Логотип
Блоги

Хатын-кыз белән ир-ат дус була аламы? 

Баеп килгән кояшның кызыл шәүләсе бит алмаларыңда уйный.

Борылып, күзләремә карыйсың да, моңсу гына елмаеп: 

– Нишләп булмасын инде? Менә без – дуслар бит, – дисең. Аннан минем җавап итеп елмайганны күреп, кызык кына кыяфәттә: – Дуслар бит?! – дип кабатлыйсың... 

Әйе инде, дуслар.  

Мин – Казанда, ә син – еракта. Бик сирәк күрешәбез. Ярый әле, хәзер интернет, What’s App бар. Киңәш кирәк булса, күңелгә моң-зар тулса, язам, шалтыратам. Син дә шулай. Кайчагында язганыңа җавап та бирмим – вакыт җитми. Син дә мине «оныткалыйсың». Кыскасы, бер-беребезгә тагылмаган. Шулай да, кайдадыр еракта, өч йөз чакрым ераклыкта, эч серләрен сөйләрлек якын дустым барына мин бик шат. Син дә шулайдыр... 

...Еллар узган саен, гомер юлында дуслар сирәгәя. Кайберсе тугрылык сынавын үтә алмыйча, башкалары «сертотмас» исемен күтәреп, тормыш арбасыннан төшеп кала. «Үзләренә кирәк чакта дус»лар да югала. Дөресрәге, югалтам. Андый «дус»лар ник кирәк? Тукта, ничек инде «ник кирәк»? Дус кешеләр алар ни өчендер, нәрсәдер кирәк булганга гына дус дип саналамыни? Ярдәм көтеп яшәгәнгә генә кирәкмени?!. 

...Авыр булып китә. Чынлыкта бит, дуслардан без, беренче чиратта, мораль яки физик ярдәм көтәбез. Эч сереңне сөйләү, шатлыгыңны йә кайгыңны уртаклашу, киңәш сорау – мораль ярдәм алу бит инде ул. Җавап итеп, үзең дә шундый ук ярдәм күрсәтергә тырышасың...  

Дуслык – ялгызлыктан котылуның бер чарасы гына.  

...Талгын гына ярга каккан дулкыннар шавына кушылып, сиңа эндәшәм: 

– Минем сиңа ярдәм иткәнем дә юк ич... Дуслар ярдәм өчен кирәк бит инде алар. 

...Күзләрең – офыкта. Анда кояшның соңгы нурлары болытларның йөзен кызарта. 

– Миңа ярдәмең кирәкми. Үзең булуың җитә. Бул гына.  

Тынлык. Кояш югала, җир өстенә кинәт кенә эңгер-меңгер иңә. Әби әйтмешли, «шайтаннар туй итә» торган вакыт. 

Борылып, елмаясың. Күз карашыңда нидер «кабына», ирен читләреңдә әйтелмәгән сүз канат кага башлый. Әйтергә ярамый торган сүз икәнен аңлагандай, елга ярына куелган эскәмиядән җиңел генә торам да, кулымдагы сумканы болгый-болгый, машина юлына таба атлыйм. Кичке саф һавада чикерткәләр сызгыруын басып, көлеп сиңа эндәшәм:  

– Әйдә, киттек! Хатының югалткандыр инде үзеңне! Сиңа да, миңа да эләгә хәзер! 

...Юл чатында торган светофор безне ике якка аера. Җай чыккан саен кайтырга вәгъдә итеп, үз юлыма ашыгам. Хатын-кыз белән ир-ат дуслыгы киләсе очрашуга кадәр чакрымнар карамагына тапшырыла. Хуш, сау бул, дустым! Мине Казан көтә! 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хаерле иртэлэр! Хатыны белэн якын булмаганга, рэхэтлэнеп уй фикерлэрен сойлэшэ алмаганга, бу дус-хатын килеп кергэн тормышына. Гэудэсе генэ хатыны янында булып чыга. Э бу дус-хатын ялгыз, кияудэ тугел, анлавымча...

    Хәзер укыйлар