Логотип
Блоги

Хакерлар татарча сөйләшә?

Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә минем Вконтакте социаль челтәрендәге битемне «ваттылар». Начар эшләр гел шулай караңгыда эшләнә бит инде...

Мондый хәл белән беренче очрашам, шуңа күрә тиз генә ни булганын аңлый да алмадым. Башта ерактан – Чиләбедән үк шалтыраттылар: «Синнән сәер хат килде, үзең яздыңмы, роботмы икән?» – диләр.

Ишетеп торабыз: кешенең социаль челтәрдәге битен «ваткач», гадәттә, аңа язылучыларга: «Ашыгыч ярдәм кирәк иде, фәлән кадәр акча сала алмыйсыңмы?» – дигән хәбәр юллыйлар. Шушы кармакка кабучылар – алдаланучылар гел очрап тора.

Иң борчылганым да шул булды – минем исемнән акча сораганнардыр дип уйладым. Таныш-белеш зыян күрмәсә генә ярый инде дип көендем. Парольне алыштырганчы барыбер азмы-күпме вакыт узды бит.

Акча сорамаганнар.

Тавыш бирергә сораганнар: имеш мин ниндидер бәйгедә катнашам. Фотомны куйганнар.

Монысына сөендем, димәк, берәү дә минем аркада акчасын югалтмаган.

Иң «кызыгы» – соңрак булды.

Бер танышым шалтырата:

– Гөлнур, аңламыйм, бу нәрсә соң? – ди. – Төнлә синнән хәбәр килгән. Сәерсендем... Бик хаталы язгансың... Әллә үзе түгелме икән дип аптырап синең белән сөйләшеп карарга булдым...

Минем исемнән килгән хәбәрне кычкырып укып күрсәтте.

«Булатка тавыш бирергә сораган ссылканы алыгыз әле үзегездән», – дигәннәр.

Имәндә икән чикләвек...

Дизайнер булып эшләүче олы улым Булатның эше бу көннәрдә бер конкурста катнаша. Ул инде бәйгенең финалына чыкты. Хәзер барысы да аның рәсеме күпме тавыш җыюга бәйле.

Мондый чакта балаңа ничек ярдәм итмисең?! Вконтактедагы бер танышыма – ә аның язылучылары 5 меңнән артык – улыма тавыш бирүдә ярдәм итүне сораган постымны үзенә урнаштыруны үтендем. Ул, рәхмәт, берсүзсез риза булды. 

Һәм менә шушы хәл...

Иң кызыгын әйтми торам – аңа килгән хат татарча язылган. Дөрес, шактый хаталы. Менә шулай – хакерлар татарча сөйләшә башлаган хәзер...

Әгәр минем Вконтактедагы битем шушы тавыш бирү уңаеннан гына «ватылса», шактый күңелсез күренеш бит әле бу. Болай яуланган җиңүнең тәме буламени аның? Бу җиңү буламени?! 

Җиңүчегә артык зур исемнәр, зур бүләкләр алып килә торган конкурс түгел ул. Әйе, иҗатта бер баскыч, резюмега – бер плюс. Тик бер баскыч югарыга күтәрелү өчен бу кадәр түбән төшмиләр бит инде. 

Узган атнада безнең гаиләдә тагын бер хәл булды әле: Булатның ишегалдында торган машинасын кырдырып киттеләр. «Хәерле каза булсын, ул гаепле кешене барыбер табып булмый бит хәзер», – дип аны тынычландырмакчы булам. Борчыла, билгеле. Инде ремонтка күпме акча кирәген дә чутлап куйган: үзләре эшли башлагач, акчаның кадерен бик тиз аңлый бит алар. 

– Мин барыбер участковыйга кереп чыгам әле, – ди.

Кергән, ишегалдындагы камераларны карарга рөхсәт алган. (Сүз уңаеннан, безнең ишегалдында гына алты камера тора икән!) Калганы – вакыт эше булды.

– Менә ул!

Көндезге 15 сәгать 13 минут. Каршыгакилгән өч машинаны уздырам дип, артка чигенгәндә Булатның юл читендә торган машинасын сыдырып киткән ул шофер. Туктап, чыгып карамаган, каршыдагы машиналарны уздыруга үзе дә кузгалып киткән. Иске генә «Каблук», йөртүчесе дә өлкән кеше. (Камерада барысы да күренә!)

– Ничек ГАИга шалтыратасың инде?! – диде Булат моны күрүгә. – Бәлки, бу машина аның өчен бердәнбер керем чыганагыдыр? Шуның белән акча эшлидер... Шалтыратсам, аның бит правасын алачаклар.

«Каблук» хуҗасының адресын табарга ярдәм иткән танышлары: «Хәбәр ит ГАИга. Номерын беләсең, адресы кулыңда, тагын ни көтәсең?!» – дип гаҗәпләнсәләр дә, ул ашыкмады.

Каршы йортта гына тора булып чыкты ул машина хуҗасы. Икенче керүендә генә очрата алды аны Булат. ГАИга шалтыратмыйча, башта үзен эзләп тапкан өчен ул абзый шундый сөенгән, кат-кат рәхмәтләр укыган. Страховканы инде рәсмиләштерделәр, бар да тәртиптә.

Мин дә күңелемнән улыма рәхмәт укыдым. Үзен шул кеше урынына куеп караганы өчен, карый алганы өчен. Бу аның үзе кабул иткән карары иде. 

Нинди генә очракта да КЕШЕ булып калырга кирәк. Монысы – барысыннан да мөһимрәк.

Ә конкурс... Аның бүген соңгы көне. Җиңсә – сөенербез, җиңмәсә... Юк, юк, көенмәбез – яшь бит әле ул, аның барысы да алда. 

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходай кушып жинсен?Булат бик акыллы егет?Алма агачыннан ерак тошмэгэн.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Я недавно тоже купилась. У знакомой девочки, бывшей ученицы моей, было вк сообщение, что умерла мама и фотоо ее карты с ее именем и фамилией опубликована. Я обычно не верю, никогда, но тут карта именная, исем-фамилия аныкы. Еще письмо такое грустное. Хорошо, много денег не перевела. Но урок булды уземэ, исем-фамилияны да подделать могут икэн на карте на фото....

      Хәзер укыйлар