Логотип
Блоги

Безгә... мәче каргышы төште

Бу танышымның язмышы турында язганнарымны берәр психолог укыса, ул, бәлки, бу бәхетсезлекләрнең сәбәбен бөтенләй башкада дип табар.

Мөгаен: «Сез – әти-әниле ятимнәр, җылы, наз күрмичә үскәнсез. Шуңа күрә юлыгызда очраган һәркемнән җылы эзләгәнсез... Иң беренче кешегә ияреп киткәнсез – аның белән тормыш коргансыз. Ялгышларыгызның бер сәбәбе – шул», – дияр. Фәнни терминнарга күмәр. Бәлки бу чытырманлыктан чыгу юлларын да күрсәтер. Ул юллар, чыннан да, бәлки, бардыр да. Тик гомерләрне генә яңадан башлап булмый шул инде.

Танышым исә бөтен бәхетсезлекләренең башы – мәчедә, ди. Моңа чын күңеленнән ышанып әйтә. 
Аны тыңлыйк.


– Син минем язмышка шаккатасың, Гөлнур. «Китап язарлык», – дисең... Язган кешегә язарлык хәлләр бар ул тормышта. Без менә сигез бала һәм барыбызның да  язмышы шундый. Беребезнең дә пары юк... Кайсыбызга карасаң – шунысы аерылган. Сигезебез – сигез якта. Бөтенебез дә аерылган, бөтенебез дә сыңар канатлы. 

Бу хакта мин бик еш уйланам. 

Урыннары оҗмахта булсын, әти белән әни мәрхүмнәр инде, шулай булгач, алар хакында начар сүз әйтергә ярамый. Шулай да, сорагач сөйлим инде. Мин белә башлаганнан бирле безнең әти бик каты эчте. Тик аның эчүе ул кадәр зур хәсрәт булмаган икән әле. Аннары аның белән әни дә эчә башлады. Икәү генә дә эчмиләр бит әле – алар янына бөтен авыл исереге җыела. Без – шул исерекләр арасында үскән балалар. 

Өй тулы кеше – без белмәгән абыйлар, апалар. Җыелышып, гармуннар уйнап, җырлашып эчеп утыралар. Ярый ла шулай тыныч кына таралышсалар: берәр сүз чыгып, эләгешеп китмәсәләр. Шуңа күрә без һәрвакыт алар күзенә чалынмас өчен карават астына кереп утырабыз. Кемдер нәрсәдер уйный, пышылдап булса да сөйләшә, ә мин гел елап утыра идем... Кечкенәдән үк бу тормышның дөрес түгеллеген белә идем һәм шуңа бик үртәлә идем. 

Аңлыйсыздыр инде, мондый гаиләдә без үз көнебезне үзебез күреп үстек. Иң зур хыялым – өйдән тизрәк китү иде.  Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, мөмкин булган кадәр өйдән ераграк шәһәргә – башка өлкәгә үк чыгып киттем. Кайтып йөреп булмаслык булсын, дидем. Күзем күрмәсен, колагым ишетмәсен, дидем... 

Кечерәк чакта үзара: «Без үскәч алар кебек булмыйбыз, яме», – дип сөйләшә идек. Әмма язмыш безнең дә беребезне дә аямады шул. Кайсыбыз турында сөйләсәң – шуның тормышы барып чыкмады.

Иң кечкенә энебез хатыны белән аерылгач эчүгә сабышты. Шуннан айный алмады – исән түгел инде... Икенчесеннән дә хатыны китте. Ул вакытта эчми дә иде әле. Инде әнә анысы да үләргә ята. Теләсә нәрсә эчеп бавырын бетерде...  Өченчесе берүзе яшәп ята. Хатыны бергә торган җирдән, ике баласын ташлап, башкага кияүгә чыгып китте. Беренче мәхәббәтен очраткан да хисләре кабат яңарган... Ул туганым балаларын берүзе үстерде. Инде кызларының икесен дә кияүгә бирде. Үзе башка өйләнмәстер – хатын-кыздан бик гайрәте кайтты. Тагын бер энем, хатыны белән аерылгач, бомжга әйләнде. Коткарырга тырышып карадык – ярдәмебезне кабул итәргә теләмәде. Хәзер исәнме-юкмы икәнен дә белмибез. Эчте шул... Бер сеңлемнең ире, аны ташлап, яшь хатынга чыгып китте. Ул да өч баласын берүзе аякка бастырды. Апамныкы да, аны ташлап, башкага йортка барып керде. Ул алты баласын ялгызы үстерде. Ире: «Малай кирәк», – дигәч, бала тапты да тапты апа. Биш кыздан соң, ниһаять, алтынчысы малай булды. Әмма иренә инде аларның берсе дә кирәкмәде... Иң кечкенә сеңлем дә ялгыз. Ире белән бер ел гына торып калдылар: әниләре янына кайтып китте дә, кире әйләнеп килмәде ире. Нигә китүенең сәбәбен дә аңлатмады – аерылышырга судка гариза гына җибәрде. Минеке... Анысын беләсең инде. Икенче хатыны икәнемне, читтә гаиләсе барын балабыз тугач кына аңладым. Без танышканда:  «Эшем командировка белән бәйле», – дигән иде.  Яраткан да кебек иде. Әмма ялганы ачылгач, мине түгел, беренче хатынын сайлады... 

Әйткәнемчә, беребезнең дә тормышы барып чыкмавының сәбәпләрен күңелемнән гел эзлим. Онытылмаслык булып исемдә истә калган бер очрак бар. 
Бервакыт әни безгә:
– Менә бу мәче минем өстемә сиде. Мәче өстеңә сигәч әйбәт түгел икән. Үлемгә була икән... – диде. 
Аннан мәчене капчыкка тыкты да безгә бирде:
– Барыгыз, берәр җиргә күмегез, – диде.

Бөтенебез бергә капчыкны күтәреп киттек. Беребездән беребез кечкенә – яшь аермаларыбыз берәр ел гына бит безнең. Күмдек... Бәбкә саклый торган яланга. Тере килеш... Безгә әйттеләр – без эшләдек. 

Менә шул мәче каргамадымы икән безне? Гел шуны уйлыйм... Аны бит чыгарып җибәрергә дә була иде. Кечкенәләр идек шул. Әни үләр дип курыкканбыз, күрәсең. Нинди булса да, әни кадерле бит – аны югалтасы килми.  Ә мәчене үтердек. Аның белән бергә үзебезне дә үтергәнне генә бик соңлап аңладык. Мәченең каргышы каты  төшә ди бит аның. 

Төрлебез төрле атадан икәнен дә үсеп җиткәч кенә белдек. Исерек баштан кылынган ялгышлар булганбыз... Әти барыбызны да үстергән. Үләр алдыннан бу хакта энемә сөйләп калдырган ул. Әни ул вакыт юк иде инде. Мин ул чакта өч көн берәү белән дә сөйләшмәдем. Ирем ташлап китеп, балам белән үзем генә калгач, әни күземне дә ачырмады. Нинди генә сүз ишетмәдем аңардан. Ә үзе... 

Әти белән әни бик яшьли өйләнешкәннәр безнең. 16 яшьтә үк. 17 яшьтә әни инде апаны тапкан. Әйткәнемчә, мин белгәндә эчә иде инде ул. Йә исерек иде, йә чирли иде. Эчү – чир ул. Бик авыр, куркыныч чир... Авылда аларны кем дәваласын?! Үсеп җиткәч, без дә һәркайсыбыз үз хәсрәтенә чумды – аларны тагын каядыр дәваларга алып йөри алмадык. Гомерләре дә кыска булды. Икесе дә 60 яшькә кадәр генә яшәделәр.  Әмма яшәү белән яшәүнең аермасы бар бит... 

Аларның иң яратмаган балалары мин дип уйлый идем. Соңыннан белдем:  туганнарның барысы да шулай дип йөргән... 

Ярты рюмка да аракы эчкәнем юк минем. Әти-әнигә көненә төшәрмен дип, гел курыктым. Геннар бит... Ошап китсә... Алай-болай шул юлга бассаң, коткару булмаячак, киресенчә, батырачаклар. 

Бик зур бер үкенечем бар.  Безнең бер ерак туганнар мине кызлыкка алырга дип килгән булганнар. Аларның балалары юк иде. Иренә охшаган булганга арадан мине сайлаганнар. Бу вакытта 3 нче класста укый идем. Риза булмадым... «Нишләп катырак тормадыгыз, алып китмәдегез?» – дидем соңыннан аларга. Анда үссәм бөтенләй башка кеше булган булыр идем. 

Ә мәчеләрне гомерем буе яратмадым, әмма өйдә мәчем бар минем хәзер. Институт тәмамлагач, улым эшкә чит илгә китеп барды – гаиләсе белән шунда яши. «Әни, берүзең каласың, ул сиңа иптәш булыр», – дип, шушы мәчене алып калдырды. Инде шактый карт булса да, бик усал. Чыгарып атасы килгән чакларым да булды, әмма куркыта! 

Балачакта тереләй күмгән кара мәченең каргышы болай да бөтен гомергә җитте. 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди генә язмышлар юк, аллаһым сакласын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мәчеләрнең каргышы төшә ул!!! Элек, мин бәләкәй чакта, безнең урамда Хәдичә исемле әби тора иде.. Кемнең мәчесе чебеш тота, шулар песиләрен шушы әбигә китерә иделәр.. Нишләтә икән ул песиләрне диеп уйлый идем.. Шулай бервакыт әбинең оныгы сарайларына алып кереп күрсәтте.. Әбинең эшафотын! Ул песине асып куя икән дә башына утын пүләне белән бәреп үтерә икән.. Җаннарым тетрәнеп чыккан идем шул чакта.. Әле үтергәнен күрмәсәмдә.. Шуннан бу әбинең өч оныгы бер артлы шундый куркыныч үлемнәр белән үлделәр.. Ә үзе акылдан язды..

      • аватар Без имени

        0

        0

        Укырга да бик авыр, Аллам сакласын мондый тормышны! Эллэ нинди гыйбрэтле хэллэр бар! Бу хатынны ботенлэй бэхетсез, дип булмый эле, улы бар, димэк оныклар соячэк! Ир белэн торуны гына бэхет, димэс идём, картлыгы бэхетле булсын!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Дус кызым шулай мэчесен 3нче этаждан тэрэзэдэн ыргытып (имеш, тэртип бозган очен!), соныннан узе фатирыннан язып урамда калды. Гомумэн, аптырыйм: нинди кансызлык ул кешелэрдэ, мэче дэ жан иясе бит, Аллаh тарафыннан яратылган. Элбэттэ, аны кыерсытырга ярамый!! Хайваннар бит бик нык кешедэн зависят, аларнын каргышы да нык тошэ дигэн фикердэ мин.

          Хәзер укыйлар