Логотип
Блоги

Айгөл + Линар – 8

(Безнең гаилә тарихы)

Дәвамы. Башын биредә укырга: http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=324



Себер – башка ул: кышларынкоточкыч суык, ә җәйләрен эссе анда. Ул кышны да иллешәр градус салкын булды, андый көннәрдә урамга чыксаң, кашларны, керфекләрне шунда ук бәс сара. Мин шуңа да бик суык булса, урамга борын тыкмыйм – өйдә генә утырам. 

Әни белән хатлар алыша идек. Ул хатларны бүген дә саклыйм... Хәрби шәһәрчек эчендә үк сөйләшү пункты бар. Тик Казан белән сөйләшү шундый кыйммәт тора иде! Бик сирәк сөйләшкәнгә, мин ул көннәрне бәйрәм кебек көтә идем... Яңа ел алдыннан әни белән телефоннан сөйләшергә заказ бирдем. Бу вакытта ул дәү әни янына күченгән, икесе бер фатирда яшиләр иде. Бергә күңеллерәк тә, бер-берсенә булышырга да җайлырак. Минем күңелем дә тынычраке: әни үзе генә түгел бит... Әмма дәү әнинең өендә телефон юк. Ә күршеләрендә телефон барын белә идем. Әнигә алдан ук хат яздым, «шул көнне шалтыратачакмын, өйдә тор» дидем. Тик, кызганыч, без ул көнне сөйләшә алмадык: әллә күршеләр өйдә булмады, әллә әни үзе каядыр барган җиреннән кайтып җитмәде. Шулай итеп, аның тавышын тагын бер кат булса да ишетү миңа насыйп булмады... 

Кияүгә чыкканда әлләни пешерә белми идем әле. Вак-төякне, артык катлаулы булмаган ризыкларны әзерлим әзерләвен, ә менә камырга әле бөтенләй тотынып караганым юк иде. Әни хат саен миңа рецептлар яза. Тик хатлар шундый озак йөри, аларның килеп җиткәнен көтә калсаң...

Бер көнне мин пылау пешереп карарга булдым. 

Линар гадәттәгечә иртән иртүк хезмәтенә чыгып китте. «Иремне пылау пешереп сөендерим әле», – дим. Ит алдым, суган, кишер... Ахырдан дөге өстәдем. Анысын күбрәк тә салдым шикелле, чөнки кичкә безгә Линарның дуслары килергә тиеш иде. Аңлагансыздыр инде – пылавым дөге боткасына әйләнде... Анысын күгәрченнәргә чыгарып бирергә, ә Линарның дуслары алдында бөтенләй оятка калмас өчен тизрәк бәрәңге кыздырырга туры килде... Менә шулай әкеренләп барысына да үзем өйрәндем. Тормыш шулай ул, өйрәтә...

Яңа ел җитте. Безнең өчен беренче Яңа ел! Линар гел көтелмәгән бүләкләр бирергә, сюрпризлар ясарга – сөендерергә ярата ул. Яңа елга миңа бик зур коробка күтәреп кайткан бу. Шундый матур төрелгән! Ача башладым. Бер кап эченнән икенчесе килеп чыкты, өченчесе... Иң соңгы кап «Dove» парфюмерия наборы иде. Бүләгеннән бигрәк, романтикасы мөһимрәк чаклар бит әле бу! 

Ә бер көнне коридорда кечкенә генә песи баласы таптык. Ул шулкадәр бәләкәй, шундый матур иде – яныннан берничек тә узып китә алмадым – өйгә алып кердем. Шампунь белән юдым, тарадым, сөй эчердем. Ә аннан ул бездән качты. Кайгырганнарым!

Икенче көнне Линар эштән кайтты да сөйли: 

– Бер хезмәттәшемне очраттым. «Кичә минем Васька өйгә соң гына кайтты, үзеннән шампунь исе килә, тик шундый канәгать иде», – дип әйтте, ди...

Мин сөт яратам. Татар хатын-кызларының күбесе кебек үк чәйне сөтсез эчә алмыйм. Кайчак болай ипи белән генә дә сөт эчәргә яратам. Ә без яшәгән шәһәрдә сөт белән шундый зур проблема иде. Андагы халыкка сыер асрау бик авыр, шуңа күрә сөт тә, ит тә бик кыйммәт иде. Бер хатыннан 3 литрлы банка белән сөтне бәйрәмнәрдә генә сатып ала идек, ә башка вакыт гел «коры» сөт кулланабыз. Яки чәйне сгущенка белән эчәбез (анысын безгә сухой паек итеп бирәләр иде)... 


1998 елның 12 феврале. Җомга көн иде ул.  

Мин ул көнне иртән торуга Линарга күргән төшемне сөйләдем. 

– Әнине бик сәер итеп күрдем, – дим. – Ап-актан киенгән, үзе шундый сөенгән. «Ниһаять!» – ди миңа... Бу атнада ничек тә сөйләшергә заказ бирәсе иде... 


Шушы сүзләр белән Линарны хезмәткә озаттым, үзем аннары эшкә җыендым. Безнең хәрби шәһәрчектән шәһәргә автобус йөри иде. Аның соңгы тукталышы – безнең тулай торак янында ук. Автобуска кереп утырдым да, кузгалып киткәнен көтәм. Кинәт күзем тәрәзгә төште: тулай торакның коменданты автобус янына йөгереп килде дә, тәрәзәдән мине күргәч, «төш әле» дип чакыра башлады. Кулына ниндидер кәгазь тоткан. Берни аңламыйм, тик аның дулкынлануына караганда нидер булганга охшаган.  

Автобус ишегеннән чыгуга ул кулыма телеграмма тоттырды. Укыйм: «Әни үлде. Иртәгә күмәбез. Вакыйф абыең». (Вакыйф абый – әнинең бертуган абыйсы ул). Югалып калдым. Иң беренче уем шул булды: «Дәү әни үлгән!»  

Тулай торакка таба йөгердем. Ә каршыма инде Линар йөгерә. Ул инде барысын да белә: «Казан белән сөйләшергә заказ бирдем, хәзер барысын да ачыклыйм!» – ди.  

Барысы да төш кебек: тулай торакка, үзебезнең бүлмәгә керәм. Һәм көтәм! Башымда гел бер уй: «Юк, әни түгел! Дәү әни бу! Ул бит инде карт иде... авырый да иде... Әни түгел бу, Ходаем! Әни түгел! Ялгышканнар...» 

Линар кайтып кергән мизгелне хәтерлим... Ул минутларда ниләр кичергәнемне мин аңлата да, яза да алмам... Бөтен дөнья ишетерлек итеп кычкырасым килде. Юк, юк, дөрес түгел бу!!! Алай була алмый!!! Нигә?! Ни өчен?!  

Тик кая ул кычкыру, авызымнан бер сүз чыкмады... Линар гына ишетерлек итеп: 

– Миннән башка күммәсеннәр... – диюемне генә хәтерлим. 

Шуннан соң ыгы-зыгы башланды: юлга акча табарга кирәк иде. Самолетка билетлар шулкадәр кыйммәт: безнең, әлбәттә, андый акчаларыбыз юк иде. Дусларга мең рәхмәт, ул чакта безгә бурычка 1 мең доллар биреп тордылар.  

Башта Красноярскига очтык, аннан – Мәскәүгә.  

Өнем белән төшем буталды ул чак: юлда, тирә-юнемдә ниләр булганны берни белмим. Гел бер җөмләне әйләндердем дә кабатладым, әйләндердем дә кабатладым: 

– Миннән башка күммәсеннәр... Миннән башка күммәсеннәр... 

Шимбә көнне иртүк кайтып җиттек без. Өй тулы кеше. Залга узам. Әни анда ята. Шундый чибәр! Әйтерсең үлмәгән дә... Барысы да миңа төрле яктан: «Елама гына!», «Өстенә күз яшеңне төшермә!» – дия башладылар. Ә минем аларга:  

– Зинһар, берегез дә бер сүз дәшмәгез! Безнең икебезне генә калдырыгыз! – диясем килде. 

Шундый теләдем моны... 

Тик... 

Ходай Тәгалә язганнан узып булмый шул... Барысы да аның кулында....  

Комментарий юк

Хәзер укыйлар