Логотип
Блоги

«Әбекәйне кая күмгән булыр идек, белмим...»

Яулыгын туздырып бәйләгән татар әбисе... Исегезгә төшерегез әле: сез андый ак яулыклы әбине соңгы тапкыр кайчан күрдегез? Авылда берәр Коръән ашындамы? Ә шәһәр урамнарында нигәдер андыйлар сирәгәеп бара, әйеме...

Ак яулыгы кебек Ак әбиләр...
Минем танышымның юлында берничә тапкыр очраган алар. Һәр очрашу – язмышларны үзгәрткән очрак булган. Аның сөйләгәннәрен сезгә дә җиткерим әле. 


– Минем әтием хәрби кеше иде – үземне белгәнне бирле без гел төрле җирләргә күченеп йөрдек. Менә берзаман әтинең яңа хезмәт урынына – Көньяк Сахалинга ук күчеп килдек. Әбекәй дә безнең белән... Энем белән без укуда, әти белән әни эштә – өйдә ул көннәр буе берүзе генә. Аралашырга үз ишләре булмаганга бик ямансулый иде әбекәй. Ул дини карчык иде – авылда абыстай булып торган. Тирә-күршеләре, яшьтәшләре белән рәхәтләнеп аралашып яшәгән: бер-берсенә чәйгә йөргәннәр, бергә намаз укыганнар, авыз ачканнар... Әбекәй бик белемле иде – ул хәтта кайчан гает көне булырга тиешлеген дә үзе исәпләп чыгара иде. 
Японнар инде бу вакыт шәһәрдән киткән, каланың алар биргән исеме генә калган – Тоехара. Анысы да халык телендә генә. Хәер, урам исемнәре дә үзгәртелмәгән иде әле: Маока, Насиитидзе... Безгә монда барысы да яңа, барысы да ят... Торуыбыз да японнар төзегән йортта. Төзегән дип... Ике такта арасында опилка тутырганнар. Салкын. Бернинди уңайлыклар да юк. Ә татар кешесе мунчасыз тора алмый бит инде. Бер ял көнне без дә мунча эзләп чыгып киттек: шәһәрнең бер башыннан икенче башына. Култык астыбызда – ләгән, мунча себеркесе, алмаш киемнәр... 
Урам буйлап шулай барганда кинәт алдыбызда ак яулыгын туздырып бәйләгән бер карчыкны күреп алдык. Татар әбисе бит! Мунча турында онытып аның артыннан киттек. Бездән шактый алда иде ул. Ике кулына ике оныгын җитәкләгән: берсе малай, берсе кыз. Алар кая борыла – без дә шул якка  борылабыз. «Югалта гына күрмик», – дип сөйләшәбез. Инде куып тоттык дигәндә, болар бер йортның подъездына керделәр. Без дә алар артыннан! Башта исәнләштек. Аннан сорыйбыз:
– Сез кемнәр?
– Без Хәсәновлар, – дип җавап бирде әби ачылып китмичә генә. 
– Ә без Сәйфетдиновлар! 
Дөнья читендә ике татар гаиләсе очраштык шулай. Ул әбинең ак яулыгы безнең халыкның визит карточкасы кебек булды ул чакта. Әгәр яулыгын башкача бәйләсә, без аңа игътибар да итми китәр идек бит. 
Без Көньяк Сахалинда 7 ел тордык. Һәм 7 ел буе безнең әбиләр аралашып яшәделәр. Бер-берсенә кунакка барып – кунача калып, гаетләрне икәү бергә исәпләп чыгарып (ә башкача кайдан беләсең?), бергә бәйрәм итеп... Ахирәт тапкач, әбекәй дә тынычланды. Ике әби генә түгел, әти-әниләр дә, без – балалар да дуслаштык. Үзләрен Казаннан дип әйтсәләр дә, Хәсәновлар Буадан булганнар икән. Аларда өч бала үсте. Без бертуганнар кебек идек. Мин Казанга укырга кергәч, аларның бер кызлары да минем арттан монда укырга килде. Пединститутта укып, диплом алып чыкты. 
Яулык белән бәйле тагын бер очракны искә төшерәсем килә.  
Әтиләр мин Казанга укырга кергәч, материкка кайтырга, дөресрәге, Казанга кайтып урнашырга хыялландылар. Ә аларны... Киевка җибәрделәр. Кабат бер белмәгән җиргә, ят халык арасында барып төштеләр. Фатирны да кабат хәрби частьтан бирделәр аларга. Фатир дисәң, хәтерең калыр – казарманың бер бүлмәсе. Минем инде университетны тәмамлаган ел бу. Әмма диплом алып, Киевка кайтырга өлгермәдем – әбием вафат булды. 
Әнинең нинди хәлдә калганын күз алдыгызга гына китерегез: ят шәһәр, ят халык, әле беркем белән аралашырга, танышырга өлгермәгән. Татар зираты бармы-юкмы  – хәтта аны да белми. Ә әти – хезмәттә, кичсез бушый алмый... 
Әни менә нәрсәләр сөйләгән иде: 
– Әбиеңнең мәете янында энеңне калдырдым да, хәрби частьтан урамга чыктым. Лукьяновская урамы. Трамвайлар йөри, ерак түгел базар. Галимҗан  Ибраһимов утырган төрмә дә шунда гына булган икән... Кай якка китәргә, нишләргә белмичә басып торам. Ничек тә мөселманнарны табарга кирәк бит миңа... Һәм шул вакыт күземә күренә дип торам – каршыма ак яулыгын дүртпочмаклап таратып бәйләгән бер әби килә! Тизрәк янына йөгердем.
– Әби, бездә шундый хәл, нишләргә белмим, –  дим. – Татар зираты бармы-юкмы шәһәрдә? Мулла ничек табарга икән миңа?
– Кызым, бер дә борчылма! Менә шушы хәрби частьнең коймасы бетүгә, анда Якуб бабай тора. Ул безнең мулла, ә аның хатыны абыстай... 
Ак яулыклы әби кулы белән күрсәткән якка борылып карадым – ул әйткәннәрне хәтерләп калырга кирәк иде миңа. Рәхмәт әйтим дисәм... Әби инде юк булган!  Әллә трамвайга утырып киткән, әллә... 
Әнинең сөйләгәннәрен еламыйча искә дә төшерә алмыйм... 
Әлеге әби әйткән адрес буенча барып, Якуб  абый белән аның хатыны Нәзифә апа белән таныша әни. Алар исә әбекәйне төн сакларга татар әбиләрен дә табалар,  мәет юучыны  да. Әбинең үлемтекләре бар да әзер иде – ул аларны үзеннән калдырмады. Шөкер, үзе теләгәнчә, чын мөселманча җирләнде. Ходай Зөләйха әбиемнең теләкләрен ишетте. Ә бит теге татар карчыгы яулыгын шулай туздырып бәйләмәсә, әни белән алар очрашмас иделәр. Якуб абыйлар бик якын яшәсәләр дә, әни аларны үзе тапмас иде. 
Шуннан соң әни белән әти Якуб абыйлар белән бик дуслаштылар. Алар да Казаннан килгән булып чыктылар. Сугыш вакытында Казанга Киевтагы бик атаклы заводларның берсе эвакуацияләнә. Казаннар да күпләп эшкә урнаша аңа.  Сугыш тәмамлангач, анда эшләүчеләргә завод белән бергә Киевка күчәргә тәкъдим итәләр. Фатирлар да бирәләр. 
Әтиләр Якуб абый белән бергәләп йөреп, шәһәр зиратында мөселманнар өчен урын бүлеп алуга ирештеләр. Элек тә берничә мөселман зираты булган Киевта. Бөек Ватан сугышына кадәр, шул мөселман зиратының берсен ябып, кабер ташларын бер урынга җыялар. Ә сугыштан соң зират урынына спорт комплексы һәм метро төзиләр. Әмма спорт комплексы эшли алмый – аның идән астыннан гел су чыга.  Берничә кат ремонтлап  карагач, кул селтиләр. Бассейны да була аның, әмма, ни хикмәт, анда йөзәргә йөрүчеләр бер сәбәпсез авырый башлыйлар. Шуннан соң ул бассейн да ябыла. 
Кабер ташларын куптарып, бер урынга җыйган җирдән, Киев татарлары, төнлә барып, хәрби частьта мулла булып хезмәт иткән дин әһеленең ташын табалар. Аны безнең әбекәй күмелгән зиратта сакладылар. Мулла абзыйның җәмәгате Зөләйха абыстай вафат булгач, ул ташны аның баш очына куйдылар. Ул хәзер дә шунда тора – халык аның янына килеп дога кыла. 
Әбекәй яткан әлеге зиратлык бик матур. Ул тау башында урнашкан. Анда менеп баскач, аска карасаң уч төбендәге кебек бөтен Днепр күренә. Тирә-юнь яшеллеккә чумган, кошлар сайрый... Әбинең каберен зиярәт итәргә барган саен әнигә очраган ак яулыклы әбинең рухына да дога кылам. Йолаларыбызга тугры булган өчен мең рәхмәт аңа! Чит-ят арасында болай йөрмим әле дип, ак яулыгын туздырып бәйләмәсә, безнең әби дә тәреле каберләр янәшәсендә ятар иде. Һәм гомер буе иң зур үкенечебез булыр иде... 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар