Логотип
Блоги

​ Хатлар язган утырып...

Почта әрҗәсен күптән ачканым юк иде. Санап карадым, хат алмаганыма 18 елдан артык булган икән инде...

Почта әрҗәсен күптән ачканым юк иде. Гадәттә, реклама кәгазьләре дә, квитанцияләр гына була инде анда. Бүген ялгыш кына карасам, минем исемгә хат килгән! Ничек сөенгәнемне белсәгез! Санап карадым, хат алмаганыма 18 елдан артык булган икән инде... 
Икенчедән бераз сәер дә булып китте. Кемнән икән бу хат? Чөнки адресат күрсәтелмәгән. Фатирыбызга ничек менеп җиткәнемне дә сизмәдем. Бусагадан узуга, өстемне дә салмыйча конвертны ачтым һәм хатны укый да башладым. Дүрт дәфтәр бите тутырып язганнар. Искиткеч җылы, рәхәт, ихлас сүзләр, ихлас теләкләр язылган иде бу хатта. Конверт эчендә хат кына түгел, 8 Март белән котлау открыткасы да салганнар. Ләкин... аның кемнән икәне билгесез. Хат ахырына: «Сәлам белән мин», – диелгән.   
Бу хатны миңа кем җибәргәнен шундый беләсем килә! Минем блогны укучыларның берсе түгелме икән ул кеше? 
Тик әйтәсе килгән сүзем башка әле. Почта аша килгән, кулдан язылган хатны алу шундый күңелле икән, кызлар! Хат язуларны, хат алуларны нигәдер  оныттык шул. Әллә утырып кемгәдер хат язарга дип торам әле менә...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар