Логотип
Блоги

«Гомеремдә беренче тапкыр»

«Гомеремдә беренче тапкыр» – кечкенә вакытта еш әйтелә торган, ниндидер яңа тәҗрибә казанганны ассызыклаучы сүзләр тезмәсе.

Яңа ачыш ясалган саен, «гомеремдә беренче тапкыр»лар күбәя, копилка тула бара, кеше дә үзен киңрәк хис итә. Ә киңлек – ул шулкадәр мөһим. Бу тормышта үзеңне таба алу, үз урыныңны таба алу синең киңлегеңнән тора. Киңәймәгән кеше җәмгыятьтә үз урынын билгели алмый, ә киресенчә, тараеп, аңсыздан бөтенләй юк булуга таба омтыла. Аеруча да бу хатын кызларга кагыла. Көндәлек тормыштан гап-гади метро яки трамвай үрнәген генә алсак та, гадәттә, ирләр ботларын ерып, җәелеп утыралар, шуларның янына берәр хатын-кыз, җыелыбрак, урындык читенә генә килеп утыра. Ирләр кебек җәелеп, күрше урындыкка сумкасы белән терсәген салып утырган яки «җыелыгызчы бераз», дип, күрше утыргычтагы әфәнделәргә эндәшүче хатын-кызлар миңа бик сирәк очрый, очраса, әлбәттә. Университетта укыганда да еш кына кызларның дәфтәр-китапларын күкрәк турысына кочаклап, ябылып йөрүенә, ә малайларның исә киресенчә, кулында 10 китап яки 2 дәфтәре генә булса да, аларны бер кулга гына тотып, күкрәкләрен алга киереп, кулларын як-якка җәеп йөрүенә игътибар итә идем. Хәер, монысы башка тема. 

Сүзем Рамазан турында иде. Минем бу Рамазаным әлеге дә баягы «гомеремдә беренче тапкыр»лар категориясенә керә торганнардан булды (минеке генә түгелдер инде ул). Ике нәни бала белән (2 һәм 5 яшь), үзизоляциядә килеш моңарчы әле ураза тоткан юк иде. Бер карашка, май ае, рәхәт вакыт, эшкә йөрисе юк, балаларны бакчаларына йөртәсе юк. Җәй челләсе түгел. Инде иң озын июнь ае уразасы да түгел. Ә авырлаштыручы факторлар бөтенләй башка җирдән китереп төртте. 

Ашау-эчүдә, гамәл-фикерләрдә генә чикләүләр җитмәгән сыман, быел хәрәкәткә дә зур гына чикләүләр килеп кушылды. Теләгән җиреңә бару юк, сәяхәт итү юк, җыелышып утырышулар юк, бөтен җиргә битлек киеп барасы, икешәр метр ара белән чиратларда торасы… Ул чикләүләр сәбәпле, башка авырлаштыручы факторлар барлыкка килде: бала бакчага йөрми, димәк, аның көннәрен нәрсә беләндер тутырырга кирәк, көне буе экран каршында гына утыртып булмый, көндәлек режимын сакларга кирәк, онлайн-түгәрәкләренә ялгарга кирәк, икенчесен берәр нәрсә белән мавыктырырга кирәк, сорауларына җавап биреп торырга кирәк, 50 тапкыр «әни» дигән саен, «тыңлыйм» дияргә кирәк (юк исә ул сан 100 гә дә чыга ала), икесенә сугышырга бирмәскә кирәк, кечесен бәдрәфкә йөрергә өйрәтергә кирәк, икесенең дә эмоциональ дискомфортларын төзәтеп торырга кирәк. Болар барысы да фон режимында уйнап торучы борчу хисе белән беррәттән, әлбәттә. Авыручылар саны кимиме, кемнең күршесенең туганы үлгән, кемнең әбисенең апасы авырый, табиблар протест белдерә, кайдан нинди хәбәрләр килә, челтәрләрдә берни укымаска тырышуга карамастан, яңалыклар барыбер килә дә килә. Башка үтеп керә. Боларның барысы белән нишләргә? Гармония, кая киттең инде, матурым, кире кил?! 

              Магистратурада укыганда бер бик кызык мәкалә укыган идек, «кабул итмәү» һәм «кире кагу» халәте турында. Мәкаләнең месседжы мондыйрак: бүгенге информация җәмгыятендә, челтәрләр заманында бөтен күргән-ишеткән әйбергә реакция бирү – үз- үзеңә кул салуга тиң. Шуңа элек чәчләрне үрә торгызырдай саналган хәбәрләрне дә кешеләр тыныч кына кабул итә. Дөреслектә, алар аны кабул итми. Хәтта төшенми дә. Һәр хәбәрдәге антигуманлыкны бер генә электр сигналы белән уйлап уздырсаң да, электр чыбыгы тиз көеп чыгар иде. Нәкъ шушы сәбәптән «клиповое сознание», өстен-өстен генә фикер йөртү проблемасы килеп чыкты да инде. Бер яктан, психика кешене саклый, тирәнгә үткәрми мәгълүматларны. Икенче яктан, тирәнгә төшенергә, уйланырга, акылда авыр конструкцияләр корырга кирәк булганда да бу саклану механизмы беркая да китми. Өстен-өстен генә уйлап өйрәнгән акыл бу гадәтләр чылбырын шалт итеп кенә өзә алмый. Сүзем кабат ерак китте. Рамазанны сөйләшәбез бит. Быелгы шартларда бу «кабул итмәү» халәте турында бер түгел, берничә уйладым. Бу халәтне икеләтә көч белән, еш һәм сайлап кабызу-сүндерү мәҗбүриятендә калдык без. Халәтләр арасында навигациягә интенсив рәвештә өйрәнү ае килеп чыкты дисәң дә була. 

Рамазан, һичшиксез, ул бик үзенчәлекле ай һәм шушы айда сыналуны бәйрәм итеп кабул итәргә мин әле өйрәнәм генә. Ул минем сабыр ташым. Ничә ел ураза тоткан кеше булсам да, миңа ул җиңел бирелми, уразалы халәттә мин дзен тота алмыйм. Моны факт буларак кына әйтәм, бу мине берничек тә ким кылмыйдыр. Гадәттә, түзем, сабыр, әйләнәдәге микро дәрәҗәсендәге ваклыкларга әһәмият биреп карарга, шөкер итәргә өйрәтүче бу ай быел тагын да ныграк сабырны сынады, чак кына сабыр ташымны чатнатмады сыман тоела. Җавап буларак та чак кына күбрәк акыл кергәндер, чак кына күбрәк киңәйгәнмендер дип уйлыйм үземчә. Ничек кенә булмасын, бу тәҗрибә аша үтү кыйммәтле һәм киләчәктә аңа әйләнеп караганда да үзгәрешләр үзен ныграк сиздерер сыман. Ышанам. 

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар