Логотип
Блоги

«Ипине искерсә дә ашарга куша килен... Кыйммәт ул хәзер ди...»

Картлык куркыта мине соңгы вакытта. Бик нык куркыта!

Юк, юк, биткә җыерчыклар чыгу, чәчләр чалару түгел. Алары табигый бит аның – барысы да шулай булырга тиеш. Олыгайган көндә чит кешеләр кулына калу куркыта мине. Кемнеңдер күзенә карап утыру. Кемгәдер бәйле булу.
Күрше әбиемә караган саен картлыктан куркам. 
***
– Мин чумара эшләдем әле, нәнә! 
Кичке ашны әзерләгән җирдән туктап, гаҗәпләнеп аңа карыйм. 85 яшьлек өйдән чыкмаган карчык ничек чумара эшләргә мөмкин икән? Иң ерак барган җире – дүртенче каттан безгә, бишенче катка күтәрелү бит аның. Анда да лифт белән. Җәен подъезд төбенә чыгып утыра иде әле, соңгы вакыт Лена  аңа ишек төбенә һава суларга чыгарга да рөхсәт итми. «Авыру ияртерсең дә, үлеп китәрсең», – ди икән. Ә әбигә үләргә ярамый әле. 
Минем аптырап карап торганымны күреп, әби сүзен дәвам итә:
– «Кәфенлек алдырдым», – дидем Ленага. Бәясе 1600 сум, дидем. Гөлнурларга акчасын бирергә кирәк, дидем. Акча калдырды менә, шуны керттем... Шулай итеп 100 сум чумара эшләдем, нәнә!
Әллә көләргә, әллә еларга... Шундый дулкынланган, шундый сөенгән! 
Аны жәлләүдән йөрәгем кысылып куя. 100 сум хәзер акчамыни инде ул?! Күптән түгел улы (бердәнбер улы!) үлеп китте дә, үзенә дип әзерләгән кәфенлеген аңа җирләргә бирергә туры килде әбигә. Бездән яңасын алдырды. Бер мең ярымга алып кайтып бирдек. Киленгә шуның бәясен 100 сумга кыйммәтрәк итеп әйткән әнә...
Лена – мәрхүм улының беренче хатыны. Улы, хатынын ике баласы белән әнисе янында калдырып, башка берәү янына чыгып киткән. Оныкларын әби (ул чакта, әлбәттә, әби булмый әле) үзе үстерешә – тузган торак программасы буенча аерым фатирлар алганчы, алар берничә ел бергә яшиләр. Янда үскән оныклар якын була бит – әби дә аларның икесен дә бик ярата. Ә улының икенче гаиләсен, анда туган ике баланы ул бөтенләй кабул итми. Без белгәнче дә шулай булган, без күршеләр булып яши башлагач та. Сәбәпләре бар инде. Ул хакта сөйләсәм, сүз бик озынга китәр. 
Әбинең ике бүлмәле фатирында улы да пропискада иде. 
Лена башта әбинең үз өлешен кызы исеменә яздырды. Монысы – үзе бер тарих. Әбине моңа ризалату, күндерү еллар буена дәвам итте. Туганнары: «Олыгайган көнеңдә сине кем карар – фатир шуңа булыр, ашыкма», – дип әйтеп торсалар да, ахырда әби биреште. 
Үз дигәненә ирешә торган хатын шул ул Лена. 
Аннан, җиде ел утырып, әбинең улы төрмәдән чыкты. Хатыны эшләми, кызы үсеп килә. Фатирга әллә ничә еллык бурыч җыелган. Үзен эшкә алам дип көтеп торган кеше юк. Өстәвенә, төрмә сәламәтлеген дә шактый какшаткан... Аларга, әлбәттә, акча кирәк иде. Лена элеккеге иренә әбидән пропискадан төшәргә тәкъдим итте. Бушка түгел, билгеле – 1 миллион сумга. 
Кесәсендә бер тиен акчасы булмаган кешегә 1 миллион сум бик күп акча булып тоелгандыр инде – теге як ризалашты. Лена элеккеге ире кулына 400 мең сум акча тоттырды, һәм ул калган өлешне сорап кабат килгәч: «Анысы – түләмәгән алиментларың өчен булыр», – дип, аны кире борды... Барысы да алдан уйланган иде, күрәсең. Беренчедән, дөрес сүзгә – җавап юк. Икенчедән, тегеләрнең нидер дәгъвалап йөри алмаячагын Лена яхшы белә иде. Суд юлында хаклыгыңны исбатлату өчен акча кирәк, ә ирнең кесәсендә җил уйный – суд бинасына барып җитү өчен автобуска да түләргә чамасы юк... 
Үз өеңдә, әби әйтмешли, «квартирант» булып калу шулай бик тиз икән ул. 
Фатирга бер хокукы калмагач, килене нәрсә куша – шуны эшләми чарасы юк хәзер әбинең. 
Быел җәй Лена аның пенсиясен үзе исеменә күчерде. «Югыйсә син үлгәч миңа мәшәкате күп була аның», – дигән. «Нинди мәшәкать, әби? – дим. – Син булмагач, пенсияң дә килүдән туктаячак бит инде». «Нишләтим соң?» – дигәндәй, ул иңбашын гына җыерды... Шуның алдыннан гына әбигә 2 нче группа инвалидлык биргәннәр иде – соңгы вакыт бик начар ишетә ул. Аңа кадәр кулына 26 мең пенсия ала иде. Заводта зыянлы цехта эшләп, 45 яшьтә пенсиягә чыккан. Аннан бер зур оешмада җыештыручы булып эшләде – 70 яшьтә генә эштән туктады. Гомергә тырыш булган. Тормышны җигелеп үзе тарткан. Улы, кызганыч, аңа түгел, мәрхүм ире ягына охшаган бугай... Пенсия турында сөйли идем. Әби хәзер үзенең күпме пенсия алганын да белми. Лена: «Ике меңгә генә артты», – дигән. Ул да, мин дә киленнең сүзенә бик ышанып бетмибез...
Пенсиягә кадәр, әбинең үлемтеккә дип җыйган акчаларын үз исеменә күчертте әле Лена. Бөртекләп җыйган йөз меңнән артык акчасын әби ирем исеменә байтак еллар элек салып куйган иде инде. Бу хакта бөтен туганнары хәбәрдар иде. Җирләргә дә, ашларын үткәрергә дә, кабере өстенә чардуган, таш куярга да җитәргә тиеш иде ул акча. «Ул үлгәч, мин сезне эзләп йөри алмыйм», – диде Лена. 
Әби: «Шулай дип әйтә бит, нишлим соң?» – дип, кулларын гына җәйде... 
Инде килене ремонтка тотынды. Әби акчасына, билгеле. Кайда саклаганын белмәсә дә, өйдә элеккеге кайнанасының җыйган акчасы барлыгын да белә иде Лена: аны алу җаен да тапты. «Бир», – дип сорамый, «Иртәгә балкон тәрәзәләрен алыштырырга киләләр, 70 меңеңне әзерлә», – ди. Балконга чыгып басарлык та көч-дәрманы инде калмаган әбигә: «Сиңа яңа тәрәзәләр кирәкме-юкмы?» – дигән кеше юк, әлбәттә... 
Олы кешегә өйдәге бөтен нәрсәнең урыныннан күчүе үзе бер зур стресс лабаса. Айлар буе ремонт барган фатирда яшәве. Гел кул астында булган әйберләрне тапмавы. Көне-төне буяу, җилем исләре иснәве. 
Әйләнә дә бер сүзне кабатлый ул хәзер:
– Кирәкми иде миңа бу ремонт! Кирәкми иде... Әйтеп карадым да, тыңламады бит...
И-и, сөйләсәң сүз инде... 
– Лена бүген кермәде – бер кисәк кенә ипиегез юкмы?
– Бүген дә күренмәде... Мин һаман иписез...
– Ике генә кыяр алып кайтыгыз әле...
– Даруым беткән – Азат барып килмәсме?
– Мандарин да ашыйсы килә кайчак... Бер тапкыр икене алып кергән иде...
– Конфет алмый шул ул... «Сиңа ярамый», – ди...
– Минем хөрмә яратканны да белә, алмый шунда берне булса да... 
– Ипине искерсә дә ашарга куша Лена... Кыйммәт ул хәзер ди...
– Юындырырга сеңлем килгәнне көтәм – Лена гел ашыга ул...
– Телефоннан сеңлемнең телефонын табып бирегез әле – тырнакларымны кисәргә килсен иде...
– .....
***
Бәхетнең зур өлеше – картлыкка калырга тиеш бугай. Мин моңа көннән-көн инанам. 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Я Илахым язма, курсэтмэ . Балаларыбыз мэрхэмэтле булсыннар. Ээмиин.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллам сакласын андый шэфкатьсез бэндэлэрдэн, балаларыннан шуны ук курергэ туры килмэс микэн бу кешегэ

      • аватар Без имени

        0

        0

        Балаларга тәүфыйк бирсен Раббым, озын гомерле, мәрхәмәтле булсыннар

        Хәзер укыйлар