Логотип
Блоги

​Айгөл + Линар – 6

(Безнең гаилә тарихы)

Дәвамы. Башын биредә укырга: http://www.syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=322

Менә ул көн җитте!

1997 елның 20 ноябре. 

Мин Италиядә булганда, Линар көн саен әни янына килеп йөргән – алар инде дуслашып беткәннәр. Никахка әзерләнергә ул әнигә бик ярдәм иткән. 

Никах мәҗлесенә иң-иң якын туганнарны гына чакырырга булдык: минем әнине (әти бу вакыт мәрхүм иде инде), Линарның әти-әнисен, аның бертуган апасын, дәү әнине... Калган бөтен кешене туйга чакырырбыз дип хәл иттек. 

Бүген рәхәт ул – кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар: иртән уйлап, кунакларны чакырып, кичкә инде табын корып куярга мөмкин. Ә ул чакта... Аллага шөкер, дәү әни белән әнием камырга, аш-суга бик осталар иде – барысын да үзләре әзерләделәр. Табын бик мул булды, никах мәҗлесебез матур узды. 

Мулла Линардан: «Кәләшеңә мәхәрең бармы?» – дип сорагач, Линар торып басты да, миңа чәчәк сузды. (Видоеда күреп була аны.) Чәчәк рәвешендә эшләнгән футляр булып чыкты ул, ә аның эченә алтын йөзек салынган иде. 

Никахыбыз узды, кунаклар таралды. 22 ноябрь көнне Линар кире хезмәт иткән урынына – Себергә китәргә тиеш иде. Ялы ахырына якынлашкан иде инде. Баштан ук сөйләшеп, килешеп куйган идек: Линар хәзер үзе генә китә, бераздан яңадан кайтачак. Туйлар ясагач, аның хезмәт иткән частенә инде икәү бергә барачакбыз. Моны белеп алган дәү әни өйдә буран куптарды:

– Мин каршы! Алай булмый! Хатын беренче көннән үк ире белән бергә булырга тиеш. Ире кайда – Айгөл дә шунда булсын!

Аның сүзендә хаклык бар иде, әлбәттә.

Инде нишләргә?! Мин ул чакта, әйткәнемчә, ике эштә эшлим – башлангычларга татар теле укытам. Биш класста! Уку елы уртасында укытучыга эштән ничек китәргә?! Балаларга, директорга моны ничек аңлатырга? Тик минем сайлау мөмкинлегем юк иде бит: икенче көнне иртүк гаризамны күтәреп директор янына кердем. 

– Ничек «үз теләгең белән китәсең»? – дип аптырап сорады ул. – Уку елы уртасындамы? Синең урынга мин ничек шулай тиз генә кеше табыйм? Алданрак әйтеп булмадымы? Кияүгә чыгасыңны бүген генә белмәгәнсеңдер бит?! 

– Өч көн элек кенә белдем шул... – дим.

Ышанмады бугай...

21 ноябрь дусларга, туганнарга, хезмәттәшләргә: «Мин кияүгә чыктым. Иртәгә Себергә китәм», – дигән хәбәрне тарату белән узды. Башта барысы да аптырап кала, аннан сорау яудырырга керешәләр. Алдан нигә әйтмәдең, белгертмәдең дип үпкәләүчеләр дә байтак булды. «Үзем дә белмәдем бит...» – диюемә барыбер барысы да ышанып җитмәде кебек. Ә икенче көнне безне озатырга вокзалга 60 (!) кеше килде! Мин һәрвакыт шаяртып: «Безнең туй шунда – перронда узды» – дип әйтәм...

Күпләр, әлбәттә, мине шулай бик тиз арада үзенеке итә алган, алай гына түгел, әллә кайдагы Себергә алып чыгып китәргә көче, тәвәккәллеге җиткән иремне күрергә килде. Бүләкләр белән килделәр, котлауларга, матур теләкләргә күмделәр...
Менә поезд әкерен генә кузгала. Перронга тулган халык бар да безгә кул болгый. Ә әнием... әнием без утырган вагон янәшәсеннән йөгерә. Бүгенгедәй күз алдымда тора... Өстендә ак төлке якалы кара пальто, аякларында итек, кулында йон бияләй. Шундый салкын көн иде ул... Үзе йөгерә, үзе безгә кул болгый, үзе елый... Аны соңгы тапкыр күрүем дип ул чакта кем уйлаган?!

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сонгы юлларны кабат-кабат, елый-елый укыдым.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Астагы комментариядагыча миндэ елап укыдым сонгы юлларны...

      Хәзер укыйлар