә байтак», – дип җавап бирүемне искә төшердем. 
Бу сүзләр кемнеңдер күңеленә барып кагылуын белмичә дә әйткәнмен...
Без аның белән тапшыру тәмамланып, бер сәгать узуга очраштык. 
Үз язмышын сөйләргә дип килгән иде ул. 
Тик аның сөйләгәннәре: «Хыянәтне гафу итәргәме, юкмы, иреңә «кит» дияргәме, әллә димәскәме?» – дигән сорауга җавап түгел. Әңгәмәдәшем хаклы – моны һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Киңәш бирү авыр... Әмма бу язмыш уйланыр өчен бер җирлек була аладыр. 


– Миңа ул чакта 35 яшь иде. Көтмәгәндә авырый башладым, хәлем күз алдында начарайды: «Ашыгыч ярдәм» белән шунда ук больницага алып киттеләр. Туксанынчы еллар бу. Әле бернинди УЗИлар да юк вакытлар. Пункция ясадылар һәм «киста яичника» дигән диагноз куйдылар. «Операциягә әзерләнегез», – диделәр. Шеш зур, диделәр. Операция алты сәгать барган. 
Мин шулай хәл эчендә ятканда, иремә: «Хатының инде хәзер инвалид», – дип аңлатырга өлгерүче табылган. Бу ышанган, күрәсең. Алай гына да түгел, иремне шулай «чын күңелдән» жәлләүчеләр аңа бер хатын да табып биргәннәр. 
Ә мин әле боларның берсен дә белмичә, һаман больницада ятам. Иремнең инде үземә карата үзгәрүен, суынуын да тоймыйм. Яныма килгәли. Бер шешә кефир белән тагын нәрсәдер калдырып китә. Шуның белән – шул... 
Бу хәлләргә кадәр бик әйбәт тора идек без. Бакча күршеләребез исләре китә иде. «Сез бит чүпне дә бер түтәлнең ике ягына басып утыйсыз», – дияләр иде. Әйе, бөтен эшне икәү башкара идек: икәү чүп утыйбыз, бергә чишмәдән су алып кайтабыз, ашарга пешерәбез... 
Бездәге үзгәрешне дә иң беренче шул бакча күршеләре сизде. Берсендә күрше хатыны, бик борчылып: «Карап-карап торам да, сезгә нәрсәдер булды, дөресен әйткәнгә ачуланма инде», – ди. Читтән караган кешегә шунда ук сизелә икән шул. Ә үзем әле һаман аңлап бетерә алмаган идем. Әллә аңларга теләмәгәнменме, белмим... Ир бакчада да миңа гел кычкыра гына. Сәбәпне табып кына тора: «Нәрсә уйлап торасың, эшлә!» – ди. «Әйдә, тизрәк җыен, кайтыйк», – ди... Җир эше дә кирәкми башлады аңа, өй эше дә. Бала да кирәкми. 
Берсендә мин эшләгән кибеткә кайнанамның күршесе килде. Кибет киштәләре буш чаклар. Сыек майга килгән бу.
– Берәр шешә генә салып бирмәсеңме? – ди.
– Бирәм, әйдә, складка керик, – дим.
Икәү сөйләшә-сөйләшә аңа май агызабыз. Сүз арасында:
– Иреңнең нишләп йөргәнен беләсеңме соң? – дип сорады ул.
Соңгы елларда гел салгалап йөри башлаган иде – шуның хакында әйтәдер дип уйладым. Юк икән.
– Инде биш елдан артык Шамил Усманов урамындагы бер хатынга йөри бит, – ди.
Әллә майга да түгел, шушы хәбәрне җиткерер өчен генә килгән иде минем янга.
Кинәт ярты ел элек иремнең бер хезмәттәше белән сөйләшүем искә төште. Кибет ябылганда, кичке уннар тирәсендә тәмәкегә дип кергән иде ул. 
– Бигрәк соңга кадәр эшлисез икән. Хәзер өйгә ничек кайтасыз инде? Камил абый каршы аламы? – дип сорады ул.
– Камил абыең ремонтта шул. Такси чакыртырмын инде, – дим.
– Шимбә көннеме? Төнге ундамы? – диде ул аптырап.
Игътибар итмәскә тырышсам да, күңелемә кереп калган икән... 
Ул көнне кичне көчкә көтеп җиткездем. 
– Синең кайда, кемгә йөргәнеңне әйттеләр, – дим. 
– Кем аны сиңа әйтте? – ди. 
«Алай икән, – дип уйлыйм. Болай сорагач, бу хәбәр чыннан да дөрес икән. Юкны сөйләп утырма, дими бит...»
Башка ул хатын ягына аягымны да атламыйм, бармыйм, дип сүз бирсә дә, ул мөнәсәбәтләр әле тагын 7 елга сузылды. Әйе, әйе, 7 елга! Һәрберсе бер гомергә торган еллар бит ул... 
Камилнең сөяркәсе янында булып кайтуын ишектән керүгә белә идем. Исләргә бик сизгер мин. Бигрәк тә хушбуй исләренә.
Хәер, аның янына баруын гына түгел, ул хатынга карата булган хисләрен дә яшерми иде ирем. 
– Хәтта аның гәүдәсен бик ерактан күрсәм дә, мине ток суккан кебек була, – дия иде.
«Бик яратам шул», – дип телләп әйтүе иде бу аның. 
– Син бит авырдың, миңа җылы, наз җитмәде, – дия иде ул. 
Минем: «Кырык кына көн түзә ала идең бит операциядән соң», – диюемне исә гел ишетмәмешкә салышты. 
– Безнең арада якынлык та булганы юк бит, – ди.
– Син инде каядыр бушанып кайткач, кайдан булсын ул?! – дим. Анысын да «ишетми».
Йөрәгем ул чакта ничекләр түзде икән, әле дә шаккатам... Бер көн, бер ай яки бер ел гына булган хәлләр түгел бит болар. Ашый алмый башладым. Ашыйсым да килә, тик тамагымнан ризык үтми. Аптекада бер хатын белән сөйләшеп киттек. «Мин дә шундый хәлне кичердем», – дип, ул миңа үләннәрдән тынычландыра торган дару ясарга өйрәтте. Шул булышты... 
Никадәр авыр булса да, аңа бер тапкыр да: «Өйдән чыгып кит», – димәдем. Улым бик сорады. «Әтинең безне ташлап китүен теләмим, әни», – диде. Бердәнбер баламның теләгенә каршы бара алмадым. Ул әтисенең хыянәтеп миннән дә авыррак кичерде. Укуын ташлады. Укытучысына: «Үгетләмәгез дә, барыбер укымыйм. Укыйсым килми... Мин әтигә кирәкмим, ул мине яратмый», – дигән. Бу вакытта 13 яшь иде аңа. 
Бала хакына дип теге хатынны эзләп бардым. Ялгышып, күршеләренә шалтыратканмын. Ишекне олырак яшьтәге бер апа ачты.
– Ә мин сезнең килүне көттем, – диде ул. – Мине кисәтеп куйганнар иде... Сезне бозар дип куркалар... Кеше аша берәр нәрсә бирдертеп бозар дип.
Аннан миңа карап-карап торды да, өстәде:
– Ә сезне алар инвалид дигәннәр иде...
– Шулай укмыни әле? – дип кычкырып көлдем.
 Әйе, ирем өйдән китмәде. Әмма эчүгә сабышты. Теге хатын спиртзаводның лабораториясендә эшли иде – ул ияләштерде. Нигә ирем белән очрашуын да аңладым: без Киров районында сүтеләсе йортларда тора идек. Менә-менә безгә яңа фатирлар бирергә тиешләр. Ә ул хатынның кызын урнаштырасы бар... 
Иремнең өйдән китмәячәген аңлагач, ул аны ташлады. Баерак кешене тапкан, диделәр. Ә минеке тагын да ныграк эчә башлады... Хәзергәчә туктаганы юк. «Син ике бозауга кибәк аера белмәдең, – дим иремә. – Китәргә уйлагач, китәргә идең». 
Гомер шулай узды. 
Китсә хәерлерәк булган булыр иде дип уйлыйм хәзер. Яшь идем бит әле, бәлки, мин дә үземне ихтирам итеп торучы кемнедер табар идем. Улым да күнәр иде, бу адымга нигә баруымны аңлар иде. Үскәч булса да. 
Ул хатынны күптән очраткан юк. Иремә әйтәм: «Тап теге яраткан хатыныңны. Бәлки, синең эчүең дә шуңадыр, – дим. – Элек бит барысы да әйбәт иде. Буемның кыскалыгы да ярый иде сиңа. Күземнең төсе дә. Ә хәзер берсе дә ярамый». 
– Үлде инде ул... Һаман-һаман искә төшереп торма.. Мин аны оныттым инде, – ди. 
Әллә чынлап үлгән, әллә күңеленнән сызган, белмим. 
Бөтен нәрсәне вакыт оныттыра, диләр. Оныттырмый. Җанда ул әрнү барыбер бар. Кадалган шырпы кебек. Ярар, узып китте инде дип кенә яшисең. Искә алсаң, җанда кабат давыл күтәрелә. Кичә генә булган шикелле... 
Әйе, китәсе кеше китсен икән. 
Кемгәдер киңәш итеп әйтмим. Моны һәркем үзе хәл итә. Барысын да уйлыйсың. Баланы да. Акчаны да. Яшәр урыныңны да... 
Ни генә булса да, ир белән хатын арасына хыянәт керүе бик күңелсез хәл. Тормышны бит һәрберебез чиста биттән башлый. Һәм иң үкенечлесе – үткән көннәрнең берсе дә кабатланмый: гомер барыбызда да бер генә...
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вакыт оныттырмый, бары тик "шул вакытны" кабул итеп яшисең генә...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин мина Хыянэт иткэн кеше белэн Тора алмас идем, кешегэ кинэш бирергэ бик авыр. Балалар хакына дип аерылмый яшэучелэр бик куп

      • аватар Без имени

        0

        0

        ???????

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гомер узган инде,холыксыз да булса тузмэскэ кирэк..

          • аватар Без имени

            0

            0

            Минем баштан узган хәлләр, янадан шул вакытларга кайткан кебек булдым

            Хәзер укыйлар