Логотип
Блоги

Ирексез мәхәббәт

Бервакыт кулыма мәхәббәт хатлары килеп керде. Журналист буларак, бәлки файдалана алырсың, дип, төргәге белән китереп тоттыргач, караштырдым да... исем китте. Хатларга түгел, үземә – минем беркайчан да, беркемгә дә мондый наз-сөю тулы хатлар язганым булмаган икән. «Син киткәннән бирле үземә урын таба алмыйм, бөтен кешедә синең чалымнарны күрәм», кебек сүзләр белән берәүне дә сөендергәнем булмаган икән минем.

Ярата белмәгәнгә түгел, бу турыда әйтергә кыймаганга, мәхәббәтнең җавапсыз булып чыгуыннанмы, күңелдәге чик-чамасыз горурлык хисенә зыян килүдәнме курыкканга. Һәм шулай итеп, әйтсәң-әйтмәсәң, яшәлгән дә яшәлгән. Иң кызыгы, кияүгә чыгып, дистә еллар бергә гомер иткәч тә, күңелдәге бу «кызларча» горурлык плюс матур сүзгә саранлык әллә нәрсә кимемәгән: көне буе кухняда бөтерелеп, ир кайтуына аның иң яраткан ризыкларын өстәлгә тезсәк тә, тел очында гына торган матур сүзләр күпвакыт тел очында эленеп калган.

Кайберәүләр: «Мин дә нәкъ шундый бит!» – дип уйлап куйганнардыр. Гаҗәп түгел. Бу гап-гади авыл тәрбиясе. Һәм аны кирәгеннән артык кырыс дип санасак та, бөтенләй үк ялгыш дип бәяләп булмый торгандыр. Ир белән хатын арасында әйтелмәгән сүзләр дә калырга, чүт кенә, бәләкәй генә рухи аралык, дистанция дә сакланырга тиеш дип уйлыйм мин үзем. Психологлар телендә әйтсәк – «шәхси пронстранство». Бездә нишләптер шушы шәхси тирәлекне җимерергә тырышу гына бар. «Мин синсез яши алмыйм» кебек купшы мәхәббәт аңлатуларга игътибар итик әле. Сүзләрнең психологик эчтәлеге турында без, билгеле, уйлап та карамыйбыз. Әмма уйлап карасак - бу бит... шантаж. Һәм ул кеше күңеленә чыннан да тискәре йогынты ясарга, сагаюмы, шикме уятырга мөмкин. Үзегезне почмакка кысрыкланган итеп күз алдына китерегез. Тоткын тормышы ничек кенә рәхәт булмасын, аның иреккә чыгарга теләве табигый.

Миңа калса, безнең өчен яратудан да мөһимрәк нәрсәләр бар. Ул ирек һәм хөрмәт.

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар