Логотип
Блоги

«Иреңне берәүгә дә бирмә!»

Корбан гаете көнне алдым мин бу хәбәрне. Еракта яшәүче бер танышым ватсаптан сөйләп җибәрде аны миңа. Күрешүләребез берничә тапкыр гына булса да, без аның белән телефоннан еш аралашабыз: бер-берсен аңлаган җаннар ничектер шулай табыша бит ул...


Ул миннән өлкәнрәк, бу тормышта бик күпне күргән. Югалтулары да байтак. Шуңа күрә аның киңәшләрен, тормыш тәҗрибәсен һәрвакыт рәхәтләнеп тыңлыйм, күңелемә салып куярга тырышам. 
Бу көнне әлеге темага нигә кереп киткәнен аңламый да калдым. Бәйрәм көннәрендә ялгызлар үзләрен тагын да ялгызрак хис итә диләр бит. Бәлки шул сәбәп булгандыр... Бәлки ниндидер бер очрак бөтен хатирәләрен кузгаткандыр... Белмим... Әмма аның миңа сөйләгәннәрен, үзеннән рөхсәт алып, сезгә дә ишеттерәсем килә. 
Салып куегыз күңелегезгә. Буй җитеп килгән кызларыгызга да укыгыз – иң кирәк мизгелдә, бәлки, исләренә төшәр. Һәм дөрес карарга килергә булышыр! 

– Гөлнур, синең Аллага шөкер, гаиләң бар, ирең. Балаларыгызны бергә тигезлектә үстерәсез. Әмма тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин... Тик нинди генә хәл булса да, ирегез белән ике арада нинди генә аңлашылмаучанлык чыкса да, зинһар өчен, сакла гаиләңне. Теләсәң нәрсә эшлә, әмма кичер. Дөньяда кичерми торган бернәрсә дә юк! Аны кичерерлек сәбәпне барыбер эзләп тап. Бирмә беркемгә дә үзеңнең хәләлеңне!.. Арагызда нәрсә генә булса да! Бәлки сезнеке булмастыр да... Әмма ир белән хатын арасында башка төрле аңлашылмаучанлыклар да гел чыгып тора бит. Зинһар, акыллы булып кала бел. Менә мин заманында үзем чыгарып җибәрдем. Тәкәбберлегемне җиңә алмадым... «Булды, җитте, кит!» – дидем. Эчемнән шайтан сөйләттемени?! Тып-тыныч итеп басып тордым, үзем эчтән уйлыйм: «Мин әйтәмме соң бу сүзләрне?» – дим. Ул да шулай диде: «Син, чынлап та, шулай уйлыйсыңмы? Син хәзер ялгышмыйсыңмы?» – дип сорады. Ирләр без әйткәнне турыдан кабул итә бит алар. Минеке дә шулай аңлады. Мин юкта өйдән әйберләрен җыеп чыгып китте... 
Шуннан соң минем интеккәннәрем... Аларны сөйләп кенә бетереп булмый. Менә бүгенге көнгә кадәр үкенгәннәрем... Бер дигән ирне үз кулларым белән башкага бирдем. Хыянәтне кичерә алмыйм дип. Азгын, булдыксыз, җүнсез марҗа хатынына тоттырдым... Менә бакча төзеп ятам. Барысын үзем ташыйм. Тегесен эшлим, монысын... Печән чапкан булам. Нидер утыртам. Анысына тотынам, монысына... Ул янымда булса болай азапланыр идемме? Монысы бер ягы гына әле... Мин бит өч баламны ятим калдырдым ул вакытта. Ярый идемени миңа бу адымга барырга?! Алар бит, чыннан да, ул чакта ятим калган. Мин шуны да аңламаганмын... Хәзер әнә: «Әнием, син генә бит гаепле без әтисез калганга», – диләр. Ун елдан соң әтиләре белән яңадан аралаша башладылар. Күрсәң ничек сөйләшкәннәрен: әтием дә әтием... Ике сүзнең берендә! Ә алар ун ел буе аның белән теш арасыннан гына аралаштылар. Мине борчырга теләмәделәр... Үзләре әни булгач та кызларыма әти шундый кирәк булган икән бит! Алар аны ничек юксынганнарын, кирәксенгәннәрен хәзер генә аңлыйм... 
Ул чакта миңа акыл бирүче булмады. Хәтта психиатр да: «Кит, бөтенләйгә кит», – дип әйтергә кушты. Ә икенче бер табиб, психиатрия бүлеге мөдире: «А что, тебе жалко что ли?! С другими тоже надо делиться, милочка!» – диде. Чәчен сап-сарыга буяган марҗа хатыны иде ул. Мин алар өйрәткәнне эшләдем, алар әйткәнне кабатладым... Берәр акыллы кеше юлыма очрамады шул. Шушындый ирне башка кешегә бирергә ярамый, түз, сабыр бул димәде... 
Ул вакытта хәзерге акылым булсамы?!.. Иремнең хыянәтен бик авыр кабул иттем. Күз алдына да китереп булмый торган коточкыч әйбер итеп. Дөньям җимерелде... Әле дә исемдә. Өйдә үземә урын тапмыйча, урамнарга чыгып китә идем. Яз. Кояш... Һәм мин барам. Дөньяның иң бәхетсез бәндәсе. Илереп-илереп эчтән кычкырам: «Ничек соң кояш шулай яктырта ала, минем хәлем шундый авыр бит, – дим. – Ничек кошлар сайрый? Ничек инде бу дөнья шуның кадәр матур була ала?» Ә кайчакта төнлә йоклый алмагач, балконга чыгам да җаным авыртуга түзә алмыйча кычкырам. Шундый авыр көннәр кичердем... Мин ул чакта үлеп терелдем. Беркемгә дә теләмим андый әйберләрне. Үзем дә тилмердем, балаларны да тилмерттем. Мин интеккәне күреп: «Әтине беркайчан гафу итмибез», – диделәр... Ә алар аны шундый яраталар иде. Әйткәнемчә, моны аңлар хәлдә түгел идем шул. Психиатриягә эләктем, үлгәннән калдым... Мине антидепрессантлар белән тутырдылар... 
Әллә нинди исерек, булдыксыз ирләргә дә ябышып яталар. Ул бит нинди генә булса да, балаларыңның әтисе. Миңа да кичерергә, онытырга кирәк булган. Диндә әниеңне үтергән кешене дә өч көннән соң гафу итәргә кирәк дигән сүз бар. Ә мин җүләрлек ясадым... 
Кемдер сынауларны лаеклы гына уза, икенчеләр сына, эчә, йөри башлый. Кызганыч... Күпме хатыннар шулай әрәм була. Менә дигән хатыннар... Минем дә шулай эчтән әрнеп, интегеп, үкенеп яшәгәнне бик сирәкләр белә. 
Матур парларны күргәндә эчтә ниндидер бер дулкын күтәрелә. Көнләшү дә түгел ул, белмим, нәрсәдер... Ирем хәрби кеше иде. Хәрби шәһәрчектә торганда, балалар белән урамга йөререргә чыккач, гел бер парны күзтә идем. Кузнецовлар иде алар. Ире озын, ябык кына, ә хатыны кечкенә, юантык апа. Гел җитәкләшеп йөрерләр иде шулар. Хәзер дә күз алдымда... Без дә алар кебек картайсак иде дия идем. Насыйп итмәде... Моңа үземне генә гаеплим... Башкалар минем ялгышны эшләмәсен иде... 

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язма бик кызыклы. Куплэрнен игътибарын жэлеп итэ. Актуаль тема кутэрелгэн. Лэкин элеге ханымнын фикере белэн тулысынча килешэ алмыйм. Татар хатын-кызларын гомер буе баш иеп, ир-атны Аллага санап яшэргэ ойрэтэлэр. Бу дорес тугел. Бала хакына диеп тэ, хыянэт иткэн ирдэн аерылмау, хэм ин куркынычы узенне гаепле санау, дорес тугел. Мондый гаилэдэ ускэн бала психик яктан дорес булмый. Узе дэ дорес гаилэ кора алмый интегэ. Шуна курэ, чын йорэктэн кычкырып дэшэсем килэ: Татар хатын-кызы! Горурлык, узенне ярату ише эйберлэрне искэ тошерергэ вакыт. Сез узегезнен кадерегезне белергэ тиеш. Ир, бала, алар икенче планда. Бэхетле хатын-кыз булган ойдэ, тынычлык, соенеч булачак. Хыянэтне кичерергэ ярамый. Берничек тэ ир-атны бу эше очен яклап чыгарга да ярамый. Шуны анласалар иде...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу апа, минемчэ, бик дорес эйтми. Узенэ ниндидер хыял уйлап чыгарган да, шунын белэн яши кебек. Була кайвакыт: кеше узенэ булмаганны идеаль итеп курэ. Имеш, эгэр ире белэн бергэ калса, бэхетле булыр иде. Э бит ире ана тагын ничеклэр хыянэт итэр иде, алдагы тормышы ничек булыр иде - билгесез. Буш хыял бу, узен нахакка гаеплэу...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу очракта, хатын кызга тормыш иту авыр булган, укенеч шуннан гына кебек. Хыянэт бит ул, бер булган икэн, гел кабатланып торачак. Андый очракта изелеп яшэудэн мэгьнэ юк. Ышаныч беткэч тэ яшэу бик авыр, ике арада шул маржа тора кебек. Ирнен эйткэн бер сузенэ дэ ышанып булмый. Димэк аралашудан мэгьнэ юк.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бер йөрөгән ир һәр ваҡыт йөрөй кәкерене ҡәбер генә төҙәтә,ул ғүмер буйына йөроәсәк үҙеңде камһетеп ниңә ул ир менән йәшәргә

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ник вакытында аерылмадым дип гомер буе зар елап, психушка юлында уздырыр идең гомерңне. Үзеңне аяк астына салып таптаган ир белән ничек гомерңне үткәрер идең. " Хатын качмый ул" дип гомер буе өстеңнән йөрер иде.

            Хәзер укыйлар