Логотип
Блоги

«Хатыным авырту, тик мин аны кызганмыйм...»

Аның белән очрашуны билгеләгәндә мине шунда ук кисәтеп куйдылар: «Хатыны авырту – аны карый ул, иртән бик иртә килә алмас». Алай икән...

Димәк, авыру хатынын карый. 
Мондый ир-атларны көн дә очратып тормыйсың. 
Аның каравы, авыру баласы белән хатынын ташлап киткәннәр – адым саен әнә. Чирләп киткән хатынын язмыш сынавы белән бер ялгызын калдырганнар турында да ишетеп торабыз. Үзебезчә аклыйбыз да әле: ул ирнең дә гомере бер генә, аның да бәхетле яшәргә хакы бар дибез. 
Бәхетле яшәргә бөтен кешенең дә хакы бар анысы...
Әңгәмәдәшемне күргәнче үк аңа хөрмәтем арткан иде инде. Җай табып, ничек тә бу хакта да сүз кузгатырга кирәк дип уйлап та куйдым. Башкаларга гыйбрәт булырлык язмыш лабаса. Берәүләр кебек ташламаган бит менә: әллә мәхәббәтләре зур булган, әллә кызгануы...
Очрашкач, төп әңгәмәдән соң, сүз үзеннән-үзе шушы темага күчте – миңа җай эзлисе дә булмады. Хәтта сораулар бирәсе дә. Әйтерсең лә, ул мине ниләр кызыксындыруын алдан ук белеп торган. 
– Инсульт булды минем хатынга... Көтмәгәндә, уйламаганда, аяз көнне яшен суккан кебек... Хәер, чирне кем көтеп торсын инде. Реанимациядән чыгаруга, кызым белән киявем, әниләрен түләүле палатага салдылар. Түләүле булса да, палатада биш кеше, бишесе дә авыр хәлдә. Алар янында тагын шуның кадәр авыруларны карап ятучылар... Бер ай узгач, палата табибы миңа: «Сез хатыныгызны бер көнгә генә алып китеп торыгыз, аннары кире салырсыз – ул чакта дәвалау бушлай булыр», – диде. Уйлыйм: хәзер акча түләп алып кайтам дим. Шунсыз булмый, чөнки ул аягында йөрми – бүрәнә кебек ята гына. Бер көннән кабат акча түләп китерергә кирәк. Ай буе дәвалап та бер алга китеш күренмәде... Шулай булгач, аны больницада тилмертү, үзебез җафалану кирәкме икән соң? 
5500 сумымны түләдем дә, амбал кебек егетләр «Ашыгыч ярдәм» машинасында хатынымны алып кайттылар, носилкага салып алып кереп, утын бушаткан кебек, караватына аударып чыгып киттеләр... 
Бездә яңа тормыш башланды.
Бер минутка яныннан китә алмыйм. Кашык тотып ашатам. Аякта йөрми – бөтен хәҗәте астында. Ярый памперслар бар – алар коткара. Юындырырга да алып керә алмыйбыз – кузгаттырмый да. Махсус күбекләр бар икән хәзер – шулар белән генә юындырам. Больницада ятканда ук кызым белән чиратлашып шул күбек белән юындырган идек. Бердәнбер сөенеч – зиһене ачык: бөтен нәрсәне аңлый, белә, сөйләшә. 
Ярый, бер ай шулай азапландым. Аннан уйлыйм: болай булмый бит дим. Үзенә дә әйттем. «Булды, җитте, иртәгәдән кухняга барып ашыйсың», – дидем. Тотынып йөрергә арба сатып алдым. Иртәгәсен тәвәккәлләдек. Арбага тотынып, бер метр бара да, утыра – мин артыннан урындык тотып киләм. «Хәрәкәтсез ятасың икән – бетәсең», – дим. Шулай өй эчендәй йөри башлады. 
Аннан сул кул белән булса да, тотып ашарга өйрәнде. «Ашыйсың килә икән, тырыш, – дидем. – Караватка ташып ашатулар бетте!»
Күзегездән күреп торам: «Каты кылангансыз, кызганмадыгызмы?» – дип сорыйсыгыз килә инде... Авыру кешене кызганырга, жәлләргә ярамый аны. Ул синең якын кешең икән һәм аңа яхшылык телисең икән – кызганма! Үз-үзен жәлләргә дә рөхсәт итмә! Югыйсә алар бөтен дөнья үзләренә нидер тиеш дип уйлый башлыйлар: ничә кеше бар, барысы да аның тирәсендә бөтерелеп йөрергә, һәр теләкләре минут эчендә үтәлергә тиеш... Менә шуның өчен дә иң элек кызгану хисеннән котылырга кирәк. Һәрхәлдә, аны авыруга белгертмәскә, күрсәтмәскә тырышырга. 
Шулай итеп ул үзе бәдрәфкә бару дәрәҗәсенә барып җитте. Моның нинди зур алга китеш икәнен сез күз алдына да китерә алмыйсыз... Тирә-юньдә авыру кешеләр күп бит: якыннары белән сөйләшкәндә мин гел: «Бәдрәфкә үзе йөри аламы?» – дип сорыйм. Йөри икән, димәк, ул – авыру түгел. Үз йомышын үзе үти алмаган кеше генә авыру була, минемчә. 
Дөрес, хатыным өйдә хәзер дә бернәрсә дә эшли алмый. Әмма моңа өчен инде ул кадәр борчылмыйм. Иң мөһиме – ул үз-үзен карый, мине көтеп утырмый. Минем бәхеткә өйдә газ түгел, ә электр плитәсе бездә. Эшкә яки бакчага киткәндә, кечкенә кастрюльләргә салып, 9-10 төрле ризык әзерләп китәм: суыткычтан ал да аша. Теләсәң – җылытып ал. Ул инде аны гына хәзер башкара ала – бер кулы бераз эшли. Аңа тагын бер таләбем бар: «Ашадыңмы, савыт-сабаны юып, өстәлгә өеп куй», – дим. Җылы су агып тора, шулай булгач, моны гына эшләргә була. Чиста юа алмыйм дип борчылырга кирәкми – кайткач, мин аларны барыбер тагын бер кат юам. Син гел хәрәкәттә генә бул, тик утырма – минем өчен анысы мөһимрәк. 
«Көн дә ашарга әзерләү авыр түгелме?» – дип сорыйсыгыз килә инде... Мин сезнең журналдагы «Без һәм алар» рубрикасын укып барам. Ир-атларның барысына да: «Өйдә ашарга пешмәгән булса, нишлисез?» – дигән сорауны да бирәсез анда. Җавап бирүчеләрнең кайсылары белән килешәм, кайсылары белән – юк... Ашарга әзерләү минем үзем өчен шулкадәр вак проблема. Ашарга пешермәгән ир нинди ир инде була инде ул? Нигә мин кемдер әзерләгәнне көтеп торырга тиеш? Мин аны эшкә дә санамыйм. Улымны да шулай өйрәттем. Мәктәпкә укырга керүгә идән юа башлады. Фатирыбыз өч бүлмәле безнең. «Атнага ике тапкыр юасың», – дидем. Өйләнгәч идән юар өчен түгел бу, хатын-кызның хезмәтен белеп тору өчен кирәк. Тормыш бит ул әнә нинди – мин дә аның болай борыласын көтмәгән идем. Шуңа күрә барысына да әзер булу кирәк. 
Сорагыз инде, сорагыз... «Ташлап чыгып китәсе көннәрегез булганы юкмы?» – диегез... Дөресен әйтәм, арган көннәр булгалый. Әмма ул чакта да: «Әллә берәр җиргә китеп барыргамы соң?» – дигән уйның ялгыш та башка килгәне юк. Һич ялгансыз... Алдагырак елларда ачыктан-ачык әйтеп чакыручы хатын-кызлар да булмады түгел. Тик хатыным алдында намусым чиста – берсенә дә ияреп китмәдем. Чирне берәү дә сорап алмый – хатыным урынында мин дә була ала идем бит. Менә шуны уйлыйм да, барысы да үз урынына утыра. Ул мине нинди хәлдә дә ташламас иде... 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сөбханналлаһ! Чын Кеше! Үрнәк кеше! Язмагыз өчен зур рәхмәт! ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      ?????

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гыйбрэтле мэкалэ. Минем эти дэ,узе дэ олы булуга карамастан,энине карап озатты бит!Без ана бик-бик рэхмэтле!Энидэ альцгеймер чире иде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик Зур рэхмэт

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик зууур рэхмэт сезгэ

            Хәзер укыйлар