Грозныйдан татар блогеры

Гөлнара Җәлилова

Мине күпләр татар журналисты буларак беләдер – кызганычмы, кызыкмы – татар шигъриятенең юллары гади түгел. Шигърият ул күңел халәте, камералык, серле дөнья булып кала бирә.

Заман башка дисәм, таптану булыр – әмма Хәсән Туфаннар, Сибгать Хәкимнәр, Харрас Әюпләр, Нияз Акмалларны көтеп алган кебек кайсы шагыйрьнең иҗатын тын белән суырып алалар соң бүген? Юк инде. Укымыйлар диясем килми – замана безне башка күчәргә күчерде нибары... Кулдан хатлар язу юк, «шимбә көн кич белән утырмага җыйналабыз»лар бетте, поездларны да яулык очына яшьләрне сөртә-сөртә, перроннан поезд кузгалып киткәнчегә кадәр чаба-чаба озатулар да юк ич... Тормыш телефон-гаджетларга күчү белән, үзебез дә цифрлашабыз бугай инде, тәүбә...

Ә минем юл шигърияттән башланды үзе. Шигърият журналистикага тартып китерде, аннан инде алар толымдагы чәч үрентеләре төсле, берсен-берсе тулыландырып... «Синме бу, бәхет?» китабымны кулыма алганчы, Республиканың «Алтын каләм» бәйгесендә гран-при алып, Казанымның КФУ талибәсе булу, аннан, студент чакларымда Нияз абый Акмал эшләгән «Мәдәни җомга»га урнашып, аның белән шигырьләр укудан башланган эш көннәре – практика. Аннан инде шигырьләремне укыган Харрас абый Әюпнең «Күрәсем килә ул кызны» дигән бәясен алу (йөрәк – муенга менү), аннан, аның хәер-фатихасында «Кояшлы сукмак» китабына җан өрү, Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителү. Ээээх! Ничек тиз үтә диген гомер, ә! 

Аннан журналистика. Янып-яшьнәп, батырып, иңен-буйга иңләп. «Журналистикада – исем» дигән бәллүр каләмне алуым...

Бүгенме? Бүген мин шагыйрә, журналист булудан бигрәк... Эшем катырак (бу урында көләсе, яме?) Мин әни! Беренче көмәнем белән декретка чыккач та, бәбиләгәнче редакциядән кайтып керә алмаган, аннан, өч яшен дә тутырмаган баланы бакчага биреп, атыла-бәрелә эшкә чыккан Җәлилованы акыл дигәннәре икенче бәбиен – Әминәсен тапкач кына куып тотты бугай. Йә Ходай, мин беренче баламның үскәнен сизми дә калганмын икән бит! Әни булып өлгереп тә җитешмәгән көе, Мәрьямем белән бергә үсә-үсә, эшкә ашкынганмын... Шуңа, кирәген бирдем димме – Әминәбезгә дүрт яше тулмыйча бакча да белешмәдек. Эш икенче, бәлки, өченче, бәлки, соңгы планга күчте. Бер нәрсәне төбенә төшкәнче аңладым – хатын-кызның миссиясе бүтән! Ул башта әни! Нигә шунда кырык эш кырык якка кырылып ятмый – мин бала ихтыяҗын беренче урынга куярга тиеш. Эшкә соңга калам, тиз бул, дип, баланы бакчага ашыктырмаска, башта эш, аннан ризык пешә, диюләр архивка озатылып, гаиләнең гармония ноктасы – хатын-кыз, дигән дәәәү бер фән нигезенең мәрмәрен кимерә башлау да шул тарафлардан. Һәм, әйе, ул хәзер тормыш девизы да – хатын-кыз бөтен башлангычларның да башлангычы))

Бытылдау, язу җене, кәгазь корты синдромы узгынчы түгел икән ул үзе – икенче декретка киткәндә, язмаган тема калмаган кебек булган иде анысы. Ыхы дие – эшләми торган юк, язу – ул диагноз инде. Журналистикадан ерагая төшү шигъриятнең сулыш алу системасын яңартып җибәрде, ул инстаграм әнә үзе бер журналистика төре. Мине анда «Җәлилова тастымаллары» аша беләләр кеби...

Кыскасы, мин болай хисап тоткан кебек язмыйм үзе. Бу юлы үзең белән таныштыр, дигәнгә генә шулай яздым. Болай үзе нормаль генә язадырыемсана... Кыска түгел. Әмма күңелсез дә түгел инде... Шуңа, «Сөембикә» блогеры бул, дигән тәкъдим килеп ирешкәәәч...

Шуңа, яңабаштан – Гөлнара Җәлилова, шагыйрә, журналист, блогер. Казан-Грозный. Ә Грозный дигәне, бөтенләй башка тарих инде. Икенче тарих, яме?..    
 

Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6717
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4423
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3198
    1
    18
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2988
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»