Логотип
Блоги

Чиктән ашу

Бер танышымның 11нче сыйныфта укучы улы, иптәшләренә ияреп, көтмәгәндә дин тота башлады. Көтмәгәндә дим – чөнки әти-әнисенең намазга басарга исәпләрендә дә юк иде әле.

Бер танышымның 11нче сыйныфта укучы улы, иптәшләренә ияреп, көтмәгәндә дин тота башлады. Көтмәгәндә дим – чөнки әти-әнисенең намазга басарга исәпләрендә дә юк иде әле. Әни кеше, билгеле, сөенде. Әмма шул ук вакытта... борчылды да. «Ярамаган агымнарга ияреп китмәсә ярар иде», – дип бик хафалангач, без аның белән икәүләп, якындагы мәчеткә кереп, хәзрәт белән киңәшләшеп тә чыктык. «Гаҗәпләнәм инде мин хәзерге әти-әниләргә, – дип көлемсерәде хәзрәт. – Балалары сыра эчеп, тәмәке тартып йөргәнгә исләре китми аларның, алай-болай намаз укый башласа, куркуга калалар инде...» Анысы аның, әлбәттә, шулай... Әмма соңгы елларда дистәләгән татар-мөселман егетләренең экстремистик оешмалар белән элемтә тотуда гаепләнеп, дистәләрчә елларга хөкем ителеп торуы без – әниләрне ничек куркытмасын икән? 
 
Хәер, хикмәт куркуда гына да түгелдер. Ислам дине белән бәйләп каралгангамы – күңелгә авыр тоела инде бу экстремизм белән бәйле хәбәрләр. Ипле, акыллы гына күренгән егетләрнең шул хәвефле юлны сайлауларына, дөресен әйткәндә, безнең бик ышанасы да килми бит. Әмма беркөнне экстремистик оешма әгъзасы дип хөкем ителүченең хатыны белән әңгәмәне укыгач, дөресен әйткәндә, сискәнеп киттем мин. Судта иренең Россиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы әгъзасы булуын дәлилләргә тырышканнар. Әмма, ни гаҗәп – ул моны үзе дә яшермәгән икән бит!
 
Хатыны, билгеле, ирен яклап сөйли, анда бернинди корал юк булмады, ул берәүгә дә зарар салмады, дип әйтергә тели. Әмма дә ләкин... тыелган оешмага бер генә кешене җәлеп итүдә катнашкан булса да, бу инде зарар түгелмени? Һәм ул, әйтик, яп-яшь мөселман егетенең дә ахыр чиктә шулай ук ирегеннән мәхрүм ителергә, үз балаларын үзе үстерә алмаска мөмкин булуы, мисал өчен, зарар түгелмени?  Аннан, Алла сакласын, нахак гаепләүләр дә, ялгышлар да булмый калмый бит инде ул хөкем оешмаларында. Бер яшерен оешма вәкиле үз артыннан бөтенләй очраклы  кешеләрне дә ияртергә мөмкин.      
Һәм һәртөрле сәяси агымнарның, гомумән, Ислам диненә карата да артык сак караш тудыруы да борчырга тиештер инде безне бүген. Шуңа күрә, яшьләребезнең дингә килүе генә дә безне инде хәйран куркыта бит. Һәм билгесезлек куркыта. Чөнки  нәрсәдән куркырга кирәк икәнен бүген үзебез дә тәгаен генә белмибез. Әйтик, нинди оешма ул Россиядә тыелган Хизб-ут-тәхрир? Кай ягы белән куркыныч һәм кешене ничек үзенә җәлеп итәргә мөмкин ул? Дин тотучы яшьләрдә кинәт кенә барлыкка килгән нинди билгеләр безне (тьфү-тьфү, Аллам сакласын!) сагайтырга тиеш? Ялгышырга мөмкин яшьләрне вакытында туктату, саклап калу турында сөйләшү бүген бик кирәк. Юкса, Россиядә, Татарстанда тыелган оешмалар бар, кулга алу, хөкем итүләр  бар, әмма иң мөһиме эшләнми кала сыман тоела миңа – бу оешмалар турында җитәрлек мәгълүмат бирелми, яшьләр һәм әти-әниләр арасында аңлату эшләре алып барылмый... 
 
Википедиядә бу оешма турында халыкара сәяси партия дип язылган. Аның максаты – ислам хәлифәте, ислам дәүләте төзү, диелгән. Һәм иң мөһиме – Хизб ут-Тәхрир бүгенге көндә Россиядә генә түгел, Германиядә, Казакъстанда, Төркиядә, Пакистанда, Таджикстанда һәм күп кенә гарәп илләрендә тыелган. Кабатлап әйтәм – ул хәтта гарәп илләрендә дә тыелган... 
 
Әйе, без җәмгыятьтәге тәртипләр белән дә, аерым кануннар белән дә килешеп бетмәскә мөмкинбез. Монысы инде адәм баласына хас әйбер. Әмма хис-тойгыга алданып, теге йә бу идеология тәэсиренә бирелүдән сакланырга кирәк безгә. Максатчан төстә таратылучы теләсә-нинди идеологиядән! Чиктән ашса, хәтта патриотизм да куркыныч.  
 
Язмамны Аллаһ сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Сезне уртадан баручы өммәт иттек». («Бәкара», 143нче аять). Чиктән түгел, димәк.

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Ислам дине белэн бэй бар эшне дэ начарлык белэн юрыйлар" дип русларны сугэбез, э узебез шул коткыга бирелеп намазга баскан ул,кызларга шелтэ белдерэбез Намазга баскан кешелэрне тизрэк акылга ойрэтэ башлыйбыз - имеш, алай яулык бэйлэмилэр, аякны курсэтергэ ярамый... Башта узегез элеге юлга басып карагыз - бэлки урнэк тэ була алырсыз.

    Хәзер укыйлар