Логотип
Блоги

​Айгөл + Линар –3

(безнең гаилә тарихы) 

 

(Дәвамы. Башын биредә укырга: http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=318

 

1997 елның 3 ноябре. 

Алдагы көнне сөйләшкәнчә, Линар мине кич белән эштән каршы алды. Чәчәкләр белән! Без аның белән Горький паркы янында очраштык: мин шул тирәдә урнашкан бер балалар вокал ансамблен җитәкли идем. Исәнләшүгә: 

– Хәзер минем әниләргә, танышырга барабыз! – диде ул. 

Аптырап калдым.  

– Ничек?! Син нәрсә сөйлисең? – дим. – Күрәсең бит, эштән генә чыктым. Өс-башымны да алыштырырга өлгермәдем. Аннан мин моңа әле әзер дә түгел... Һәм, гомумән, сиңа «риза» дип әйткәнем дә юк бит әле... 

Нишләргә белмәгәннән, һаман нидер сөйлим дә сөйлим...  

Ә аның исе дә китмәде.  

– Нигә бу кадәр борчыласың? – ди. – Берни дә булмады. Без хәзер синең белән бары танышырга барабыз. Алар инде көтәләр. Әни пәрәмәч пешереп калды. 

Аңа каршы килеп булмаячагын аңлаган идем инде. Аны тагын ул чакта кесәдә мобиль телефоннар булмавы коткарды: өйдәгеләренә шалтыратып: «Булмый, Айгөл килә алмый», – дип кенә әйтеп булмады. Вакытында кайта алмавымны, кунакка китеп баруымны инде әнигә ничек белгертергә икән соң? 

Аллага тапшырып киттек.  

Миңа боларның барысы да төш кебек тоела иде. Әйтерсең лә бу хәлләр минем белән дә түгел, әйтерсең мин аларны читтән күзәтәм... 

Мине шундый җылы каршы алдылар! Таныштык. Шунда ук табын янына чакырдылар, мишәрләр генә пешерә торган тәмле пәрәмәчләр белән сыйладылар. «Аша, аша, бигрәк ябыксың, сиңа күбрәк ашарга кирәк!» – дия-дия сыйладылар. 

Үзем ашыйм, сөйләшәм, елмаям, ә эчемдә ут! Линарга кайчан җавап биререгә соң миңа?! Эш шунда: инде ике ел Әлфия Җаббарова җитәкләгән «Хыял» хорына йөри идем. Һәм без инде җәйдән бирле зур бер сәфәргә – Италиядә, Рим шәһәрендә узачак фестивальгә җыенабыз. Билетлар инде күптән алынган, виза да әллә кайчан кесәдә. Юлга исә без иртәгә чыгарга тиеш! 4 ноябрдән 17 ноябрьгә кадәр мин Казанда булмаячакмын. Ә Линар – хәрби кеше, чираттагы ялга гына кайткан. 21 ноябрь көнне ул инде кире китәргә тиеш. Мин «әйе» яки «юк» дигән сүземне Римга киткәнче әйтергә тиеш: риза булган очракта, алар мин кайтышка никах мәҗлесен үткәрергә инде әзер булырга тиешләр...  

Минем нинди хәлдә булганымны күз алдына китерәсезме?! Миңа иртәгә юлга чыгасы һәм мин иртәгә тормышымдагы иң мөһим карарны кабул итәргә тиеш!  

Юлга без иртәгәсен кич Ленин бакчасы янында урнашкан музыка факультеты кырыннан кузгалырга тиеш идек. Автобус белән Мәскәүгә кадәр барабыз, аннан самолетта Италиягә очабыз. 

Мине өйгә кадәр озатты да, Линар кайтып китте. Иртәгә көндез килергә вәгъдә бирде.  

Ишекне ачып керүгә, әни миңа сораулар яудырырга кереште: «Кая барганмын? Нишләгәнмен? Нигә соң кайтканмын?» Барысын да сөйләп бирдем. Мондый кинәт борылышны әни дә көтмәгән иде, әлбәттә.  

– Әни, мин нишләргә белмим! – дим. 

Иртәгәне көтәргә булдык: көндез киләм диде бит Линар – шунда барысын да җитди итеп сөйләшербез.  

Ә иртәгәсе көн миңа Линардан яңа сюрпризлар алып килде... 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар