Логотип
Блоги

Бүгенге әбиләр – татуажлы, ә бабайлар?

Мин ак сакаллы, түбәтәйле, нурлы бабайларны сагынам.

Мин ак сакаллы, түбәтәйле, нурлы бабайларны сагынам.



Бабай белән үсмәдем мин. Үги булса да, кечкенә чакта бер бабам исән иде әле: янәшәдәге йортта әтинең әнисе − ак әбием белән яши иде. Аңардан бик нык курыкканым истә калган. Сугышның каһәрле елларын солдат итеге киеп узган, тыны беткәнче ютәлли торган, әкрен хәрәкәтле, зур гәүдәле, бик авыр карт иде ул. Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр. Әмма 1941 ел баласы булган әтиемнең: «Солдат итеге белән тибә-тибә кыйный иде дә ишегалдына чыгарып ата иде», – дигән сүзләре бу кешегә карата хөрмәт хисенең тамчысын да калдырмады. Кермәдем, аралашмадым, исәпләшмәдем... 

Ә хәзер хәтта шул бабайны да сагынам. Ак бабаем булган бит ул. Ә бабайлар бик кадерле... Дөрес булса, хәзер бер бабайга егерме әби туры килә, ди. Гомерләре кыска шул бабайларның. 

...Минем яшьтәшләремнең күбесе үзләре үк әби инде. Заманча әбиләр − прическалы, маникюрлы, хәтта татуажлы әбиләр... Кызык, хәзерге заман балалары әбиләрен нәкъ шулай булырга тиеш дип күз алдына китерә микән? Безнекеләр башка төрле иде бит. Дүртпочмаклап ак яулык бәйләгән, камзул астындагы күлмәгенең җиңе кул чугына тиеп торган, итәге аяк йөзенә кадәр төшкән, сарык йоныннан бәйләнгән оекбаш өстеннән галош киеп куйган әбиләр хәзер бармы әле ул?! Нигәдер, картлыкта мин шулай киенермендер кебек... ерак, бик картлыкта... насыйп булса...



Янәшәмдәге бабаем да чиста ак күлмәкле, камзуллы булачак. Оныкларым аның алдына утырып иркәләнә, кочагына сыеп бетеп, кетер-кетер көлә, төпсез кесәсеннән кәнфит-мазар белән сыйлана, арттан муеныннан кочып алып, аркасына асылынып чайкала-чайкала: «Кәккүк, чыпчык, тәрәзәдән очып чык!» – дип уйный алсыннар иде. Әй, газиз бабайлар! Ник болай аз соң сез?!



...Кадерле ир-атлар! Оныкларыгызны бабайлы булу бәхетеннән мәхрүм итмәгез... Ташламагыз гаиләләрегезне!
 Акбабайлык телим сезгә!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар