Поделиться:
13 июль. Юлны ике тапкыр кечерәк паромнар белән узып, нон-стоп диярлек көньякка – Тронхейм шәһәренә барабыз. Бик соң гына шәһәргә барып җиттек, шунда ук кунырга калдык.
Лофотенның Рейне шәһәренә югарыдан карар өчен тауга мендек. Болытлар бүген түбән йөзә. Таунын яртысына менеп җитүгә инде болытларга күмелдек.
Өебездән чыкканга нибары 6 көн узды, әмма без инде күп җирләрне күреп өлгердек. Бүген көнебезне Лофотен утрауларына багышладык.
Бүген һава иртәдән томанлы, яңгыр сибәли. Кичә тауга менеп биектән кыяларга карарбыз, шәһәрне күзәтербез дип уйлаган идек тә, бераз көтелмәгәнчрәк килеп чыкты әле.
8 июль, һәм без Норвегиядә! Финляндия белән Швеция табигате бер-берсенекенә охшаш булса, Норвегиядә ул башкачарак икән.
7 июль. Көнебезне поляр түгәрәк артында төгәлләдек. (67 нче киңлектә.) Әмма көн үзе биредә төгәлләнми, чөнки кояш ни чыкмый, ни батмый.
Юл ардырган: йокы туйдырдык, ял иттек.
Бу юлы безнен махсат – Скандинавия илләре табигате белән танышу. Бигрәк тә Норвегияне озаграк гизәсе килә. Урта һәм көнчыгыш Европа илләрен карау турында да хыялланабыз.