Логотип
Блоги

Бүген бала көткән яшь хатыннар ризык дип төрләнәме?

Кызык, бала көткән яшь хатыннарның күңелләре бүген нәрсә тели икән? Нинди ризык диюем... Тәкатьсез булып! Авыздан сулар килеп!

Әниләр сөйли иде бит: «Шулкадәр тозлы кыяр ашыйсым килде... Гел күз алдында торды. Әтиегез күрше авыл марҗаларыннан табып алып кайтты», – дип. Татарның кыяр да үстермәгән, тозламаган чаклары әле кичә генә иде бит. 
Үземне искә төшерәм. 
Олысы белән корсаклы чакта кибет киштәләре буш түгел иде инде. Безнең генә кесәләр саерак булгандыр – тормыш башлаган гына чак иде бит. Юк, акча җитмәслек ниндидер ят ризык теләмәдем анысы. Гап-гади тозлы кильки! Вак кына, бармак башы кадәр генә – чистартмыйча, койрыгы, башы белән бергә генә йота торган... Никадәр эзләсәм дә, бер кибеттә дә тапмадым. Әллә нинди  затлы, яхшы, эре балыклар бар – бу юк... 
Ә бер көнне, хатын-кызлар консультациясеннән чыгуга, яңгыр ява башлады: башка вакыттагы кебек шунда ук автобуска утырып китмәдем, янәшәдәге кибеткә кереп, яңгыр узганын көтәргә уйладым. Карасам, кильки саталар! Хәер, инде сатмыйлар икән.
– Юк, бетте, – ди сатучы. – Күрәсез бит, начарлары гына калды – ташларга боларын.
«Миңа шулары да ярый!» – дигәч, бер уч кильки җыеп үлчәүгә салды. Әле дә хәтерлим, 100 грамм тирәсе булды. Көчкә өйгә кайтып җиттем – тизрәк ашыйсы килә. Өс киемен дә салмыйча өстәл янына утырдым. Ике кильки каптым һәм... теге тәкатьсез кильки ашыйсы килү теләге бетте. Булмаган да кебек! Ирем кичен эштән кайткач: «Нигә ашамыйсың? Менә бит алдыңда!» – дип бик аптыраган иде. Бала көткән хатынның хәл-халәтен ир-ат аңлый димени?! Күп чакта үзе дә аңламый бит ул аны.
Ә кечкенәсе белән авырлы чакта... сырганак (облепиха) ашыйсым килде. Тәмам өлгергән сусыл, тәмле сырганак. Кайдан мондый теләк тугандыр, анысын белмим.
Сырганак ашыйсы килгәнне берәүгә дә әйтмим – кыш уртасы бит. Кайдан табасың ди аны?! Бүгенге кебек кибетләрдә катырган сырганак сатмыйлар иде әле. Авылда туганнарда берсендә дә үсми – кемнән сорарга да белмим. Шуңа күрә шыпырт кына йөреп торам. Ә ашыйсы килә! Кайчак авызда тәмен тойгандай булам... 
Корсаклы хатыннан: «Нәрсә ашыйсың килә? Ни телисең?» – дип сорау бар бит инде ул. Көн дә кереп йөри торган күрше әбисе дә бу сорауны миңа еш бирә иде. Башта: «Юк, берни дә аерым теләмим», – дисәм дә, бер кичне серемне чиштем. Көннәр иде язга авышкан, баламны табар көннәргә дә ерак калмаган иде.
– Облепиха дисеңме? Хәзер аны кайдан алып була икән инде? – дип ул да аптырап калды. 
– Юктыр шул... – дим. 
Ә әби тапты! Шунда ук түгел – шактый соңрак. Ниндидер бер танышының суыткычта катырып куйган сырганагы булган икән. Мин теләгән кебек үк тәмле булмаса да, ашадым сырганакны. Әмма соңгарак калып бугай – кечкенә улым барыбер аягында миң белән туды. Нәкъ сырганак кадәр! 
Бүген андый тамгалы балалар тумыйдыр ул, әйеме. 
Бала көткән яшь әниләр дә аерым ризык дип төрләнмидер. Кибетләрдә ни теләсәң – шул бар бит. Ел әйләнәсе. Кыяр-помидорны да элеккегечә тансыклап көтү юк. Җиләкне дә шулай. Карбызны да. Башкасын да.
Булачак әтиләргә дә ниндидер геройлыклар, тапкырлыклар күрсәтеп, җир астыннан тапкандай нинди дә булса ризык алып кайтып, бала көткән көйсез хатынын елмайтырга, куандырырга бер мөмкинлек тә юк. 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Килешәм. Ирләргә геройлык эшләргә мөмкинлекләр бетеп бара. ?

    Хәзер укыйлар