Логотип
Блоги

«Бу розаны күрсә, ул терелә!» – диде ирегез...

Нәрсә ул мәхәббәт? Нәрсә ул ярату? Күңеленнән бу сорауга җавап эзләп карамаган кеше юктыр. Мәңгелек сорау бит...

Якын иткән кешең турында кайгырту түгелме икән ул мәхәббәт? Эшкә аңардан алдарак чыгып киткәч, тукталышта торганда: «Бүген көн салкынча. Калын курткаңны ки әле», – дип шалтырату... Иелеп кроссовкиеның шнурын бәйләү... Сорамаса да, өстенә плед илтеп ябу... 
Күп инде ул андый мисаллар! Танышларым сөйләгән менә бу тарихлардагы  гап-гади ике мисал да ярату турында дип уйлыйм. Сез дә шулай диярсезме икән?

Беренче тарих
– Ковид белән ятам. Авыртуымның әллә бишенче, әллә алтынчы көне иде. Хәлләр һаман да алга таба түгел: температурам төшми, бөтен тәнем сызлый, җеп өзәрлек тә хәлем юк... Моңа кадәр ризыкка кагыласым да килмәгән иде – гел су белән генә тордым. Ә ул көнне кәбестә шулпасы ашыйсым килеп уяндым. Иртәдән үк! Кәбестә, бәрәңге һәм суганнан гына торган шулпа. Кишере дә кирәкми... Бу теләгемне иремә әйтмичә төшкә кадәр түздем. Бик әйтер идем дә – ул кәбестә шулпасы яратмый. Беркайчан аны ашаганы юк. «Мин аны солдатта чак ашап туйдым, башка күрәсем дә килми», – ди.
Уйлап ятам: «Үземә бер ашарлык кына итеп пешерәсе иде», – дим. Аның кәбестәсе дә юк бит әле өйдә,  кәбестәсе булган очракта да – кухняга чыгып нидер эшләрлек хәл юк. Ә шулпаны өзелеп ашыйсы килә...
Төш вакыт сүз арасында гына үзем өчен дә сәеррәк тоелган бу теләгемне әйттем. Юк, «Пешерә алмассыңмы?» – дип сорамадым, чөнки моңа өметләнмәдем дә. 
Төштән соң, кабат температурам күтәрелде – аны төшерә торган дару эчмичә булмады. Дарудан соң йокымсырап киткәнмен... 
Йокы аралаш, ишек тавышы ишеттем ишетүен: кем кергәнен генә аңламадым. Мин авырый башлаганны бирле, поликлиникадан килгән врачтан гайре беркем дә кергәне дә, чыкканы да юк иде әле безгә. Уянгач белдем: ирем кибеттән «доставка»га заказ биргән икән – кәбестә китерткән! Мин аның аш бүлмәсендә кәбестә тураган тавышына уяндым бугай.  Авыл тавыгыннан шулпа куйган... 
Кара-каршы утырып икәү кичке ашны ашадык без ул көнне. Әйе, әйе, ул да кәбестә шулпасы ашады! Мин беренче тапкыр бер тәлинкә аш ашап бетергәнгә сөенә-сөенә! 
И-и, ул ашның тәмлелеге! Әле яңа ашаган кебек исемдә. 
Ирем мин авырганда гел янымда булды: даруларны сәгатьләп эчерде, температурамны гел үлчәп торды, әле лимонлы су ясады, әле баланлы, карлыганлы, кура җиләкле... Әмма үземнең аңа никадәр кирәк, никадәр кадерле икәнемне шул кәбестә шулпасыннан соң аңладым...

Икенче тарих
– Мин дә ковидны кичердем. Бу чир бик нык хәтергә бәрә. Бәлки шуңадыр, авырый башлагач үзем белән ниләр булганның күбесен хәзер өзек-өзек кенә хәтерлим. «Ашыгыч ярдәм» белән алып китүләрен, палатага салуларын, табибның кемгәдер: «Хәле һаман авыр әле», – диюен... Хәер, бәлки ул аны минем турында да әйтмәгәндер – палатада үзем генә түгел идем бит. Кайчан хәлем тагын да авырайган, кайчан мине реанимациягә күчергәннәр – анысын менә белмим. Анда күпме ятканымны да...
Акрын-акрын аңыма килгәнемне исә бераз хәтерлим. Башта әле бик озак кайда ятканымны белә алмадым. Кемнәндер сорарга хәл юк. Тирә-юньдә ниләр барын да аңлап булмый – күзләр тонык күрә. Аннан азрак шәйли башладым. Һәм күзем... роза чәчәгенә төште. Мин аны башта күземә күренә генә дип торам. Карап ята торгач, ялгышмаганымны аңладым. Системадан бушаган шешәдә бер роза чәчәге тора. Кызыл төстә. Шундый матур! Исен дә тойгандай булдым. 
Яныма килгән медсестра башта: «Уяндыгызмы, апа? – дип сорады.  Аннан: «Ә бу розаны сезгә ирегез китерде. Шушы розаны күрсә терелә ул, диде. Монда чәчәк кертергә ярамаса да, ул бик сорагач, без аны сезнең баш очыгызга куйдык», – диде. Күземнән мөлдерәмә яшь агып төште... Үзе үстергән розасы бу иремнең. Бик озак чәчәк аттылар, монысы, мөгаен, инде соңгысыдыр. «Туган көнегез идеме әллә, апа?» – ди медсестра. «Юк», – дип баш чайкадым. 
Гомере буе шундый романтик булды инде ирем... 1970 елда танышып, 1974 елда өйләнешкән идек. 29 августта бергә тора башлаганга 47 ел булды. 
Ышанасызмы, шул сыңар роза миңа бөтен дарулардан да күбрәк көч бирде, мине ул терелтте! 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ряхмят яусын бик зур! Елап- елап укыдым..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Елап укыдым.

      Хәзер укыйлар