Логотип
Блоги

​Бүген минем АНЫ югалткан көнем...

20 ел үтсә дә, барысы да кичәгедәй күз алдында...

20 ел үтсә дә, барысы да кичәгедәй күз алдында...



12 февраль. Кышкы буранлы бер көн. Красноярск өлкәсе, Енисейск шәһәре. Иртән торып, ирем – хезмәткә, ә мин инде үз эшемә – мәдәният йортына юл тоттым. Енисейск шәһәреннән читкәрәк урнашкан хәрби шәһәрчектә тора идек – эшкә автобус белән йөрим. Шулай итеп, автобуска утыруым булды, кинәт ерактан безнең хәрби тулай торак комендатының автобуска таба йөгерүен күреп алдым. Кабалана-кабалана йөгерә, үзе миңа кулын селки, ә кулында ниндидер кәгазь... Берни дә аңламыйм. Ул мине автобустан мәҗбүриләп, өстерәп диярлек алып чыкты да, кулындагы кәгазен миңа тоттырды. Телеграмма!



АЙГУЛ УМЕРЛА МАМА ПРИЕЗЖАЙ

Бу ни бу? Аңламыйм! Тагын бер кат укыйм. Һәм тизрәк тулай торакка таба йөгерәм. Минем каршыма исә ашыга-ашыга ирем килә. Мин аңа өметле күзләрем белән карыйм. «Дәү әниме?» – дип сорыйм. Ул юк» дип башын чайкый: «ӘНИ...»



Шул минутта минем өчен дөнья тукталды.

НИЧЕК??? НИ БУЛГАН? ӘЛЕ КИЧӘ ГЕНӘ ИСӘН ИДЕ... АВЫРМЫЙ, УРЫН ӨСТЕНДӘ ЯТМЫЙ ИДЕ... АҢА БИТ 47 ГЕНӘ ЯШЬ!!!

Соңгы хаты бер атна элек килгән иде. Барысы да яхшы иде, бер начар хәбәре юк иде бит. (Ул чакта әле сотовый телефоннар юк, бары тик алдан заказ ясап, переговорный пунктка барып кына сөйләшергә мөмкин иде).



Мин һаман ышанмыйм! Ленарга тизрәк переговорный пунктка барып, Казан белән сөйләшергә заказ бирергә кушам. Трубканы әниемнең абыйсы ала. Өметләремне ул шунда ук кисә. Бу ХӘЛ дөрес... Шуннан соң булган хәлләр томан эчендәге кебек: мин берни дә хәтерләмим... Ничек җыенып юлга чыгып китүебезне, ничек билет алуларыбызны... (Ул вакытта безгә ярдәм иткән дусларыбызга мин әле дә мең рәхмәтле. Әйткәнемчә, 1998 ел бит бу. Авыр заманнар. Иремә хезмәт хакын тушенка, сухой паек белән бирделәр. Ә самолет бәясе бер кешегә – 30 мең!)

Һаман бер сүзне кабатлаганым гына истә:

- Миннән башка күммәгез! Миннән башка күммәгез...



Ниһаять, икешәр самолетка күчеп утырып, Казанга кайтып җиттек. Өй тулы кеше һәм... Ул! ӘНИЕМ! ШУНДЫЙ УК ЯШЬ, ЧИБӘР, ХӘТТА БИЗӘНГӘН. ЛӘКИН ИСӘН ТҮГЕЛ... ТҮГЕЛ!

Карый һәм ышанмыйм: ничек, ни өчен? Әле 3 ай элек кенә безнең никахыбызда утырып, вокзалда исән-сау килеш безне озатып калган иде, март аенда мин аңа кунакка кайтырга вәгъдә иткән идем. Мин кайттым менә, ә ул ЮК!



...Бу үлем белән мин бүгенгәчә килешә алмыйм. Болай булырга тиеш түгел иде! Моны үз башыннан үткәргән кеше генә аңлый ала шул... Ләкин мин мондый хәсрәтне кичерергә дошманыма да теләмәс идем. Шуны гына әйтәсем килә: ИСӘН ЧАКТА ӘНКӘЙЛӘРНЕ, ӘТКӘЙЛӘРНЕ, ГОМУМӘН, ЯКЫН КЕШЕЛӘРЕГЕЗНЕ КАДЕРЛӘГЕЗ!



ГОМЕР БЕР МИЗГЕЛ...

Югалткан кешеләребезнең урыннары оҗмахта, рухлары шат булсын.

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фотога караганда, бәйләү машинасында бәйләнгән сыман. Чыннан да кул белән бәйләнгәнме? Нәрсә дисәгез дә, мин мондыйны кимәс идем....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ә мин рәхәтләнеп кияр идем, иң мөһиме - идеясе, төсләрен килешкәнне сайларга була

      • аватар Без имени

        0

        0

        Амин шулай булсын.Миндэ эниемне иртэ югалттым анлыйм сезне.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Безне Аллахы ташламасын!Энилерне югалту бик авыр.Эти улгенде Эни исен иде ,аны югалту авырлыгы эни остене тоште,Эни югалту уз канатларымны сындырды.Сабырлык итерге кирек, шул гына.Ана-Ата кадерен алар исен вакытта белерлек.Алар исен булганда гына без бик бехетле бу доньяда.Хемегезгеде исенлек ,саулык телим.

          • аватар Без имени

            0

            0

            ну нишлисен гомер шулай

            Хәзер укыйлар