Блоги
27-28 июль
Иртәнгә Прагага килеп тә җиттек. Монда безне дусларыбыз каршы алды. Аларда ял итеп, хәл-әхвәл белештек. Биредә без 4 көнгә калырга уйладык. Шәһәрдәге беренче көнебез тулысы белән диярлек ялга багышланды. Кичкырын бераз үзәк мәйданнарны әйләнеп, шәһәр белән кыскача танышып чыктык. Алдагы көнгә барасы урыннарны уйлаштык.
Вакыт соң булуына карамастан, үзәктә халык күп. Шаулый шәһәр үзәге! Нинди милләт вәкилләре генә юк биредә?! Соңгы ун ел эчендә туристлар саны кискен артты дип хәбәр иттеләр безгә. Ә шәһәр, чыннан да, кызыкмаслык түгел. Бу хакта инде без тулырак икенче көнне белдек. Дөресен әйтим, Прагадан мин бу кадәрле тәэсирләнермен дип көтмәгән идем... Бу шәһәр турында башлангыч мәктәптә укыган вакыттан ук ишетеп үстем. Прагага 90 елларда эше белән бәйле минем әни барып кайткан иде. Аның берничә альбом тулы фотоларын без даими актара идек. Архитектурасына бәйле бик серле, сихри шәһәр булып тоела иде ул миңа...
Иң элек Иске урын мәйданына (Староместская площадь) бардык. Атаклы астрономик сәгатьне карадык, биналар карап сокландык. Прагада тарихи биналар искитәрлек күп, үзара яраклашкан, зәвыкълы, уйланып, бер стильдә төзелгән. Мәйданнан бераз атлагач, Карл күперен уздык. Аннан Пражский град комплексына киттек...
Без шәһәрне тулысынча күрдек, аңладык, өйрәндек дип әйтә алмыйм: бирегә килгән һәр кунак күрергә тиешле урыннарны карап уздык. Болардан тыш күпме парк, матур урамнар, тарихи биналар, гасырлар буе сакланган урыннар бар бит әле...
Бу юлы без гизгән урыннарның саны артыннан куарга түгел, үз җаебызга атлап, шәһәр сулышын тоярга теләдек...
-
Күңелеңә җыйма
Әтинең әнигә нигә хыянәт итүен белдем
Дөрес эшлимме, әллә юкмы сезгә язып, анысын белмим. Тик күңелне дә бик бушатасы килә.
-
Язмыш
Үлчәүләре бармы мәхәббәтнең?!
– Илшатны югалтуны бик авыр кичерде ул. Бер ел яшәмәде дә бугай... Бу югалту белән берничек тә килешергә теләмәде, моңа ышанмады. Хәзер нишләргә соң миңа, дип аптырады. Илшатсыз тормыш була алмый кебек тоелды аңа... Мин бу тарихны, әлбәттә, Гөлфиянең үз авызыннан тыңларга теләгән идем. Без аның белән очрашуларны гел күчердек, ә аннан ул: «Юк, булдыра алмыйм...» – диде. Гөлфия хаклы: хатирәләрне барлау – яраларга кабат кагылу белән бер... Аларның мәхәббәт тарихын сөйләргә миңа Илшатның әнисе Роза ханым, туганнары булышты.
-
Язмыш
Күкләрдә язылса...
Кайбер язмышлар безнең редакциягә үзләре «килеп керә». Фәрвизә апа ВАФИНА, һичшиксез, шулар арасыннан күңелгә кереп кала торганнарының берсе. Операциядән чыгып килүе генә иде аның. Оныгы Динарага шул көнне үк бер үтенечен җиткергән: «Чистайга кайтып киткәнче, «Сөембикә» редакциясенә алып бар әле мине...»
-
Күңелеңә җыйма
Һәр ялтыраган алтын түгел...
(Тормыштан алынганнар)
-
Проза
Ул үлмәде
Алдынгы сыер савучы, Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры Вафина Фатыйма Вафа кызының якты истәлегенә багышлана.
Комментарий юк