Логотип
Блоги

​Айгөл + Линар - 2

(Безнең гаилә тарихы) 

 (Дәвамы. Башын биредә укырга: http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=317

1997 елның 2 ноябре.  

Арып эштән кайтып киләм. Җәяү генә үзебезнең катка күтәрелдем һәм ишек кыңгыравына бастым.  

Ишекне ачуга әни: 

– Кызым, бездә кунак бар! – диде. 

Кем булыр икән? Аптырап, тизрәк залга узам. Һәм... күземә күренә дип торам: бүлмә уртасында урындыкта кичә генә мин танышкан егет утырып тора! Рәхәтләнеп! Җәелеп! Шундый канәгать кыяфәт белән!  

Баксаң, ул ишегалдында утыручы әбиләрдән ничектер минем турында сорашып белгән, кайсы подъездда гына түгел, кайсы фатирда торуыма кадәр ачыклаган. Безнең катка күтәрелгән, әниемнән ишекне ачтырган, ничектер аның ышанычын яулаган – әни аны түргә узарга ук чакырган. (Моңарчы чит-ятларны, белмәгән кешеләрне бусагадан уздыру түгел, аларга ишек тә ачмаган әни бит бу!) Линар кебек чын мишәр егете генә булдыра моны!  

Кыскасы, алар инде танышырга өлгергәннәр, мин кайтканчы матур гына сөйләшеп утырганнар.  

Кичке ашны бергә ашадык. Чәйләр эчкәч, Линар белән кабат зал ягына чыктык. Шулвакыт ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. Берәүне дә көтми идек кебек... Барып ишекне ачтым, ә анда... анда соңгы вакыт минем арттан йөргән егет басып тора. Мөнәсәбәтләр шактый кызык иде безнең: йә ул килә минем янга, йә бөтенләй югала... Үзем дә аны артык якын итәм дия алмый идем. Кешенең борын төбендә ишекне ябып куя алмыйм бит – эчкә үтәргә чакырдым. Әни минем аның белән очрашкалап йөргәнемне белә иде, әлбәттә. Шуңа күрә бугай, ул да башта югалыбрак калды. «Чәй эчерт инде үзен», – ди миңа.  

Утырабыз шулай залда өчәү: Линар үзе яратырга өлгергән теге урындыкта (нәкъ баягыча җәелгән!). Бөтен кыяфәтенә чыккан: ул беркая да китәргә җыенмый. Теге егет диванга утырды. Мин – икесе арасында. Безнең янда нишләргә белмичә әни, мәрхүмкәем, бөтерелә... Ә мин шулвакыт болай дип уйладым: кем беренче булып китәргә кузгала, шул – бөтенләйгә китә; кем азакка кала, мин – шуның белән калам. Беркадәр утыргач, теге дус егетем, гафу үтенеп, китәргә җыенды. Нәкъ мин уйлаганча булды!  

Ә без Линар белән урамга йөрергә чыгып киттек. Ул чакта Татарстан урамында яши идек. Камал театры янына җиткәч (очраклы дип кем әйтер инде моны?!), Линар кинәт миңа борылды да, бик җитди итеп: «Чык миңа кияүгә!» – диде. Кычкырып көлеп җибәрдем. «Шаяртуыңмы? Безнең кичә генә танышуыбызны оныттыңмы әллә?» – дим. «Юк, шаяртмыйм, – дип җавап бирде ул. Һәм тагын шул ук сүзләрне кабатлады: – Чык миңа кияүгә!»  

Мин аның бу сүзләрен барыбер җитди итеп кабул итеп бетермәдем. Иртәгә ул мине эштән каршы ала да, барысын да шунда сөйләшеп бетерәбез дип килештек.  

Мин бусагадан узарга өлгермәдем, әни: «Теге егет каршында бер дә матур килеп чыкмады инде, – дип мине ачуланырга кереште. – Үпкәләп китеп барды бугай инде... Нишләп аны шул килеш чыгарып җибәрдең? Бу Линарны син бит бөтенләй белмисең. Бүген – монда ул, иртәгә кайда икәнен бер Ходай гына белә... Ә монысы белән инде ике ел таныш бит. Күз күргән кеше...»  

– «Бүген – монда, иртәгә кайда икәнен бер Ходай гына белә» дигән кешең миңа тәкъдим ясады, әни, – дим. 

Әни дә башта сүзсез калды... Нишләргә? Линарга ни дип җавап бирергә? Әллә чынлап та шаяртуы гына булдымы икән соң, Ходаем?! Утырып уйлаштык та, иртәгә кадәр көтеп карарга булдык. Таң атсын әле, аннары күз күрер... Иртәгәсен вакыйгаларның мондый борылыш аласын әни дә, мин дә көтмәгән идек бугай... 

(Дәвамы бар.)  

P. S. Фотода Линар минем әни белән. Әниемнең соңгы фотосурәте бу... 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар