Логотип
Блоги

Казан кызы Абхазиядә күпердән суга төшеп киткән

Барысы да мизгелләр эчендә булган.

Күпер өстенә басып фото төшерүче (әллә үзе төшүче) кыз юлдашлары күз алдында суга егылып төшкән. Тау елгасына! Шаулап-гөрләп, дулап, кайнап агучы Гега елгасына. Һәм шунда ук күздән югалган... 
Нәрсә булган күпер өстендә – без бу хакта гоманлый гына алабыз. Бәлки аның аягы тайгандыр, бәлки ул нәрсәгәдер абынгандыр... Бәлки бер минутка гына игътибары читкә юнәлгәндер... Бәлки тау елгасының көчле агышына карап башы әйләнеп киткәндер...
Шушы көннәрдә Абхазиядә булган бу хәл турында ишеткәнсездер инде, мөгаен. Тау елгасына егылып төшеп киткән кыз Казаннан бит. Дарья Манасовага нибары 23 яшь. Ике ел элек «кызыл диплом»га Тимирясов исемендәге Казан инновация университетын тәмамлаган. Банкта эшләгән. Яшь, чибәр, сөйкемле кыз бала. Әле бар да алда булган... Адлерга ял итәргә ул дус кызы белән бергә киткән. Узган ял көнне – 6 июльдә алар Абхазиягә, Гега шарлавыгын карарга барганнар. Кире кайтканда юлда шушы хәлгә тарыганнар...
Күпернең култыксалары бөтенләй булмаган. Димәк, бик теләсә дә, Дарья тотынып кала алмаган. Ә Гега елгасының, тауларда эрегән кар сулары белән туенып, ташыган, тагын да ярсыган чагы. Болганчык чагы. Менә шуның өчен дә водолазларга эшләү дә бик авыр дип язалар. 
Гега елгасы бер урында җир астына кереп китеп, 315 метр җир асты коридорлары – мәгарә эченнән ага, ә аннан 70 метр биеклектән аска томырыла икән. 
Бәхетсезлеккә тарыган турист кызны табу өчен Абхазия барысын да эшли: коткаручылар аны эзләүдән туктаганнары юк. Тик, кызганыч, өмет кенә көннән-көн кими бара. Белгечләр: «Әзерлеге булмаган кешенең тау елгасын йөзеп чыгуы бик икеле», – диләр... Бигрәк тә Дарья кебек коткару жилеты да, каска да кимәгән кешегә... 
Бәхетсезлек очраклары булып тора, нигә монысы хакында озаклап язасың, дисезме? 
Күңелем белән вакытны артка чигерергә теләвем – бу хәл килеп чыкмасын өчен нишләргә була иде дигән сорауга җавап эзләвем бугай. Дарьяның әнисенең, якыннарының бу көннәрдә ниләр кичерүен күз алдына да китерү авыр. Алар урынында булырга беребезгә дә Ходай күрсәтмәсен. 
Әмма алар урынында һәммәбез була ала. 
Игътибар иттегезме икән – кыз бу күпергә фотога төшерергә дип керә. Күптән кулланмаган, шул хакта махсус кисәтү язулары торган күпергә. Абхазия табигатенең матурлыгын, тау елгасының көчен якыннанрак фотосурәткә алырга теләгәндер инде. «Ул күпергә селфи ясарга кергән булган», – дип тә язалар. Бәлки... Селфимания – XXI гасырның бер чиренә әйләнде бит инде. Һәр атлаган адымыңны фотога төшерү һәм шунда ук социаль челтәрләрнең берсенә кую. Гомумән, дөньяга гаджетлар күзе аша гына карау. Үз-үзеңә, тирә-юнеңдәгеләргә, әйләнә-тирә табигатькә... Ахыр килеп – тормышка! 
Тик бер генә экстрим-селфи да, беркемне кабатламаган фото да тормышны алыштыра алмый. Фотолар күп булырга мөмкин, ә синең тормышың – бер генә. Бер һәм бердәнбер! 
Менә шуны балаларга ничек итеп аңлатырга икән дип аптыравым. 
Сәяхәтләрдән – дөнья күрүдән без аларны тыя алмыйбыз. Тиеш тә түгел. Упкын (тау елгасы, кыя, диңгез...) белән ике арага үзебез дә баса алмыйбыз. Бик теләсәк тә. Ә сүзләребез – күңелләренә үткәзерлек итеп әйткән сүзләребез баса аладыр.

Мин үзем һәр иртәне балаларны озатканда: «Аллага тапшырдык», – дип калам. Кайчак кычкырып та әйтәм, күп вакыт – эчтән генә. 
Аллаһының рәхмәтенә тапшырдык – ул саклап йөртсен газизләребезне, ташламасын. 
Беребезнекен дә! 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөрөс язасыз,вакытында кисәту- күпме фаҗигалардан саклап калыр иде!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Үкенечле хәл ..

      Хәзер укыйлар