Логотип
Блоги

23 июль һәм 24 июль

Кичә төнлә без Франциянең Мец шәһәренә вак шәһәрләр, авыллар аша узган юллар белән килеп җиттек.

23 июль

Кичә төнлә без Франциянең Мец шәһәренә вак шәһәрләр, авыллар аша узган юллар белән килеп җиттек. Беренчедән, Франциядә автобаннар түләүле, бераз экономиялисе килде. Икенчедән, автобаннар кайда да бер – кайсы илдә барганыңны да аңламый каласың, ә икенчел, вак юллардан йөргәндә җирле халыкның тормышы, хуҗалыгы белән танышырга мөмкинлек арта.
Чикне узуга ук башка илгә эләккәнеңне аңлыйсын. Монда йортлар башка, төрле ачык төстә, шау чәчәккә күмелеп утыралар; араларында иске биналар да күп, әмма алар шулкадәр яхшы сакланган: җирле колоритны күрсәтеп тора һәм моны бөтен күңелең белән тоясың. Ирексездән французча белгән берничә сүзне искә төшерәсең, әле аны нәкъ менә французлар кебек көйләп, иреннәрне бөрештереп әйтергә тырышасың...
Юл буе юлкүрсәткечләрдәге, биналардагы язуларны, урам исемнәрен шулай укып бардык, танылган французларны да искә алдык, шактый чыкты үзе тагын. Наполеонга чират җиткәч: «Кайсысы – императормы яки тортмы?» – дип шаяртып та алдык.
Көньякка барган саен кояш иртәрәк байый, монда инде Норвегиядәге кебек тәүлекнең теләгән вакытында фотога төшеп, табигать карап йөреп булмый. Ни кызганыч...
Соң гына Мецка килеп җиттек. Без куначак фатир шәһәр үзәгендә урнашкан, безне Луи исемле егет кунак итә. Вакыт соң булганга карамастан, Луи белән берничә сәгать яшел чәй артында сөйләшергә дә өлгердек. Башка французлардан аермалы буларак, ул инглизчә яхшы сөйләшә. Әмма сөйләмендә үзенчәлекле француз «р» авазы чагыла. Луи Мецта яши, ләкин көн дә эшкә Люксембургка йөри. Анда хезмәт хакы югарырак, Франциядә эш табу да кыенрак икәнен белдерде ул безгә. Кызык тәҗрибәдер бу: бер илдә яшәп, икенче илдә эшләү!
Иртәгәсен без бергәләп французча иртәнге аш ашарга кафега киттек. Луи аңлатканча, гадәттә, җирле халык иртәнге ашка кәһвә эчә, круасан яки башка төрле кабартма ашый икән. Соңыннан без шәһәр карарга киттек.
Мец – Лотарингия өлкәсенең үзәк шәһәре. Зур түгел, шулай да истәлекле урыннары, тарихи архитектурасы, 3 мең еллык тарихы бар. Французлар ачык йөзле халык булып тоелды, урамнан барганда: «Бон жур!» – дип исәнләшеп узалар. Шәһәрдә антиквар кибетләр популяр. Шуларга керми булдыра алмадык, төрле кызык предметлар шулай ук халыкның нәрсә белән кызыксынуын, яшәү рәвешен чагылдыра. Талгын гына яңгыраган француз музыкасы ниндидер кинофильмга эләккән хис тудыра...
Франциядәге парфюмерия һәм косметика кибетләре берәүне дә битараф калдыра алмыйдыр. Аларында да булырга өлгердек. Төштән соң Люксембурга таба юлны дәвам итте. Бельгия, Люксембург, Франция чикләре кисешкән урынга җиттек. Һәр илне әз-әзләп карап чыктык. Кызык бит: араларында аерма бар микән? Әйе, һәр милләт каралты-курасын үзенчә кора, бизи, билгели икән. Бер сәгать эчендә МТС элемтә челтәреннән бер-бер артлы: «Добро пожаловать в Бельгию... В Люксембург... Во Францию, Бельгию... В Люксембург...» кебек смс хәбәрләр яуды. Люксембург, Бельгияләр аша узгач, кабат Франциягә кердек. Теләгебез кайчандыр графлар яшәгән чын замок күрү иде. Луи безгә Шото де Мальбруг исемлесен киңәш итте – шунда киттек. Картада билгеләнгән урынга якынлашканда ук инде тау башындагы мәһабәт бинаны күреп алдык. Анда тәэсирләнми мөмкин түгел... Бу XV гасыр бинасы шулкадәр яхшы хәлдә сакланган: күз алдында узган гасырларны китерәсең, фантазия уйнаклый... Без килгәндә, замокны зиярәт итү вакыты узган иде инде, ләкин монда эшләүче абый, безгә тиз генә аны карап чыгарга, фотога төшәргә рөхсәт бирде. Көньяк халыкларга хас шомалык бар инде бу французларда, бик шатландык. Франция турында беренче карашка без күп ишеткәнебез, укыганыбыз бар шикелле тоелса да, ике көн эчендә бу ил мине чын-чынлап, көтелмәгән ягы белән куандырды. Француз теле өйрәнү теләге тагын да артты. Илһамланып, кабат Штутгартка киттек.

24 июль
Алмания автобаннары экстремаллар өен ясалгандыр. Монда гына 130 тизлек белән барган хәлдә яныңнан выжылдап машиналар узып китә. Ярышка чыккан кебек.... Бу юл шәхсән мине яхшы гына арытты, шуңа күрә ял итү максаты белән Штутгартта тагын бер көн уздырырга булдык. Хафизовлар гаиләсе безгә кабат киңкүллелек күрсәтте. Үзебезне өйдәгедәй хис иттек. Дусларыбызга моның өчен мең кат рәхмәт! Ял көне булганга, Алманиядәге кибетләр берсе дә эшләми! Бар халык ял итә. Без дә җыелышып шәһәрнең үзәк паркына киттек. Көнне шунда уздырдык. Рәхәтләнеп арлаштык. 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар