Логотип
Блоги

​Халык «Калеб»не аңладымы?

Перформанс – яшьлектә бер була торган тәҗрибә

Перформанс − татарга ят әйбер. Опера кебек үк, ничектер, татар аны үз итә алмый. Гыйсьянчылык белән тилелек берләшкән авангард культура бит инде ул перформанс, шуңа күрә бездә мондый тамаша-акцияләр сирәк, бик сирәк... Яшь язучыларның балконнан листовкалар ыргытканын искә төшерик, ди инде. Камал театры артистларының берничә тапкыр вокзалларда адашып йөрүен хәтерлик. Үзе дә аңламыйча, Резеда Ганиуллинаның Ак мәчет каршында перформанс элементларын куллануы... Руслар әле, ничектер, кыланып күрсәтәләр. Феминистик панк-төркем «Pussy Riot»ның  чиркәүдәге кыланышлары бөтен дөньяны тетрәтте. ФСБ ишеген яндырдылар, башларына зәңгәр чиләк киеп, машина өстендә биеделәр, җан җирен Кызыл мәйданның урам кирпеченә кадак белән беркетеп куйдылар, колак кистеләр, чәч алдылар, полицейскийларны суырып-суырып үптеләр... 

...«Калеб» яңа буын җыены «Яңа дулкын-2» яшь шагыйрьләре катнашында перформанс үткәрә» дигән хәбәрне күргәч, күзләремә ышанмый тордым. Йә, Ходай... Кая илтеп тыктым мин газиз әллүкичеләремнең башларын?! Ни күрсәтерләр икән инде? Нишләтерләр?!.

* * *
...Перформанс тәмам. Залда утыручылар әкрен-әкрен генә таралыша башладылар. 

Бу вакытта соңгы югары рәттә утырган өлкәнрәк яшьтәге абый-апаларның кайберләре күптән җылы өйләрендә чәй эчеп утыра иделәр инде. Перформанска аларның теше үтмәде. 

Өч бүлек. Төшенкелек. Эзләнү. Өмет. 

Төшенкелек бик төшенке булды шул. Теш үтәрлек түгел. Моңа хәтта минем дә теш чагылды. Муенына телефон чыбыгын ураган кызны күрү минем өчен дә ят әйбер. Мондый күренешне тормышта түгел, сәхнәдә дә күрәсе килми. Әмма нишләп икенче бер кыз тырышып-тырышып ясаган асылына торган элмәк икенче өлешкә  − эзләнү өлешенә чыкты соң? Эзләгәне шул идеме аның? Һәм түшәмнән кисәк килеп төшкән утсыз люстра (дөрес күргән булсам) «бу кыз эзләгәнен тапты» дигән сүз булдымы? Белмим. Аңламадым.

Ләйләкәемнең өстенә түшәмнән коелган ярты чиләк чамасы салкын су тамашачыларны (һәм шагыйрьләрне) айнытып җибәрергә тиеш иде. Шулай уйлангандыр инде ул. Тамашачы, чыннан да, аһ итте. Бик кызгандылар яшь шагыйрькәйне... Натурализм көчле булды.

Эзләнүдә видеорәт ошады. Ачык тәрәзә. Ачык ишек. Менә ул дөнья − чык, йөгер, эзлә, тап! Ташла ул телефон чыбыкларын һәм сабынлы бауларны! Әмма − каһәр суккан кара плащ! Татар белеп әйтә инде: кая барсаң да, кара сакалың үзең белән. Бу плащ һәр шагыйрьнең иңендә йөреп чыкты. Балачакта ТВдан караган бер спектакльдә Кара фикер дә шулай өстенә кара плащ ябынып чыгып, котны ала иде (Г. Колахметовның «Ике фикер»е икәнен соңрак белдем). Салып атарга, юкка чыгарырга, яндырырга кирәк ул плащны! 

Менә шул кара плащны сала алганнар өченче өлештә бәхетле, өметле, елмаю-көлү-биюле тормышны сурәтләргә омтылдылар. Ясалма килеп чыкты. Беренче өлеш ышандыргычрак иде... 

Һәм шуның белән табигый булды да. Дөньяга яңа гына шытып чыккан яшь шигъри күңелдән бәхетле елмаю көтмәгез − ул сызлана. Ул иңри. Карагыз Такташка − анда җан сызлануы. Аның фәрештәсе елый, пәйгамбәре үтерелә (16-21 яшь). Карагыз Тукайга − аның сазы сынган, үзе үлә... «Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?» дип өзгәләнә (1910 ел, 24 яшь). Чыннан да, яшьлек, эзләнү − әрнү-газап аша күңел чыныктыру чоры. Сәхнәдә бу ачык чагылды.

Тулаем алганда һәм иҗади караганда, режиссура миңа ошады. Чыннан да, төптән уйлап һәм әйбәт эшләнгән иде. Әмма иманым камил, бу перформансны күпләр аңламаячак. Шигъри тамашаны сәхнәләштерү − булмастайны бар итү дигән сүз. Ничә ел инде, «Әллүки» белән сәхнәдә шигъри композицияләр (перформанс дип әйтүдән Алла сакласын) куябыз. «Сам себе режиссер» тибында. Һәр композициядән соң тәнкыйтьчебез Әлфәт абый Закирҗановка күпме генә күзләремне мөлдерәтеп карасам да, җилкәләрен селкетеп әйткән «аңлашылып бетмәде шул»дан  башканы ишеткәнем юк. Шуңа күрә яшь режиссер Әминә Миндияровага афәрин сүзләре әйтәм. Мондый катлаулы эшкә йөрәге җитеп алынганы өчен, шагыйрьләрнең күңел халәтен төгәл сиземләгәне өчен, булмастайны бар иткәне һәм шәхси батырлыгы өчен афәрин һәм киләчәк эшендә уңышлар аңа! 

Шагыйрьләрдән үзенчәлек көткән идем. Әмма яшь шагыйрьләр арасында ниндидер бертөрлелек күзгә ташланды. Беренче бүлектәге шигырьләрне кайсысы гына сөйләсә дә, бер үк интонация кабатлангач, барысы да бер авторныкы кебек тоелды. Шуңа күрә тамашачы Азатның гади генә, әмма үз интонациясе белән сөйләнгән шигырен яратты. Шигырьдәге юлларны тоташтырып, образларны сындыра-сындыра, теш арасыннан өзлексез сытып чыгару безнең буын өчен ят нәрсә. Бәлки, шуңа да кабул итүе авырдыр. 

Тагы соңгы бүлектә экрандагы Чаплин тематикасы аңлашылмады. Күзләремне бер шагыйрьгә, бер экранга юнәлтеп, бераз гимнастика ясап алдым, анысы әйбәт булды. Әмма игътибарны кайсысына юнәлтергә − әллә шигырь тыңларга, әллә Чаплинны карарга кирәклеген аңламадым. «The and» сүзләре сөендерде. Гәрчә мин бу финалны бераз иртәрәк − түшәмнән бишек төшкәч үк көткән идем, үземчә «менә бит ничек молодецлар, бала тууын бу кичәдән соң яшь шагыйрь тууы белән символик рәвештә чагыштырып тәмамлап куялар» дип шатланган идем. Дөрес уйламаганмын.

Музыкантлар минем өчен югары кимәлдә иде, сүзем юк, чөнки мин бу өлкәдә бөтенләй диярлек сүз әйтә алмыйм. Бер әйбер ошамады − Азат (бугай) сөйләгәндә, музыка бик көчле яңгырап, ике куплет бөтенләй ишетелми калды. Калганнары ошады.

Тәнкыйть сүзләре дә, мактау-мәдхияләр дә, «бер нәрсә аңламадым» тибындагы язмалар да булыр әле. Шигырь тексты һәм сәхнәләштерелгән образларны бердәйләштереп кабул итү кыен. Болар яшь иҗатчыларның күңелен төшермәсен иде. Шул ук вакытта хуплау-мактау сүзләре дә кирәгеннән артык үсендермәсен. Иң яхшысы − тәҗрибә. Бу − көн дә бирелә торган тәҗрибә түгел, бәлки, яшьлеккә бер туры килгән тәҗрибәдер. «Калеб» яңа буын җыены яшьләр өчен бик әйбәт экперимент эшләде. Мин аларның никадәр тыгыз аралашуларының, дуслашуларының,  уртак эш өчен янып йөрүләренең шаһиты булдым. Алар үзгәрде. Хәер, үзләре генә түгел, алар өчен дөнья үзгәрде: кыска гына вакыт эчендә бөтенләй башка бер дөньяны ачтылар кебек. Гаджетлар иле төссезләнде, корыланды, реаль тормыш, реаль аралашу һәм җаваплылык хисе үзенә бөтереп алды сыман аларны. Бәлки, төшенкелек белән көрәшнең иң яхшы чарасы − «Калеб» оештырган кичәләрдер. Үзләре ни әйтер тагы.

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем уйлавымча шигърияткә бернинди перфоменс кирәк түгел. Шигырьләр шагыйрь күңеленең иң нечкә, саф, нәфис һәм яшерен урынында (интим дигән сүзне кулланып ямьсезлисем килми) туа. Укучының күңеленә барып җитә икән ул шигырь яши, кулдан кулга күчеп укыла, җырга әйләнә, күңелдән (ятлап) сөйләнә һәм буыннан буынга күчә, мәңгелеккә юл ала... Шигырьгә кешене җәлеп итү өчен аны сәхнәдән укып өстән люстра ыргыту да, салкын су сибү дә, экранда Чарли Чаплинны күрсәтү дә кирәк түгел. Шигырь үзәк бәгыренә үтеп кереп җанга тереклек бирергә тиешле дога бит ул!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ... Яшь шагыйрьләр остардылар, берүкләр күз тимәсен! Сытып тешләр арасыннан тезәләр сүз тезмәсен. Тик тәме юк, сырадагы күпергән күбек кебек. Файда да юк, зыяны да... Чәйнәлгән чүбек кебек. Нигә кирәк бу ысылдау, ошатып Йолдызларга? Үз йөзләрен табу кирәк бу егет һәм кызларга.

      Хәзер укыйлар