Исландиянең алтын боҗрасы
Шулай итеп, Исландия безне яңгырлы салкын һавасы белән каршы алды.
Шулай итеп, Исландия безне яңгырлы салкын һавасы белән каршы алды.

Хәер, монда җылы көннәр бик сирәк күренеш бит. Аэропорттан чыккач ук, җылы оек, башлык, свитерлар алганыма сөенеп куйдым. Ләкин шул ук вакытта күңел яңа маҗараларга әзер, кәеф тә күтәренке иде. Озак та узмады, арендага алынган машинага утырдык да элдердек. Максатыбыз – 4 тәүлек эчендә утрауны тулысынча әйләнеп чыгу, матур урыннар белән мөмкин кадәр күбрәк танышу. Иң элек без бирегә килгән һәр турист карарга тиеш булган «Алтын боҗра» (голден ринг) маршруты буенча хәрәкәт иттек. Ул Рекьявикка якын арада урнашкан. «Боҗра»да өч тукталыш ясала: Тингведлир паркы, Гюдльфосс шарлавыгы һәм минем иң яраткан һәм көтеп алган урын Хёйкадалюр гейзерлар үзәне.

Тингведлир милли паркында 930 елда дөньядагы иң борынгы парламентларның берсе – Исландия парламентына нигез салынган. Биредә күз явын алырлык саф сулы зәңгәр күл җәйрәп ята. Шунда ук тирән ярыклар белән «сызгаланган» кыялар бар. Югарыдан карасаң, аларның ерак-еракка сузылганын күрәсең. Китап сүзләренә ышансаң, нәкъ менә бу урында Европа һәм Америка кыйтгаларының тектоник плитәләре елына 7 мм тизлек белән бер-береннән ерагая икән. Монда йөреп алганнан соң, юлыбызны Хёйкадалюр гейзерлар үзәненә таба дәвам итәбез. Ааааа, бу бит минем утрауга килү хыялларымның иң беренче сәбәбе... Гейзерларны күрү!

Үзәннең иң башында һәр килгән кунакны танылган Geysir гейзеры каршы ала, нәкъ менә аның исеме белән дөньядагы башка кайнар чыганакларны атый башлаганнар да инде. Бер-бер артлы җирдән кайнар пар күтәрелә. Аңлатып бетерә алмаслык төрле төсләр уйнаклый. Ерак түгел бер урында шактый күп халык җыелган: 2-3, ә кайчакта 5-10 минутка бер ата торган иң зур гейзерның уянуын көтәләр алар.

Без дә шул якка юнәлдек. Гейзерның һәр ягын карап, һәр тарафында фото, видео төшеп, тәмам сокланганнан соң, әле һаман монда килүебезгә ышанып бетә алмый, теш шартлатабыз! Эх, янәсе, дөнья бит бу! «Алтын боҗра»ның соңгы тукталышы – Гюдльфосс шарлавыгы. Исландиялеләр фикеренчә бу – утраудагы иң матур шарлавык. Утрауда алар чыннан да бихисап. Ә бу иң күп сулысы икән. Биредә сәяхәт итүнең зур бер плюсы бар – һәр урында туристлар өчен махсус уңайлы маршрутлар корылган. Шушы ук шарлавыкка теләсәң, ерактан карыйсың, телисең икән, якыннан ук килеп, су чәчрәтеп була. Кыскасы, шәп монда! Хәер, мондый могҗизалы утрауда башкача мөмкин дә түгел!

Поделиться:
Комментарийлар (3)
-
13 сентябрь 2021 - 00:32ИльдарМинем дә Индонезиягә, Филиппиннәргә, Италиягә, Африка,Америка,Скандинавия илләренә особенно Исландиягә барасым килә.Скандинав ярымутравында һәм Даниядә булмаса да, калган әйткән илләрдә шулай ук Тыныч Океан утрауларында һәм Япониядә Янартаулар бар.Тем более Тыныч Океанда - Тыныч Океан Ут Божьрасы бар.Шул янартаулар белән кызыксынам да инде.Ә Татарстан,Индонезия һәм Исландия - минем иң яраткан регионнарым
-
27 март 2023 - 16:31Без имениСезнең язмадан сон сумка күтәреп хәзер үк сәяхәткә чыгып китәсе килә! Хәтта сез узган юллар буенча да узар идем! Бик кызыклы, күз-күңелне итәрлек итеп тасфирлагансыз! Язмаларыгызны һәрвакыт фотодар белән бизәп, табигатьне һәм әул илдә яшәүчеләрнен фотоларын урнаштырсагыз рәхмәтле булыр идем. Рәхмәт.

Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...