Логотип
Блоги

Интеллект

Җәй – ял вакыты. Курорт, санаторий, диңгезләр вакыты. Туганнар, курсташлар, классташлар белән очрашулар вакыты. Шул рәвешле гел күңелле мәшәкатьләр белән яшәгәндә дә, без, хатын-кызлар, балаларны һәртөрле дәвалау учреждениеләренә йөртеп алырга ара-җай таб

Җәй – ял вакыты. Курорт, санаторий, диңгезләр вакыты. Туганнар, курсташлар, классташлар белән очрашулар вакыты. Шул рәвешле гел күңелле мәшәкатьләр белән яшәгәндә дә, без, хатын-кызлар, балаларны һәртөрле дәвалау учреждениеләренә йөртеп алырга ара-җай табабыз бит әле. Баланың уку елы дәвамында җыелып һәм иркенрәк вакытка калдырылып килгән проблемаларын искә төшерәбез дә, (бервакыт ЭКГ йөрәгендә тайпылышлар булуын күрсәткән идеме әле, яисә педиатр физик үсеше тоткарлана дип искәрткән идеме?) электрон чират аша (хәзер анысы җайлы!) табибларга приемга язылабыз. Беркөнне үзебез дә шулай әллә кайчангы борчуларыбыз белән, дигәндәй, невропотологка килеп эләктек. 

Невропотолог – олы яшьләрдәге рус хатыны, медицина карточкабызны озаклап актарып чыккач, бездән игътибарсыз гына сорады:
– Нәрсә борчый?.
– Безне педиатр җибәргән иде, – дидем мин. – Нинди дә булса проблема, стресс килеп чыкса, күзен йома башлый... Бетеп торган кебек була да, тагын кабатлана.  

Невропотолог кыенсыныбрак басып торган 13 яшьлек «егетемә» «сходу» диагноз куярга теләгәндәй, үтәли карап чыкты. Аннары: «Кулларыңны күтәр, борын очыңа китер...» кебек профессиональ күрсәтмәләр биреп, сәламәтлеген тикшерә башлады. Кычкырып торган гаепләре табылмагач, күрәсең: 
– Ничек укый? – дип кызыксынды. 
– 3ле-4легә, – дип җавап бирдем мин.
– Димәк, интеллекты түбән? – дип нәтиҗә ясады табиб. 
– Мин алай уйламыйм, – дип каршы төштем мин.
– Нишләп? 
– Интеллект мәктәптәге билгеләргә генә карап бәяләнергә тиеш түгел чөнки. Ул бик кызыклы әңгәмәдәш, телевизордан күп мәгълүматлы, «познавательный» тапшырулар карый. Һәм юморны аңлый – үзе дә шаяртып  сөйләшә белә. Ә моның өчен уйлый белергә кирәк бит.

Табиб юморны уйлый белүгә бәйле, дип санамый иде, күрәсең – ул миңа гаҗәпсенеп, ә улым исә көлемсерәп карады. 
– Нәрсә авызыңны ердың? – дидем мин, табиб яныннан чыккач. – Укуыңны рәтләмәсәң, менә гомер буе интеллекты түбән кеше булып йөрерсең!
– Рәхмәт инде сиңа, әни! – диде улым, һаман авызын җыя алмыйча. – Ну, син мине шәп якладың!  

Яклавын якладым да... Мин әле бу турыда соңыннан да уйланып йөрдем. Якларга тиеш идемме-юкмы, әмма урыс әйтмешли, табиб та (әле балалар табибы, әле невропотолог!) «хорош» – ул минем үземнән үк «баламның интеллекты түбән» дип раслата язды түгелме соң? Аңа кушылып: «Әллә чынлап та шулай микән, чынлап та түбән микән?» – дип сөйләнеп утырсам, соңыннан улым миңа нинди күз белән карар иде икән?! Бу турыда кисәтәсе килсә, баланы чыгарып торырга да мөмкин иде бит соң.  

Һәм... интеллект, дигәннән... Камиллекнең чиге булмаган кебек, безнең интеллектлар да кемнекедер белән чагыштырганда түбән, кемнекедер белән чагыштырганда югары булырга мөмкин. Проблема, миңа калса, интеллектта түгел. Ә безнең башкалар, бигрәк тә балалар күңеле турында бөтенләй-бөтенләй уйлый белмәвебездәдер. Бала-чаганың (ул «тәртипсез малай-шалайларның»!) хис-тойгылары белән исәпләшмәскә дә мөмкин дип санавыбыздадыр. Һәм шуннан соң да (ни гаҗәп!) алардан әле ихтирам көтүебездәдер, мөгаен...
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар