Логотип
Блоги

​Айгөл + Линар – 5



(Безнең гаилә тарихы) 

Дәвамы. Башын биредә укыгыз: http://www.syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=321 

 

1997 елның 5 ноябре.  

Без әкияти Италиягә килеп тә җиттек. Очкыч һавага күтәрелгәнче, мин чемоданымда Линардан тагын бер сюрприз «таптым»: кечкенә генә йомшак уенчык – куян. Аңа исә «Мин сине сагынам» дип язылган иде...  

Кесә телефоннары, интернетлар юк заман: Казанда ниләр булып ята – берни белмим. Бер нәрсәне генә тәгаен беләм – алдан билгеләнгән көнне мине әнидән «сорарга» һичшиксез киләчәкләр. Анысын аңларга өлгердем – Линар сүзендә тора торган кеше.  

Шул көнгә туры китереп, әни белән телефоннан сөйләшергә заказ бирдем. Инде көтәсе генә калды... Дөрес, сагынып, боегып утырырга вакыт юк: «Хыял» кызлары миңа боегырга ирек бирәме соң?! Аннан көннәребез минутына кадәр бүленгән: репетицияләр, чыгышлар, экскурсияләр, очрашулар... Без бит Италиядә! Римның үзендә! Әкияткә тиң бит бу! 1997 елда ук мин анда булдым, барысын да шул чакта ук күрдем дип уйласам, әле дә йөрәгем кысыла... Рим папасының үзе белән аудиенция булды бит әле! Ул безне үзе кабул итте! Күз алдына китерәсезме?! Аның фатихасын алу өчен католик динендәге кешеләр Римга бөтен дөньядан киләләр. Без бу аудиенция вакытында хәтта «Хыял» белән аңа татарча җыр да җырладык!  

Бөтендөнья хор фестивалендә катнашып, хәтерем ялгышмаса, без икенче дәрәҗә лауреат дипломына ия булдык.  

...Линар әти-әнисе белән мине сорарга килергә тиеш булган көнне җаным урынымда булмады. Башта мең сорау: «Килделәрме икән? Ничек узды икән?  Әни нәрсә дип җавап бирде икән? Бер-берсен ошаттылармы икән?» 

Кичне көчкә көтеп җиткездем. Сөйләшү пунктына йөгердем. Ниһаять, безне тоташтырдылар. 

– Алло! Әни, нихәл? Килделәрме? – дим. 

– Әйе, кызым, килделәр! Мин сине саттым! 20 ноябрь көнне синең никахың, кызым!  

Үзе сөйли, үзе елый. Аннан көлә...  

Егерменче ноябрь? Ничек инде? Мин бит Италиядән 17се генә кайтам! Күлмәк кайчан алам? Туфли? Тагын әллә никадәр әйбер кирәк бит әле... Моңа шул арада өлгереп буламени?!  

Чыбыкның икенче очындагы әни мине тынычландырырга кереште:  

– Кызым, бер дә борчылма, иң мөһим әйбергә мин инде заказ бирдем! Кайтуыңа калфагың әзер булачак! Күлмәк алырга да  өлгерербез. Линар безгә көн саен килеп йөри. Әкерен генә әзерләнәбез. Иң якын кешеләребезне генә чакырырбыз. Ә туй соңрак булыр... 

Кунакханәгә ничек кайтып җиткәнемне белмим: әллә җирдән атлап бардым, әллә күктән очып... Кызлар мине каршыма чыгым каршы алдылар: «Йә, ничек?» 

– Кызлар, саттылар мине! Саттылар... 

Язмышым минем шулай хәл ителде... 

Инде тизрәк өйгә кайтыр көнне, аннан да бигрәк дулкынланып 20 ноябрьне көтә башладым.  

Никахымның ничек узуын беләргә телисезме? Дәвамын көтегез!  

Комментарий юк

Хәзер укыйлар