Бер кеше үзе белән ничә кешене алып китә?
...Балалар кечкенә иде әле. Кабак чистартып утырабыз. Тәмле кабак инде, сап-сары...
...Балалар кечкенә иде әле. Кабак чистартып утырабыз. Тәмле кабак инде, сап-сары... Үзен генә пешерергә дә, бәлеш салырга да, боткага кушар өчен дә менә дигән. Матур-матур эре төшләре бар. Алары да тәмле. Балалар кабак төшен яратмыйлар. Ә мин яратам, шуңа күрә киптергәнне дә көтмичә, кайберләрен авызга озата барам. Олы улым миңа карап торды-торды да, әйтә куйды:
– Әни, беләсеңме, ничә кабак ашадың син? Мильон! (аның өчен иң зур сан инде бу)
– Нишләп миллион булсын инде, улым. Биш-алтыны гына ашаганмындыр.
– Юк! Үзең әйттең, менә бу бер төшне утыртсаң, яңа кабак үсә. Аннан тагын шууууууның кадәр төш чыга. Аларны утырсаң, тагы күүүүүп кабаклар үсә. Тагы, тагы... Син мильон кабак ашадың. Мильон кабак үсми калды!
* * *
Кычкырып көлгән идем ул вакытта. Менә бүген дә кабак чистартам. Сап-сары, төшләре дә эре, матур... Орлыкларын кулга алам да, кире куям. Яңа гына ишеткән хәбәр күңелгә тынгы бирми. Бүген көне буе мин сокланып йөргән, дөньяны каплап яуган кар аркасында килеп чыккан юл һәлакәтендә ике яшь егетнең гомере киселгән...
Ике генә түгел, миллион кеше үлгән... Һәр өзелгән яшь гомер үзе белән миллион кешенең гомерен алып китә...
Сакланыгыз һәм бер-берегезне саклагыз!

Поделиться:
Комментарийлар (7)
-
17 гыйнвар 2021 - 06:41Без имениЯзучының кечкенә улы да гади генә уйламый... Укыгач искә тоште. Мин һәрвакыт токмач кисеп бетергәч, куна тактасын сыпырып куям да калган онны мал чиләгегә салам. Шунда бер уч он өчен күпме кешенең төрмәдә утыруы. , ач балалар ( эби-бабайларым, эти--әниләрем сөйләүләре буенча) күз алдына килә... Менә шулай 40ел инде ( миңа 51 яшь). Улыгыз кебек. Миньон, Мильон, Мильон....
-
17 гыйнвар 2021 - 06:41Без имениТема буенча булмаса да, язарга булдым әле. Фейсбукта атып карыйм бу теманы карыйм - тынлык... Харассмент Татарстанда бармы ул? Татарларда бармы ул?Әллә юкмы? Яки киресенчә, соңгы 30 елдагыча ул һаман пачутта, шуңа тынлыкмы?
-
17 гыйнвар 2021 - 06:41Без имениХарассмент бездә генә ничек булмасын? "Сөембикә"нең март санында шул хакта сөйләштек менә. Исемнәрне әйтеп язсаң, өч билгеле шәхес хакында зур тавыш чыгар иде... Әмма безнең максат башка бит – андый җитәкчеләрнең йөзен ачу түгел, бу хәлгә тарган хатын-кызларга киңәш бирү.

17 гыйнвар 2021 - 06:41Без имениБик матур,дөрес,төпле фикерләр. Шул кечкенә гади бер башта милҗон кешенең йөрәген кузгатырлык уйлар...
-
17 гыйнвар 2021 - 06:41Без имениБик матур,дөрес,төпле фикерләр. Шул кечкенә гади бер башта милҗон кешенең йөрәген кузгатырлык уйлар...
-
17 гыйнвар 2021 - 06:41Без имениУрыны оҗмахта булсын ! Шундый яратып...үз итеп укыдым Ахмадуллина хакында. Зур рәхмәт бу сәхифәне әзерләгән кешегә.
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениЯрты гомереннэн артыгын яшэгэнсен, купкэ тузгэнне , азга гына түз инде, беребез дэ белми күпме яшэячэгебезне, бары Аллахы гына белэ, курэ, ишетэ кунелдэ нилэр барын, гонах кылмый гына яшэсэн жанын тынычрак була, э иреннен бу гадэте кешегә яла ягу була. Бу бик зур гонах. Күңел тынычлыгы намазда. Сабырлыгын өчен савабы ахирэттэ булыр.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
16 гыйнвар 2021 - 09:02Без имениЭйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 09:58Без имениСабыр итэ белергэ Иде эти энидэн урнэк булмаган сезгэБайлар да елый
-
16 гыйнвар 2021 - 09:16Без имениТөрмэ, тэкэ дилэр, Башкортостан, Илеш районы.Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
16 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэтЯкын ерак әбекәем