Логотип
Блоги

​Балалардан башка – балалар турында

Күптән түгел «Балалар дөньясы: рухи кыйммәтләрне яклау һәм үстерү» дигән темага түгәрәк өстәлдә катнашырга туры килде. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Фәннәр Академиясе оештырды аны. Сүз дә юк – бик кирәкле, мөһим чара иде бу. Тик күңелдә, күпмедер дәрәҗәдә, канәгатьсезлек тойгысы да уятып калдырды ул. Әллә уртак борчулар, уртак мәнфәгатьләр дә безне чынлап торып берләштерә алмыймы соң инде? 

Чыгыш ясаучыларның яшьрәкләре өлкәннәрне искечә фикер йөртүдә, яңа формалар эзләмәүдә гаепләде. Өлкәннәр исә үз чиратларында, яшьләрнең формага артык зур игътибар биреп, эчтәлек турында онытуын искәртте. Татар театрларының репертуарына анализ ясаучылар бүген язучыларның балалар өчен язмавына басым ясады. Ә балалар... Хәер, сүзнең нәкъ менә алар турында баруы бу минутта онытылып та бармады микән инде. 

Ә бәлки балаларның үзләрен дә чакырырга кирәк булгандыр мондый очрашуларга? 15-16 яшьлекләрен, үз фикерен җиткерерлекләрен? Балалар матбугатында эшләүче кеше буларак әйтәм – бар бит андыйлар. Һәм аз да түгел. Югыйсә, балаларның үзләрен тыңламыйча гына: «Аларга нәрсә кирәк икән соң, балалар матбугатына, телевидениесенә, әдәбиятына нәрсә җитми микән?» – дип баш ватуларның да, «Бер буынны югалтабыз», –  дип ах-вах итүләрнең дә файдасы булмаска мөмкин бит.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар