Логотип
Блоги

Ир белән хатын – банда

Ничек тора салып башка шәһәргә күченәсе иттең? Китсана, бөтен дөньяңны ташлапмы? Ә балалар, уку, Әминәнең бакчасы...

Грозныйга күченеп китүгә иң еш бирелгән сораулар шушылар булгандыр. Ничек дип... Ничек булсын инде – бар да гади: мәрхүмә әбекәем әйтмешли, мин – кеше кешесе, кешем – эш кешесе. Бөтен җавап менә шушы җөмләгә сыеп бетә... Дияр идем...

Ие, сүзсез сорауларга да җавап биреп үтим инде. Ансат түгел. Инде бер кәлиягә салынган тормышыңны, җайланып беткән көнкүрешеңне калдырып, балаларның бер көйгә теркелдәп барган уку, хоббиларын, мәктәп-фитнес-бассейн, укытучы-тренерларын ташлап... Барысын да нүлдән башлап, бөтенләй башка бер җирлектә... Шом да булгандыр, борчылу да... Әмма мин бердәнбер платформага, төп кыйммәткә йөз тотучан бәндә – икең бер сүздә булганда боларның бөтенесе дә пүчтәк. Әкияттәге кысла, аккош шикелле булмас өчен гаилә курсы бер булганда гына мәгънәле. Шуңа да мин: кайда яшәрбез соң без, ә мәктәп, ә балалар, ә гимнастика, ә бассейн, ә минем эшем ише сорауларны (эчемнән генә үз-үземә биреп) бирмичә генә: «Мин сиңа ышанам», – дидем.

Аэропортта үксеп елап калган әнигә, аны тынычландырырга тырышкан әтигә бар да тәртип дип, ышанычлы караш ташлап (бу урында җебеп төшмәскә, елар өчен төн бар!), ике баланы ике якка җитәкләп, өр-яңа тормышка атладым. Бар да әйбәт буласына мин инде аңны да, аң алды – аң артын да көйләгән идем. 

Хәзер дә ышандырып бер генә нәрсәне әйтә алам: икең бер сүздә булганда куркырлык бернәрсә дә юк, иң мөһиме: ир белән хатын – банда (бу сүзнең дөресрәк, камилрәк һәм йомшаграк варианты да бардыр инде, әмма миңа нәкъ менә шушы катгый варианты ошый төшә) булырга тиеш. Калганы – булганы була тора, булмаганы көтеп тора. Инде ортопедик шәп матрасларда йоклап өйрәнгәннән соң, ике самолет белән килеп, җык булып арып,  пружинасы тырпаеп торган матраска авып, түшәмгә баккач... Матрасның пружиналы булуындамыни хикмәт – иң мөһиме дүрт  яшьлек Әминүш песи йомарламы кебек атылып, ике арага очып кереп яткан хутка мендәреңне яшен тизлеге белән кочаклап, битеңне каплап өлгерү ул бәхет! Пачти үзең буеңдагысы да чәпе-чөпе бүлмәсеннән чыгып: «Әйдәгез, йоклар алдыннан бергәләп кино карыйбыз», – дип, дүртенчегә безнең караватка үрмәләү... Һәм, әйе, иң мөһиме: оядагы менә шушы җимешләрне очарга өйрәткәндә канатларның пар булуы.

Ә тормыш кайда да тормыш – мәктәп тә һәр шәһәрдә бар, балалар бакчасы да, кибет тулы ризык та җитәрлек, аралашырга кешеләр дә. Торган җирне дә, ашарга утырасы өстәлне дә үзең теләгәнчә матурларга була. Яши-яши тамыр җибәреп, шул җирдән кубарылырга куркып яшисе дә түгел икән. Без кайда бар – шунда матур, гына диясе бар. Дөньяны бер матурлыйбыз дип өстәсәк тә була әле. Алай иткәндә, гомумән бөтен уй-фикерләр дә түгәрәкләнеп китә. Шуңа, ул яктан бернинди кыенлык та булмады.

Китек ягы юкмыни дисәгез. Бар шул чукынчык. Бар! Анысы бииик тирән бер җөмлә: матур булса да торган җир, сагындыра туган җир...    

Комментарий юк

Хәзер укыйлар