Логотип
Блоги

Кайнаналар нигә икегә бүленә?

Яшь чакта кайнанасыннан һәм тиран иреннән җәбер-золым күргән, кан-яшь түгеп яшәгән хатын-кызлар, еллар үткәч, үзләре кайнаналар булгач, гадәттә, икегә бүленәләр.

Беренчеләре: «Үзем яңа килен булып төшкән чакларда да, аннары да бик нужаландым. Сүз биргәнем булды: «Үз киленемне кызым кебек күрермен, аны яратырмын», – дигән идем», – диләр. Һәм алар сүзләрендә торалар да. Монда гайре табигый хәл юк кебек: үз башыннан кичергәч, кеше башкалар хәленә керә белергә, аңларга тиеш бит инде. 
Икегә бүленәләр дидем. Ә икенчеләре нәкъ менә үзләренең кайнаналарын кабатлыйлар. Үзләрен нәкъ аларча тоталар. Һәм моны бик гади итеп аңлаталар: «Мин вакытында түздем бит әле, хәзер үч алырга минем чират!» 
Боларын мин үзем берничек аңламыйм. 
Нигә шулай килеп чыга соң? Нәрсәгә бәйле бу? Хатын-кызның холкынамы? Күңелдә саклаган үпкә-рәнҗешләрнең зурлыгына, вакытында әйтелмәгән сүзләрнең күплегенәме? Әйе, бәлки, алар, чынлап та тау кадәрдер. Тик бит алдыңда яратмаган кайнанаң түгел, бөтенләй башка кеше хәзер. Һәм синең үткәннәрең өчен аның бернинди гаебе юк. 
Бер танышымны тыңладым да, тагын шул хакта уйладым әле. 
Сорауларыма җавап кына таба алмадым. 

– Без ирем белән өйләнешер алдыннан кайнанам ире белән яңа аерылган иде. Илле яшькә җиткәч. Кайнатам эчкән, эчтеме кул күтәргән – гомер буе әни кыйналып яшәгән. Өйдә әтиләренең сүзе закон булган: бөтен кеше ул кушканча гына яшәгән... Әмма бөтен нәрсәнең дә ахыры була бит – бер көнне кайнанамның да түземлеге төкәнгән. Шактый соңга калып булса да,  аерылышырга үзендә көч тапкан. 
Ярый, туйлар узды – без әни белән бергә тора башладык. 
Иң беренче көнне үк залда телевизор карап утырган ирем каршына ләгән белән су чыгарып куйды ул. «Нәрсәгә бу су?» – дип бик сорыйсы килсә дә, дәшми генә күзәтәм. Иремнең аягын юдыртырга икән. Шаккаттым. Авыл җирендә булса бер хәл, шәһәр фатирында бит – урыныңнан тор да, ваннага гына кер... Кранны борасың – су агып тора: салкыны, җылысы. Ире гомер шуе шулай аяк юдырткан аннан, инде, күрәсең, минем чират. Алай да башта аңламаганга салыштым әле. 
Икенче көнне дә күтәреп чыкты залга сулы ләгәнне, өченче көнне дә. Үзе күтәреп бара, үзе миңа карый. «Нишләр бу, аңлыймы, юкмы?» – ди бугай. Дүртенче көнне ләгәнне идәнгә шапылдатып ук куйды. Алай икән дим... 
Сеңлем укырга кереп йөргән чак иде. Бер кич кенә бездә кунып китте. Җизнәсенең аягын юарга залга су күтәреп кереп барганны ул да күрде. Авылга кайткач, бу хакта өйдәгеләргә дә сөйләгән инде. Икенче көнне үк авылдан әти килеп җитте. 
– Бу ни хәл бу! Минем кеше аягын юып ятарга үстергән кызым юк! – ди.
Ярый әле туп-туры кайнананың өенә барып кермәде, башта эш урыныма килде. Югыйсә, тавыш шактый зурга китәр иде.  Иремдә атасы холкы, ул да бик кызу. Әтигә: «Алып кайтып кит кызыңны!» – дияр иде, мөгаен. «Ошамаса, чемоданыңны тутыр да, кайт кит», – дигән сүзне ул миңа хәзер дә бик еш әйтә...
– Әти, җаным, тынычлан! Бу озакка сузылмаячак. Мин үзем беләм нишләргә икәнен, – дим. 
Без язын өйләнештек, ә кайнанамның җәйге ялларын авылда үткәргәнен белә идем. Быел да кайтырга җыенганын ишеткән идем инде. План да корып куйган идем. 
Барысы да мин уйлаганча булды. 
Әни киткәч, бер генә көн ләгәнне күтәреп чыктым да, туктадым. 
Кухняда нидер эшләгән булып, шуннан гына эндәштем: 
– Мин әле буш түгел, ваннага гына кереп юу инде, – дим. 
– Алайса мин юып тормыйм, – диде бу. 
Бер сүз дә дәшмәдем, үзем эчтән: «Пычрангач юарсың әле», – дидем. Юуды, юумый кая барсын! 
Әни ялдан әйләнеп кайткач бу хакта өйдә сүз булмады. Һәрхәлдә, минем алда булмады. Анысы шулай узды. 
Әтиләре өйдә беркайчан бернинди эш эшләмәгән аларның. Әнигә берничек тә булышмаган. Һәм мин моңа әни үзе гаепле дип саныйм. Чөнки иремне дә миңа булышмаска ул үзе котыртты. 
Бер вакыйга бик истә. 
Анысы да без өйләнешкән беренче айда ук булды.
Авылдан ит алып килгән идек. Мин аны бүлгәләдем дә, иремне чакырдым:
– Әйдә, фаршка дигәнен чыгарып бир инде, – дим. 
Ирем диваннан тора башлауга әни тавыш күтәрде:
– Нигә син аңа кушасың? Үзең ит чыгарта алмыйсыңмени? – ди. 
Аптырап калдым. 
Безнең өйдә мондый эшләрне гел әти эшли иде. Ул, гомумән, кухняда кайнашырга, пешерергә ярата. Аннан ит чыгартуны мин ир-ат эше дип саныйм – көч кирәк бит анда. 
Ирем ул көнне итне чыгарды. Әнисе исә тузынды да, тузынды... Ник әйткәнемә үкенерлек итте. Мин юкта тагын да катырак сөйләшкән булса кирәк, чөнки шуннан соң ирем ялгыш та бер эшемә булышмады. Нидер кушсам, ишетмәмешкә генә салыша иде. Кайнана белән 20 елдан артык бергә яшәдек. Аерым тора башлагач кына, хәзер генә ирем булыша башлады миңа. Хәтта ашарга бергә пешерәбез. Еш булмаса да. Бу инде бөтенләй башка мөнәсәбәтләр. Ә бит без баштан ук шулай яши ала идек. Әгәр әни барысын да үзе теләгәнчә эшләмәсә.  


 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булса да булыр икэн кэбэхэт кайнана.искелек калдыгы.безнен башлардан утте

    Хәзер укыйлар