Логотип
Блоги

​25 июль

Кабат юлга кузгалдык...

Кабат юлга кузгалдык.

Бу юлы инде Альп тауларына таба хәрәкәт иттек. Штутгарттан Швейцариянең Цюрих шәһәренә нибары 230 чамасы чакрым барасы. 3 сәгать эчендә барып җитәрбез дип планлаштырдык. Цюрихта Искәндәр кайчандыр Казанда үзе кунак иткән Йорик исемле егет яши. Аның белән күрешеп чыгарга дип сүз куештык. Шәһәргә кергәч, шактый гына чиләнергә, адашып йөрергә туры килде. Машина белән йөрү – җәяү йөрү белән бер түгел шул. Әйе, шәһәрара юлларны машинада узу кулаерак, ә менә зур шәһәргә кергәч, башлана инде «мәхшәр»: ялгыш бер борылышны узсаң, әллә кайсы урыннарны урап йөрергә кирәк. Бу юлы да шулайрак булды, шуңа күрә юлда шактый тоткарландык. Йорикның өен таптык алай да. Әмма ишеген шакып-шакып карагач та, ачучы булмады... «Хәерлесе» дигән уй белән кабат юлга кузгалдык. (Соңрак Йорикның күрше фатирда яшәве ачыкланды).

Цюрих күле буеннан тауларга, Лихтенштейнга таба киттек. Лихтенштейн кенәзлеге – карлик ил, аның зурлыгы нибары 160 кв. км (мәсәлән, бездәге Биектау районыннан 10 тапкыр кечерәк) Моңа карамастан, илнең икътисади хәле яхшы. Аннан кабат Швейцариягә чыгып, Альп тауларының борма юллары аша уздык. Цернец курорт авылында кунарга калдык.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар