Логотип
Блоги

Арка җылытырлык эссе

Кичкә температура төшә төшүен, әмма иртәнге тугыз – исәнме, тагын утыз.

Элегрәк, чит илгә, чит җиргә күченеп киткән кешеләргә карап, менә кешекәйләр, гел җылыда гына яшәп яталар дип уйлый идем. Диңгезгә ялга баргач та шулай бит инде ул: җәннәтнең үзе кеби... Хуш, мин дә быел кар күрмәгән (хәер, быел Чечняда ике көн булды кар. Мин килгәнгәдер инде, сагынуы басылсын дигәндер...)

Грозныйга күченеп яши башладык бит инде. Утыз градуслы эссе булмаса да, февральдә урамда  плюс 17 дә сәер нәстә икән ул. Көне җылы, җирле халык җиңелчә куртка-жилетын ычкындырып йөри – мин дымлы һава салкынына чыдый алмыйча, шапка өстеннән капюшон киям... Үзчикләүле апрель узды,  май җитте – теге эсселек безнең күзлектән чыдап булмастайга әйләнмәсенме! Кичкә температура төшә төшүен, әмма иртәнге тугыз – исәнме, тагын утыз. Мин үзебезнең җәйге плюс утызны өзелеп яратам,  үзем дә – җәй кызы. Ну мондааа... Йөрәк муенга менә, хәлне ала, урамга чыгуга Җәлилова күләгә тарафына элдертүне  карый.


– Әстәгы, – мәйтәм, җиләк-җимеш сатучы апага. – Ничекләр түзәсез сез бу эссегә? Яр буена чыгарып ыргытылган балык кебек хис итәм үземне. Дымлы дияр идем, дым да юк шикелле, таулар ышыгы шулай итәме соң?


Озын күлмәге өстеннән сырма камзулын кигән Мәликә апа яңгыратып көлеп җибәрә: «Бу эссе түгел әлеее! Без җәйләрен көндезге дүрткә кадәр өйдән дә чыга алмыйбыз. Бу соң! Майның арка җылытыр эссесе ич бу!»
Минем арка маңгайда күрәсең, дип сөйләнә-сөйләнә инде мартта ук тәм кергән, май башыннан җирле бакчаларда үсүче телеңне йотарлык виктория җиләге үлчәтәм (килосы – 200 сум!), төче чияне көндәгечә ике кило алам. Болардан тыш, без инде кыштан башлап кузгалак, тау сарымсагы, яшел салатларның бөтен төре, көн саен тәмле помидор-кыяр (Казандагы ташбаш, бер тәме булмаган ясалмалары белән чагыштыра торган түгел – тәм буенча янәшә куя калсаң, мондагылар – бездәге август җимешләре, диярсең), баклажан, цукини ашап кинәнгәнне дә өстәргәдер.

Нәстәнең файдасы барлыгын белмим – минем гомер бакый дәлше-бүлше дә үсәргә яраганлыгын оныткан керфек-кашлар үсәргә кереште, балалар ике-өч ай эчендә буйга тартылды, олысының бөтен аяк киемнәре кечерәеп калды...

Ә тирә-юньдәге чәчәкләр, гөлчәчәкләрне сөйләп тә тормыйм. Үзем аларга артык бихуш бәндә түгел, әмма монда битараф калам димә. Ярты бакчасы урам яклап үскән хуҗабикәләр бу мәсьәләдә берсен-берсе уздырып хезмәт куя диярсең. Нинди генә төсе юк та, нинди гына композиция... Кыскасы, сөйләп бетерәм димә, бакча-чәчәк яратканнар кадак төсле кадалып карап торыр хозурлык ул. Минем Әминәм, мисалга – нәкъ шундыйлардан... 

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар